Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Роботлар заманы көтә
29.08.2019

Роботлар заманы көтә

“Яңарыш” газетасының үткән санында укытучыларның август киңәшмәсе узуы хакында хәбәр иткән идек инде. Ул икенче ел яңа форматта уза. Хәзер элеккечә трибунага чыгып, озын-озак чыгышлар ясамыйлар, бер мәдәният сараенда гына да узмый. Быел киңәшмә 7 мәйданчыкта эшләде. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов, Удмуртия Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова катнашында “Мәгълүматлаштыру һәм белем сыйфатын бәяләү” үзәгендә узганында булдым. Киңәшмәдә “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырылырга тиешле бурычлар турында фикер алыштылар.

«Илкүләм проект — ул бик бай ресурс һәм барлык мәгариф системасын үзгәртеп кору өчен бик зур мөмкинлекләр. Әлеге проектка кергән беренче проект — «Заманча мәктәп». Аның буенча республикага коррекцион мәктәпләрдәге матди-техник базаны яңартуга акча керәчәк. Психолог, дефектолог, логопед, уку кабинетлары һәм сыйфатлы белем бирүне оештыру бүлмәләре җиһазланачак. Акча «Технология» фәнен укыту остаханәләрен җиһазлауга да тотылачак. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга сыйфатлы белем алу, үсеш һәм аларны тормышка ашыру өчен шарт­лар тәэмин итү мәгариф системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Моннан тыш, 2020 елдан авыл җирлегендә “Үсеш нокталары” эшли башлаячак. Бу проект шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасындагы аерманы киметүгә юнәлдерелгән. Алар базасында технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча гомуми белем бирү программаларын гына түгел, ә IT-технологияләр, шахмат, проект һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру планлаштырыла. 2022 елга кадәр шундый 157 үзәк барлыкка киләчәк», — диде УР мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова.
Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов та әлеге проект буенча бик күп эшләр башкарылачагына тукталды. «Удмуртия илкүләм тугыз конкурста катнашу өчен гариза биргән һәм алар барысы да откан. Суммасы искитәрлек! 2020 елда гына да 700 млн сумнан артык акча-федерация һәм республиканың уртак бюджетыннан, ә гомумән, 2024 елга кадәр барлыгы 2,5 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. Мәктәпләр төзелеше, укытучыларның хезмәт хакы — ул башка финанслау чыганаклары. Без җиһазлар, үзәкләр һәм махсус коррекцион мәктәпләр булдыру турында сөйлибез. Киләсе елда бездә УдДУ базасында «IT-куб» инновацион үзәге, «Фәнни Коллаборацияләр йорты» ачылачак, «Үсеш нокталары» проекты бар. Безгә балаларыбызга актуаль заманча белем бирү мөһим», — диде ул.
Шулай ук конференция кысаларында Мәгарифне үстерү институты мәйданчыгында инглиз телен интерактив режимда өйрәнү өчен Skyeng Education System (SkyES) цифрлы белем бирү мохитен кертү турында килешү имзаланды. Документка Удмуртия Республикасы Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова һәм «Тел инновацияләре» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы директоры Александр Долгов кул куйды.
«SkyES» инглиз теле буенча онлайн-мәктәп цифрлы укыту-методик комплексы булып тора. Ул мәгариф процессына җиңел кертелә һәм мәктәп директорлары өчен дә, укытучылар һәм укучылар өчен дә файдалы. Шулай ук платформада без БДИга әзерлек өчен биремнәр урнаштырдык. Инглиз теле укытучыларының матди-техник базасы искергәнлектән, укучыларда өйрәнелә торган материалга карата кызыксыну тиз югала. Әлеге онлайн-мәктәптә шөгыльләнү бу проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанабыз», — диде Александр Долгов.
Бүгенге көндә укытучыга әлеге проектны тормышка ашыру өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Бу хакта 74нче мәктәп директоры На­дежда Онищенко болай диде: «Милли проект барлык мәгариф системасын яңадан кайтаруны, һәр җитәкченең һәм һәр педагогның аңлавын таләп итә. Республика Башлыгының мондый әһәмиятле вакыйгага игътибары аеруча куанычлы. Без укыту һәм тәрбиянең инновацион формаларына әзер булырга тиеш дип тулысынча килешәм. Белем бирүнең эчтәлеген яңарту, аның яңа формаларын эзләү, дистанцион укыту формаларын кертү — бүгенге көндә һәр педагогик коллектив алдына куелган өстенлекле бурычлар. Һәр балада талантны күрү һәм аны үстерергә ярдәм итә торган уку процессын оештыру да беренчел бурыч булып тора», — диде.
Аннары Республика Башлыгы Радиоэлектроника һәм мәгълүмати технологияләр техникумында булды. Ул техникум остаханәләрен һәм лабораторияләрен карады. «Түгәрәк өстәл» кысаларында Ижау мәктәпләре укучылары һәм төрле проектларда катнашучы студентлар, олимпиадаларда җиңүчеләр белән очрашты. Яшьләр республика Башлыгына «Ворлдскиллс» конкурсының төбәк этабында катнашу мөмкинлеген киңәйтү, урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә яңа белгечлекләргә бюджет урыннары санын арттыру хакында фикерләрен әйттеләр. Александр Бречалов балаларның сорауларына җавап биреп кенә калмады, йөкләмәләр дә бирде.
«Мәгариф» милли проекты 2019 елдан 2024 елга кадәр чорны үз эченә ала. Проектны гамәлгә ашыру Россия мәгарифенең глобаль көндәшлеккә сәләтлелеген, шулай ук Россиянең гомуми белем сыйфаты буенча ТОП-10 илгә керүен тәэмин итәчәк. Шуңа күрә “Мәгариф” милли проектының төп максаты — балаларны һәрьяклап белемле итеп үстерү. Тик бүген мәгариф өлкәсенең чәчәк аткан чоры дип әйтеп булмый. Белгечләр, башка илләр белән чагыштырганда, безнең ил 30 ел тирәсе соңга калып атлавын әйтәләр. Алар аеруча югары сыйныфта укучыларга, иң элек, класс-дәрес системасыннан качарга, аларга үзләрен табарга мөмкинлек бирергә кирәклеген киңәш итәләр. Мәктәп программасының чамадан тыш тыгыз булуы аркасында, укучыларга эзләнергә вакыт калмавы да сер түгел. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен мәктәпләрнең бер сменада гына эшләве дә мөһим. Шулай булуга да карамастан, бүгенге көндә республикада мондый шартлар бармы соң?
Сорау артыннан сорау туа. Мине бигрәк тә “Тормышта белем генә кирәк микән? Әгәр балада кешелек­лелек сыйфатлары булмаса, ул тормышка яраклымы соң?» дигән сорау борчый. Бүгенге көндә балаларыбыз болай да күбрәк вакытын социаль челтәрләрдә уздыралар. Киләчәктә цифрлы мохит тагы да киңәйтелсә, алар роботларга әйләнмәсме? Август киңәшмәсеннән шундый уйлар белән кайттым…

Рилия Закирова.