Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Россия көне белән!
12.06.2013

Россия көне белән!

Россия көне белән!

Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның котлавы

Кадерле дуслар, Удмуртия халкы һәм ижаулылар! 


Сезне илебезнең төп дәүләт бәйрәме белән тәбриклим. Россия көнен бәйрәм итүнең әһәмияте көннән-көн арта. Әлеге бәйрәм илебез дәүләтчелеген һәм Россиянең икътисади, территориаль, милли, мәдәни бәйсезлеген саклау буенча мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә гражданнарның бердәмлеген ныгыту символына әверелеп бара, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыгыбызны чагылдыра.

Бүген хезмәтебез белән Россияне көчле, чәчәк атучы дәүләт итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең тиңе булмаган табигый чыганаклар, бәяләп бетергесез мәдәни һәм рухи мирас, теләсә нинди сынауларны да җиңү буенча бай тәҗрибәбез бар. Ә иң мөһиме – җәмгыятебез һәм дәүләтебез үсешенең нигезен тәшкил итүче тотрыклылык.

Бүген алдыбызда ХХ гасыр ахырындагы хаталарны кабатламыйча, кешеләргә лаеклы яшәү шартлары тудыру бурычы тора. Без балаларыбыз, оныкларыбыз һәм аларның балалары: “Мин — Россия Федерациясе гражданины!” — дип горурлансыннар өчен барысын да эшләргә тиешбез.

Удмуртия халкының Россия көнен яхшы кәеф белән каршы алырга тулы хакы бар. Безнең сәнәгатьчеләребез, авыл хезмәтчәннәре, социаль өлкә вәкилләренең тырыш хезмәте регионыбызның потенциалын елдан-ел арттыра. Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында шактый күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә бара. Ләкин без ирешелгәннәр белән генә канәгать булмыйча, алдыбызга яңа бурычлар куябыз. Быел без барлык көчне социаль өлкәне үстерүгә юнәлдерәчәкбез. Яңа уку елына 10 мәктәп һәм 3000 урынга исәпләнгән балалар бакчалары ачылачак. Яшьләр өчен спорт корылмалары, торак төзүне дәвам итәчәкбез.

12 июньдә ижаулылыр һәм Удмуртия башкаласы кунаклары Россия көнен генә түгел, Шәһәр көнен дәбәйрәм итәчәкләр. Бәйрәм кысаларында төрле концертлар, бәйгеләр, конкурслар оештырылачак. Әлеге күңел ачу чаралары безнең Ватанга хезмәт итү, яңа казанышларга омтылышны ныгытсын. Һәркемгә чын күңелемнән сәламәтлек, имин, мул тормыш, иҗади көч, Удмуртия һәм Россия үсеше өчен куйган хезмәтегездә уңышлар һәм яңа казанышлар телим!