Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Россия көне котлы булсын!
10.06.2014

Россия көне котлы булсын!

Сезне ихластан илебезнең төп дәүләт бәйрәме белән тәбриклим. Якынча чирек гасыр элек Россия дәүләте тарихында өр-яңа чор башланды. Бу еллар эчендә җөмһүриятебез күп төрле үзгәрешләр кичерде. Тормышыбызның һәр тармагына кагылышлы җитди социаль-сәяси, икътисади яңартулар уздырдык. Бу эштә шатлык-сөенечләр белән авырлык­лар, югалту-табышлар да җитәрлек булды. Хаталарны да бергә төзәттек. Бүген Россия — олуг үсеш потенциалы булган ныклы һәм җитди дәүләт.  Безнең казанышларыбыз да зурдан.

Илебез составының яңа ике субъект белән тулылануы, Россия газын Кытайга сату турындагы килешүгә кул куелу, Олимпия уеннарын югары дәрәҗәдә уздыру һәм башка күңелле вакыйгалар якынлашып килүче бәйрәмне күңел күтәренкелеге белән каршыларга сәбәп булып торалар.
Удмуртия Россия субъекты буларак, демократик үзгәртүләр, икътисад үсеше, җәягыятьтә рухи-әхлакый нигезләрне саклау юнәлешендә уңышлы эш алып бара һәм бай тарихка, традицияләргә ия даһи дәүләтне ныгытуга үзеннән өлеш кертә. Күп төрле күрсәткечләр буенча республикабыз Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектлары унлыгына керә. Әмма без ирешелгәннәр белән генә тукталырга җыенмыйбыз, киләчәккә тагы да зуррак бурычлар билгелибез.
12 июньдә без Ижау шәһәре көнен дә билгеләп үтәбез. Удмуртия башкаласы, төрле предприятие һәм оешма җитәкчеләре ижаулылар һәм кунакларыбыз бәйрәмнәрне күңелле билгеләп үтсеннәр өчен кызыклы чаралар әзерләделәр.
Удмуртия халкының берлеге, аларның тырыш һәм намуслы хезмәте, җаваплылыгы — республикабыз үсешен, һәрбер гаиләнең бәхетен тәэмин итә. Республикабыз җитәкчелеге исеменнән һәрбарчабызга да исәнлек-саулык, бәхет, зурдан-зур уңышлар телим.

Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы
Александр Соловьев.