Ришат Фазлыйәхмәтов: “Танылу — ул тамашачы мәхәббәте!”
Татар эстрадасында Салават фатиха биреп олы юлга озаткан яшь җырчылар санап бетергесез. Ләбибә, Эльвина, Данир Сабиров һ.б. лар. Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Салават кул астында укып, чын тормыш мәктәбе узалар алар. Бу мәктәп аларга үз-үзләре өстендә эшләргә, сәхнә тормышында югалып калмаска өйрәтә. Күбесенең тавышы, кыланышы Салаватныкы кебек. Хәер, алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, укучы да укытучысына ошарга тиештер ул. Ләкин егет-кызлар Салават укучысы булып кына калмыйлар, үз тамашачыларын булдыралар.
Шәһәребезнең Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Салаватның тагын бер шәкерте — ике тапкыр Алтын Барс премиясе, “Татар моңы” халыкара җыр конкурсы лауреаты Ришат Фазлыйәхмәтовның концерты булып узды. Беренче карашка оялчан гына бу егет тере, көчле тавышы белән тамашачылар мәхәббәтен казанды.
— Ришат, “Яңарыш” газетасы укучыларын үзең белән таныштырып кит әле.
— Мин Мари Эл Республикасы Бәрәңге районының Мазарбаш авылында туып үстем. Бертуган абыйлы-сеңелле җырчылар Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар белән без авылдашлар. Гаиләдәге дүрт малайның төпчеге мин. Үземне белә белгәннән бирле җырлыйм. Моңны нәселдән күчкәндер, дип әйтә алмыйм, чөнки гаиләбездә җырчылар юк. Әнием гади пешекче, әтием инженер-механик иделәр, кызганыч, икесе дә бүген инде безнең арада юк.
— “Салават мәктәбе” сиңа бу тормышта үз-үзеңне табарга ярдәм иттеме?
— Әлбәттә, бу — бик көчле мәктәп. Салават абыйда белем алып, аның җыр театрында өч ел эшләп мин канат ныгыттым, хәзер инде үзем аерым “очам.” Аның кул астына эләкмәсәм, сәхнәдә зур уңышларга ирешмәгән булыр идем. Вокал буенча укытучыларыма: Римма Ибраһимова һәм Илсур Сафиннарга рәхмәтлемен. Ә инде, танылуга килгәндә, тамашачы минем иҗатымны яратмаса, җырларымны хупламаса, мине белүче булмас иде. Иң зур рәхмәтләрем — тамашачыма!
— Күңелеңә нинди җырлар якын?
— Мин бик җитез кеше, бер урында гына тора алмыйм, шуңа дәртлерәк җырларны сайлыйм. Авылда туып үскәч, халыкчанрак җырларны, баян тавышына кушылып җырларга яратам. Алга таба да тормышым җыр белән үрелеп барыр дип, уйлыйм.
— Күптән түгел гаилә коргансың. Рус артистларыннан калышмый никахны да чит җирдә укыткансыз…
— Төркиянең Истамбул шәһәрендә урнашкан Солтан-Әхмәт мәчетендә никах җепләрен бәйләдек. Истамбулда никахлашу хатынымның теләге иде. Аның теләкләрен шулай үтәп барам инде мин. Өч ай очрашып йөрдек тә, озак уйламыйча, өйләнергә булдык. Ул үзе Чаллы шәһәрендә туып — үскән. Иҗат өлкәсеннән ерак кеше. Казанда шактый еллар яши. Гап-гади гаиләдән чыккан кыз ул. Үз тырышлыгы белән шәхси бизнесын төзегән.
— Ижау шәһәре тамашачысы башка шәһәрләр тамашачысыннан аерыламы?
— Минем Ижауга беренче генә килүем түгел. Салават абый белән, катнаш концертлар белән килгәнем бар. Сезнең тамашачыны бик яратам, алар һәрбер җырны чын күңелдән алкышлап каршы алалар. Икенче елга, Алла боерса, ноябрь айларында үземнең шәхси концертым белән яңадан килергә уйлыйм.
— Газета укучыларыбызга теләкләрегез?
— Халык күбесенчә җырчылар, артистлар белән радио-телевидение, Интернет челтәрләре, газета аша таныша. Чыгыш ясаганчы ук безнең турыда белеп торалар. “Яңарыш” газетасына Удмуртиядәге милләттәшләребезне татар җырчылары, артистлары белән таныштырып баруы өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Газета озын гомерле булып, милләткә армый-талмый хезмәт итүен дәвам итсен!
Рәфилә Рәсүлева.