Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Роза Файзельова:«Ижауны бик яратам»
23.06.2020

Роза Файзельова:«Ижауны бик яратам»

Үз тормышын ул кечкенәдән үк бары тик иҗат, моң белән бәйләргә тели. 5 яшендә музыка мәктәбенә укырга кергән Роза Файзельова максатына, хыялына тугры кала. Ул музыкант, композитор. Әлеге өлкәдә кайнаучылар аның белән яхшы таныш. Дус кызым: «Роза турында яз әле, ул, һичшиксез, моңа лаек», — дип әйткәч, мин дә аның белән якыннан танышып, әңгәмә кордым.

— Роза, үзең һәм иҗатка ничек килүең турында сөйлә әле.

— Мин Себердә — Барнаулда туганмын. Тик әтием хәрби кеше булганлыктан, балачагым Барнаулдан ерак булмаган хәрби шәһәрчектә үтте. Кечкенәдән тормышымны иҗат белән бәйләргә теләдем, артист булырга хыялландым. Бу теләгем шулкадәр көчле иде, мин — 5 яшьлек сабый — музыка мәктәбенә үзем барып язылдым. Ул вакытта шундый мөстәкыйль булуыма үзем дә шаккатам хәзер. Мәктәп шәһәрдән читтә урнашкан иде. 11 яшемә кадәр шунда йөреп, яхшы билгеләргә укыдым. Минем фортепиано буенча укытучым бик яхшы иде. Музыка белән ныклап шөгыльләнергә теләвемне күргәч, миңа нык-лы башлангыч белем бирергә тырышты. Безнең гаиләдә һөнәри белем алган музыкантлар булмаган, ә менә бабай баянда уйнаган.

— Кечкенәдән куйган максатыңа ирешү өчен бернинди авырлыклардан да курыкмагансың, димәк…

— Әйе. 1990нчы еллар ахырында әтием хәрби хезмәтен төгәлләде һәм без аның туган ягына — Удмуртиягә күченеп кайттык. Бик авыр еллар иде ул. Фортепианоны без Себердә сатып киттек, ә Ижауда яңаны алырга мөмкинлек юк иде. Мин 52нче мәктәпнең музыка сыйныфына укырга кердем. Дәресләр төгәлләнгәч, фортепиано булган буш сыйныф эзли идем. Ә әтием, кайчандыр хәрби ракеталар белән идарә иткән кеше, миңа шушы уен коралын алу өчен йөк ташучы булып эшкә урнашты. Бу авырлыкларны ерып чыгуда музыка минем дустым да, терәгем дә булды ул чакта. Соңрак барысы да җайлана төште. Мин музыка мәктәбен кызыл диплом белән тәмамладым. Үзем җырлар яза башладым. Музыка көллиятенә имтиханнарсыз алырга риза булсалар да, әти-әнием миңа иң элек төпле белем алырга киңәш иттеләр. Мин пиарчы һөнәрен үзләштердем. Тик музыка белән аерылмадым.

— Синең иҗади проектларың да бармы?

— Минем иң зур хыялым үз төркемемне булдыру иде. Беренче коллектив 2011 елда оешты. Тик анда катнашучылар төрле шәһәрләргә, хәтта төрле илләргә күченеп китү сәбәпле, төркемебез таркалды. Икенче проектым «Ижевика» төркеме булды. Әлеге исемне Ижауны бик нык яратканга күрә сайладым. Төркем берничә ел эшләде. Без Ижауда узган музыкаль чемпионатта җиңү яуладык. Мәскәүдә узган фестивальдә катнашырга чакыру да килде. Тик никтер бара алмадык. Шәһәрдә төрле сәхнәләрдә чыгыш ясадык, үзебезнең стиль бар иде. Ләкин бу төркем дә озак эшләмәде, чөнки һәркемнең гаиләсе, башка максатлары барлыкка килде. Хәзер мин «Роза Фа» исеме астында чыгыш ясыйм. “Фа” ул нота һәм минем фамилиямнең беренче ике хәрефе. Яңа җырларым барлыкка килде. Иҗат итүдән туктарга уйламыйм. Үзизоляция вакытында да берничә яңа җыр яздым, башка артист-
лар белән турыдан-туры эфирлар уздырдык, онлайн концертлар бирдем.

— Музыка белән бәйле кызыклы вакыйгалар бармы?

— Мин үземә: «Кайда уен коралы күрәм, шунда чыгыш ясаячакмын», — дип сүз биргән идем. Шулай итеп, мин узган ел берничә илдә чыгыш ясадым. Мәсәлән, Франциядә — тимерьюл вок­залында. Ә Испаниядә урам җырчыларына кушылдым. Италиядә, Бельгиядә, Венгриядә дә үз сәләтемне күрсәтә алдым.

— Гаиләң белән дә таныштыр әле.

— Ирем Ринат исемле. Хәзер уйлыйбыз да, уртак дусларыбыз күп булса да, без никтер озак еллар бер-беребез белән күрешә, таныша алмаганбыз. Соңрак, уртак дустыбыз таныштырды безне. Аралашып киттек. Ә аның минем кулымны ничек соравы әкияткә тиң иде. Ринат мине велосипедта йөрергә чакырды. Бераз йөргәч, без буа ярына төштек. Ә анда махсус чатыр корылган, өстәл әзерләнгән иде. Кояш батканда, ул минем кулымны сорады.

— Гаиләдә милли тәрбия сакланамы?

— Миллилекне сакларга әти-әниләребез, иремнең әбисе ярдәм итә. Без бәйрәмнәрдә бергә җыелабыз, улыбыз Роберт әбисе пешергән бәлешне, чәкчәкне нык ярата. Коръән ашлары да еш уздырабыз. Үзебезнең нәсел-тамырларыбыз белән горурланабыз, улыбызга да гаиләбез, традицияләребез турында еш сөйлибез. Үз тамырларыңны, халкыңның тарихын белү — иң мөһиме дип саныйм.

— Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина.