Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Россия флагы көне
20.08.2020

Россия флагы көне

22 август — Россия флагы көне. Бу көнне Ижауның Үзәк мәйданында Удмур­тия Рес­пуб­ликасының милли-мәдәни оешма­лары вәкилләре, шәһәр халкы катнашында «Бердәмлек триколоры» («Триколор единства») дип аталган акция узачак.
11.00 сәгатьтә концерт программасы белән башланган бәйрәм төрле иҗади мәйданчыклар, мастер-класслар эше белән дәвам итәчәк. «Триколор в лицах» мәйданчыгында катнашучыларга битләрендә Россия флагын ясап, фотога төшереп, социаль челтәрләрдә #триколор_в_лицах #наштриколор #городароссии #деньфлага #август22 хештеглары белән урнаштырырга тәкъдим ителә. «Россия нарядная» мәйданчыгында балалар төрле милли киемле матрешкаларны буйыйлар. Россия территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте белән танышачак­лар. Шулай ук биредә триколор үрү, түбәтәй ясау, милли биюләр һәм уеннар буенча остаханәләр булачак. «Фотозона» мәйданчыгында һәр кеше төрле милли костюмнарның элементлары белән фотога төшә алачак.
Бәйрәм зур Россия флагын җәеп, төрле милләт вәкилләре катнашында әйлән-бәйлән белән тәмамланачак.