Россия күләмендә татар чибәре сайланачак
Татар халкы башкалардан үзенә генә хас булган сыйфатлары белән аерылып тора. Юкка гына “Мисс Россия” бәйгесендә бик еш кына татар кызлары беренчелекне яуламый. Мәсәлән, 1995 елда Элмира Туюшева, 2004 Динә Зарипова, 2013 елда Элмира Абдразаковалар халкыбызның гүзәллеген бөтен илгә исбатладылар.
Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче татар кызлары милли матурлык бәйгесе уздырылуын күптән көтәләр. “Фестиваль матурлык бәйгеләренең иң зәвыклысы булачак. Биредә мондый бәйгеләрдә гадәткә кергән бикини киеп дефиле ясаулар булмаячак”, — ди оештыручылар. Бу бәйгедә бары тик хатын-кызның эчке матурлыгы һәм үз халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен белү күрсәтеләчәк.
Әлеге чибәрләр бәйгесендә катнашу өчен сентябрь аенда регионнарда беренче сайлау турлары узачак. Ижауда кастинг 18 сентябрьдә “Халыклар дуслыгы йорты”нда булачак. Кастингта буе 165-175 см 18-25 яшьлек кияүдә һәм баласы булмаган, татар телендә аралашучы кызлары катнаша ала. Һәр катнашучыгаүзен тәкъдим итү өчен 3 минут вакыт биреләчәк. Шул арада татар гүзәле үз талантын ачып бирергә тиеш. Милли җыр һәм бию белән генә чикләнмичә, булдыра алган барлык һөнәрләрегезне күрсәтергә була. Ә иң мөһиме, үз эчке дөньяңның матурлыгын, эчкерсезлеген исбатларга кирәк.
Ижауда сайлау турын узган 3 татар кызы бәйгенең Мәскәүдәге финал өлешендә катнашырга хокук алачак. Фестивальнең президенты кызлар арасыннан фотосурәтләре һәм телефон аша аралашулары буенча бары тик берсен генә октябрь ахырында Мәскәүгә чакырачак. Бер ай эчендә бәйгенең финал турына әзерлек барачак. Мәскәүгә бару-кайту чыгымнарын кызлар үз өстенә алса, анда яшәү вакытында аларны оештыру комитеты үзе тәэмин итәчәк. Шулай ук финалда катнашучы татар гүзәленең матур һәм зәвыклы милли киеме, республика гербы төшерелгән футболка булырга тиеш.
Кызлар, әгәр сез татар телендә аралашасыз, милли гореф-гадәтләребезне, милләтебез тарихын яхшы беләсез икән, бәйгедә катнаша аласыз. Бу Удмуртиядә яшәүче татар кызларының иң чибәр, иң уңган һәм булган икәнлеген исбатлау өчен менә дигән мөмкинлек!