Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Россиягә һәм канунга хезмәт итәм!
20.05.2016

Россиягә һәм канунга хезмәт итәм!

659

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Удмуртия Республикасы җинаять җәзасын тормышка ашыру системасында эшләүче 14 хезмәткәр тантаналы ант кабул иттеләр. Әлеге хезмәткәрләрне әзерләүче өлкән лейтенат Илгиз Котдусов әйтүенчә, яшь хезмәткәрләр Россия буенча җинаять үтәү тармагының Татарстан, Башкортстан уку үзәкләрендә белем алып, төзәтү учреждениеләрендә эшләп практика узганнар.

Бу көнне җинаять җәзасын тормышка ашыру федераль хезмәте ветераннарын хөрмәтләделәр. Ветераннар советы рәисе Фатыйх Минәшев җитәкләгән оешманың да агымдагы елда 30 еллык юбилее булган. “Бүген безнең арада сугыш ветераннары 8 генә калдылар. Тыл ветераннарыбыз — 65. Елына өч тапкыр аларның хәлен белешеп, күчтәнәчләр биреп торабыз, кулдан килгәнчә булышабыз”, — диде ул әңгәмә корганда.