Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Россия мәдәният министры Ижауга ни өчен килгән?
22.09.2016

Россия мәдәният министры Ижауга ни өчен килгән?

972

20  сентябрьдә Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский Михаил Калашников исемендәге музейда Удмуртия Республикасындагы мәдәният учаклары җитәкчеләре, журналистлар белән эшлек­ле очрашу үткәрде.

Россия Президенты Владимир Путин Ижауга килә, дип күптән шауласалар да, аның белән бергә мәдәният министры Владимир Мединскийның килүе бераз сәеррәк тоелды. Баксаң, Президентка Михаил Калашников һәйкәленең макетын тәкъдим итәргә килгән икән. Әлегә макет 50 см лы гына. Ләкин тиздән ул дүрт метрлы баһадирга әверелеп, Мәскәүнең Коралчылар тыкрыгында басып торачак. “Михаил Калашников — дөнья мәдәнияте символы. Мәдәният министры буларак бүген минем монда булуым мөһим”, — диде ул.
Министрга мәдәният учакларын күрсәтәбез дисәләр дә, ул мәдәният учак­лары җитәкчеләре белән очрашырга теләгән. Россия Хөкүмәтенең мәдәнияткә бик аз игътибар бирүе, акча бүлгәндә дә калдык принцибы буенча эш итүе — бу тармак хезмәткәрләрен нык борчыган мәсьәләләрнең берсе: Хезмәт хаклары түбән, тузган мәдәният йортлары, клуб биналары, китапханәләр төзекләндерү таләп итә, заманча җиһазлар, җайланмалар, автотранспорт белән тәэмин ителеш начар, әзерлекле кадрларга кытлык. Очрашуда нәкъ менә әлеге сорауларга җавап эзләнде дә инде. Владимир Мединский бүгенге көндә акча табу өчен күп төрле программалар, проектлар барлыгын ассызыклап үтте. “Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы тарафыннан авыл мәдәният йортларына 2017 елда 1,5 млрд. сум акча бүленеп биреләчәк, бу агымдагы ел белән чагыштырганда, биш тапкырга күбрәк. Бу акчалар барысы да төбәкләргә китә. Быел да әлеге программа буенча 300 млн. сум төбәкләргә таралды. Без булышабыз, ләкин сезнең төбәктәге җитәкчеләрдән күп нәрсә тора”, — диде ул җитәкчеләргә ишарә ясап.
Очрашудан дәүләт җитәкчеләренең мәдәнияткә йөз белән борылуына, бу тармакка игътибарның артуына сөенеп кайттым.

Рәфилә Рәсүлева.