Россия яшьләре Удмуртия белән таныша
3 августтан «Твой маршрут Удмуртии» дип аталган сәяхәт башланып китте. Блог-тур 9 августка кадәр узачак. Әлеге проектта Россиянең төрле регионнарыннан 16 кеше катнаша.
Алар 7 көн эчендә Удмуртиянең күпмилләтле мәдәнияте белән танышачак. Истәлекле урыннарда булу, милли ашларны авыз итү көтелә һәм әлеге проект кысаларында үткәрелгән чаралар турыдан-туры социаль челтәрләрдә яктыртылачак.
Проект эчке туризмны үстерү, Удмуртия Республикасының табигый, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен популярлаштыру, яшьләр арасында медиа өлкәне үстерү максатыннан үткәрелә.
Блог-турда катнашучылар махсус микроавтобуста бөтен Удмуртия буйлап сәяхәт итәчәкләр. Проект программасында Ижау, Сарапул, Воткинск, Глазов буенча экскурсияләр, «Лудорвай» архитектура-этнография музей-тыюлыгында, «Чайковский» музеенда, «Иднакар» музей-тыюлыгында, Башенин дачасында булу каралган. Аларны пилмән, перепеч һәм башка милли ризыклар әзерләү, күз тию, начар көчләрдән саклаучы курчаклар ясарга өйрәнү буенча остаханәләр көтә һәм проектны оештыручылардан бик күп башка серле призлар булачак.
3 августта Ижауның «Бобровая долина» этнокомплексында блог-турның презентациясе булды. Чарада Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин, Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Алексей Загребин, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният, милли һәм яшьләр сәясәте, спорт буенча даими комиссиясе рәисе Татьяна Ишматова, Дәүләт Советы депутаты Сергей Буторин, Удмуртия мәдәният министры Владимир Соловьев, Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча министры Александр Варшавский катнашты.
Татьяна Ишматова үзенең сәламләү сүзендә: “Удмуртиягә – Бураново әбиләренең уникаль Ватанына — сәяхәт онытылмаслык кичерешләр калдырыр, дип ышанам. Биредә ата-бабаларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итүчеләр һәм данлыклы якташлары белән горурланучылар яши.
Сез удмуртларның традицион тарихи урыннарында булганда, кайвакыт сүз белән генә әйтеп булмый торган тирән хисләрне тоя алырсыз. Мин сезнең хисләрегез белән уртаклашып, Удмуртиягә яшь буынны гашыйк итә алуыгызны телим. Удмуртиянең куәтле сәнәгать төбәге генә түгел, биредә уникаль, тыйнак, әмма бик кызыклы, рухи һәм ачык күңелле халык яшәвен һәркем белсен иде», — диде.
“Россия Президенты йөкләмәсе буенча илебезнең Хөкүмәте туризм өлкәсендә яңа проектны эшләүгә кереште. Аның максаты – ил эчендә сәфәрләр санын арттыру һәм чит илләрдән туристларны җәлеп итү. Туризм — хезмәт күрсәтү, инфраструктура өлкәсен генә түгел, тулаем икътисадны да үстерү дигән сүз. Удмуртиядә без бу тармак өчен зур мөмкинлекләр барлыгын күрәбез”, — дип сөйләде Александр Свинин.
Әлеге проектның авторы Елена Столбова: «Безнең проект — уникаль. Без бу чарага бөтен Россиядән яшь блогерларны җәлеп иттек һәм алар үз язылучыларына чишмәләргә бай төбәгебез, Калашниковның туган ягы, пилмәнле һәм Бураново әбиләре булган Удмуртия турында сөйләрләр, дип ышанабыз. Аларны даими укып баручылар төбәгебезнең туристлык потенциалы турында белеп, гаҗәпкә калыр дип уйлыйбыз. Эчке туризмны үстерү — төбәкнең өстенлекле бурычларыннан берсе”, — дип сөйләде.
Блог-турда катнашучылар өчен инстаграмда SMM алга этәреш, мобиль фото һәм мобиль видео буенча өч остаханә оештырылачак.
Блог-тур Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Удмуртия Республикасы Икътисад министрлыгы, Удмуртия Республикасының Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы грантына «Позитив Travel», “Атмосфера” яшьләр оешмасы, “АРКСИС” интернет-проектлар үзәге ярдәме белән үткәрелә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча командага Россиянең төрле төбәкләреннән 16 катнашучы — 8 кыз һәм 8 егет узган. Катнашучылар арасында “Поехали!” телеканалында “Тужур. Ике журналист көндәлеге” тревел-шоуын алып баручылар, SMM-белгечләр, фотографлар һәм видеографлар да бар. Мин чарада катнашучы кызлар-егетләр арасында бердәнбер татар Илнур Шәйбәков белән танышып, әңгәмә кордым.
“Минем исемем Илнур. Тумышым белән — Чернушкадан. Әтием — башкорт, әнием — татар. Бик кызганыч, әмма үземнең нәсел агачымны бик начар беләм. Гаиләдә әнием дә, әтием дә, әбием дә татар телендә сөйләшә. Мин генә татар телен начар беләм. Шуның өчен мине бик еш шелтәлиләр, маңкорт, диләр. Традицияләргә килгәндә, мин аларны бик хөрмәт итәм. Татар гореф-гадәтләре бик үзенчәлекле. Үземнең Сабантуйлы, чәкчәкле, тәмле бәлешле, баллы, кайнар чәйле табынлы һәм ачык күңелле, чисталык яратучы халыкның бер вәкиле икәнемне истә тотып, горурланам”, — дип таныштырды үзе белән яшь блогер. Илнур бүгенге көндә Пермь шәһәрендә белем алучы студент. Блогер буларак, ул студент, тулай торак, үзе белем алган тау нефть факультеты тормышын, булачак һөнәрен яктыртуы турында сөйләп үтте. «Бу проект сине нәрсәсе белән җәлеп итте? Аның турында каян белдең?” – дип кызыксынуыма Илнур: “Росмолодежь” сайтында мәгълүматка тап булдым. “Нишләп әле Пермь белән терәлеп торган Удмуртия турында берни дә белмим?!” — дип уйладым һәм бу турда катнашырга гариза бирдем».
“Киләсе елда халык санын алу уздырылачак. Сез анда катнашачаксызмы?” — дигән соравыма Илнур уйга калды. “Минем әле бу хакта уйлаганым булмады”, — диде бераздан.
— Кайсы милләт вәкиле икәнең турында моңа кадәр беркайчан да уйланганың булмадымы, Илнур?
— Мин татар, башкорт гореф-гадәтләрен күреп, сөйләмнәрен ишетеп үстем. Миңа калса, бу ике милләт арасында аерма күп түгел. Нинди дә булса чикләр күрмим, икесе дә кадерле, бай традицияле халык”, — дип җавап кайтарды ул.
Илнур белән мин килешәм. Үзем дә Башкортстанда яшәп, татарча гына түгел, башкорт халык җырларын тыңлап, әдәбиятын укып үстем. Миңа зәңгәр экранны ачып башкортча тапшырулар карау, башкортча язылган китап-журналларны алып уку бернинди кыенлык тудырмый. Ләкин үземне Илнур урынына куеп карый алмыйм. Чөнки минем телем татарча ачылды, шуңа да үземне татар итеп тоям.
Әлеге проектның беренче көне әнә шулай башланды. Ул удмуртча дәртле җырлар белән үрелеп барды. Бу бик кызыклы очрашу булды, блогерлар да, журналистлар да видеокамералар белән эшлиләр, нәтиҗәдә очрашуда катнашучылар бер-берсен төшерәләр. Ә алга таба Удмуртия тормышы, мәдәнияте, истәлекле урыннары, кешеләре блогерларның игътибар үзәгенә күчәр.
Элмира Нигъмәтҗан.