Рифкать-Рәйсә кыйссасы
Октябрьнең беренче көне матур дата – Өлкәннәр көне белән истәлекле. Бу көнне өлкән буынны – хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын, төрле тармакларда эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне, якыннарыбыз һәм туганнарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез, аларның хәлләрен беләбез, күчтәнәчләр тапшырабыз. Газетабызда да, әлеге бәйрәм уңаеннан, күбрәк өлкәннәр язмышларын чагылдырырга тырышабыз.
Ә язмышлар төрле-төрле, һәрберсе китап итеп язарлык… Сарапул шәһәрендә яшәүче, һәрвакыт милли чараларда актив катнашучы, җаны-тәне белән Сарапул татарлары өчен янып йөрүче, җор телле Рифкать абый Шакировны күпләр беләдер. Шушы көннәрдә – аның тормыш иптәше Рәйсә апаның 75 яшьлек юбилее. Бу уңайдан аларда кунак булып, балачак, яшьлек вакытларын айкап, аларның танышу тарихын барлап кайттык. Үзләре турында бик кызыклы итеп сөйләп, таң калдырдылар алар. Газета укучыларыбызны да әлеге гаиләнең серләре белән таныштырып үтәбез.
Урамны бизәп матур йорт тора
Сарапул шәһәренең Гудок микрорайонының иң матур җирендә зур агач йортлары белән яшиләр алар. Киң урамда агачлар, чәчәкләр үсә. Тыштан ук өй хуҗасының агач белән дус икәнлеге күренеп тора. Капканы ачып керү белән, сары бүрәнәле йорт, мунча, каралты-кура күзгә ташлана. Бакчага күз салсаң, исең китәрлек! Күз явын алырлык чәчәкләр, инде көз җитсә дә, теплицалар тутырып үсеп утыручы помидор, кыяр, борычлар хуҗабикәнең уңганлыгын раслый. Хуш исле сары бүрәнә исен тоеп, йортка атлыйбыз. Ә анда – бакча уңышыннан ясалган хисапсыз банкалар, стенада – Рәйсә апаның чигеп ясалган картиналары. Рәхәт биредә, күңелгә тынычлык иңә. Димәк, әлеге йортта яшәүче гаилә тыныч, тигез, матур тормыш кичерә.
Тегүче Рәйсә
Рәйсә ханым Актаныш районы Дербышка авылында дөньяга килә. Гаиләдә иң өлкән кызга тормышның ачысын-төчесен байтак татырга туры килә. Әтиләре аларны кечкенә чакта ук ташлап чыгып киткәч, үзеннән соң туган өч сеңлесен тәрбияләү дә Рәйсә ханым өстендә була. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач ул, бәхет эзләп, Сарапул шәһәренә чыгып китә. «Пароходка утырып, Сарапулга килеп, ерак туганыбызга урнаштым. Ул апа да мине белми, мин дә аны белмим. Икенче көнне үк эш эзләп чыгып киттем. Тегү училищесын табып, анда укырга кердем. Авылда чакта сеңелләремә күлмәкләр теккәнем булгач, азмы-күпме тегә белә идем. Укыганда ук тегү фабрикасында эшләдем. Казан җиңел сәнәгать техникумын тәмамлап, технолог булып чыктым. Сарапул тегү фабрикасында цех мастеры, техник контроль бүлеге җитәкчесе булып 43 ел хезмәт куйдым. Лаеклы ялга киткәч тә, чакырып алдылар. Шулай итеп тагын бераз эшләргә туры килде. Без мәктәп формалары, ирләр костюмнары тегә идек. Август айларында көн-төн эшләгән чаклар булды. Эшемне яраттым, бөтен җанны биреп эшли идем», – диде ул.
Тарихка күз салсак, Сарапул тегү фабрикасы 1934 елда эшли башлый. Биредә бишмәтләр, ирләр өчен калын штаннар тегәләр. Фабрика сугыш вакытында да туктап тормый. Сугышчыларны җылы өс киемнәре белән тәэмин итә. Фабрика теккән уку формаларын безгә дә кияргә насыйп булды әле. Бүгенге көндә дә әле фабрика тулы көчендә эшли.
Азнакай Рифкать
Рифкать абыйны дус-ишләре яратып «Азнакай», «Шайдулыч» дип йөртәләр. Чөнки ул – Азнакай районы Балтач авылыннан. Әлбәттә, аның Сарапул шәһәренә ничек килеп чыгуы миңа да кызыклы булды. «Без авылда дүрт бала үстек. Безнең якта нефтьчеләр тармагы бик нык җәелгән бит инде. Ә мин кечкенәдән үк, әтием Шәйдулла балта остасы булгач, агач эше яраттым. 12 яшьтән үк эшкә җигелдек инде без. Сарапул шәһәре турында миңа сөйләгәннәре бар иде. «Бик матур иске шәһәр булса да, архитектурасы сокланырлык, эш тә бар», – дип ишеттем. Армиядән кайткач, бирегә юл тоттым. Казанны, Әгерҗене узып, әлеге шәһәргә килеп урнаштым. Башта күчмә механик колоннада, авыл хуҗалыгында слесарь, аннан ун ел тимер юлда, соңрак шәһәрнең агач эшкәртү оешмасында цех җитәкчесе булып эшләдем. Бүген миңа 74 яшь, әле дә эшлим. 60 яшьтә шушы йортыбызны җиткереп чыктык. Үземнең остаханәм бар, буш вакытымда нәрсә булса да ясыйм. Гомерем Сарапул шәһәрендә үтте. Бик яратам әлеге шәһәрне, монда килеп урнашканыма бер дә үкенмим. Авылда төп йорт исән әле, ләкин анда инде башка кешеләр тора. Туганнардан да берүзем генә калдым инде».
Соңлап килгән мәхәббәт
«Уйлап яшәргә, һәр адымны санап атларга, сүзне үлчәп сөйләргә өйрәтте мине дөнья. Шуңа күрә генә исәндер әле дә…» – дисә дә, Рифкать аганың михнәт-сынауларга бирешми торган заттан икәнлеге әллә каян күренеп тора. Дөньяга каш астыннан көлемсерәп карыйдыр кебек ул: шукланып та куя, җырлап та җибәрә.
Рифкать абыйның беренче тормыш иптәше белән улы вафат булгач, ул ялгызы кала. «Берүзем яши башладым. Ялгыз башка төрле уйлар килә бит. Болай булмый, үземне кулга алырга кирәк, дидем. Эшләгән вакытта тегү фабрикасына мин йомыш белән еш кереп йөри идем. Шунда Рәйсәне бик эшлекле кыяфәттә, колак артына каләм кыстырып йөргәнен күргәнем бар иде. Директордан сораганым да булды: «Бу ханым кем? – дип. Ул: «Раиса Ибатовна – начальник цеха», – дип җавап биргән иде. Рәйсә менә шушы авыр вакытта искә төште минем. Фабрикага шалтыратып, аны чакыруларын үтендем. Телефонны алгач, аңа үземнең ялгыз калуым турында аңлаттым. «Бүген кич чәй эчәргә киләм, сөйләшәсе сүзләр дә бар, адресыңны бир», – дидем».
«Рифкать телефоннан шалтыраткач, югалып калдым. Ни өчен фабрикага шалтыраткан, өй телефонына шалтыратмаган? Мин инде 8 ел берүзем торам, ир-атлардан курка идем. Беренче ирем белән күп газаплар күргәч, миндә ир-атларга ышаныч беткән иде. Үзе хәлен аңлатып биргәч, аңа килмә дия алмадым», – диде Рәйсә апа.
«Кич бардым, чәйләр әзерләп торган, эчкә җылы йөгерде. Сүзне турыдан башлап, бергә булырга тәкъдим ясадым. Барысын да ачыктан-ачык сөйләшеп, тормыш корып җибәрдек. Рәйсә эштә дә җитәкче булгач, идарә итәргә өйрәнгән, минем белән дә идарә итмәкче була, ә мин буйсынырга яратмыйм. Шулай да җай алып, яшәп киттек. Без кавышканда безгә илле яшьләр тирәсе иде. Никахыбызны канун буенча теркәп, фабрикада туйлар ясадык. Өлкәнрәк яшьтә булгач, безне карарга бөтен халык җыелды», – ди ул. Рифкать абый шаярып сөйләшергә ярата. «Мин аны үзе генәдер дип уйлаган идем. Ул миңа өч балдыз, бер түтәсен алып килде. Ул апаны 95 яшенә чаклы тәрбияләдек. Бик рәхмәтле булып китте безгә бу дөньядан», – диде ул шаяртып. «Шулай бервакыт ишек шакыдылар. Ачсам, бер ир-ат басып тора. «Мне Раю надо», – ди. «Мне тоже надо», – дидем. Рәйсә югалып калды, курыкты, ул аның беренче ире икән. «У вас серьезно?» – ди. «Ты на меня посмотри, я похож на несерьезного? Надо было беречь такую жену. Теперь она моя, я свое никому не отдам», – дидем. Чәйләр эчереп озаттык, ул башка килмәде».
«Рифкать хатын-кызны аңлый, беркайчан да авыр сүз әйткәне юк. Һәрвакыт көтелмәгән бүләкләр ясый. Олыгайгач, тормыш корырга курыкмаска кирәк. Мәхәббәт шундый хикмәтле нәрсә, кояш кебек соңлап килсә дә, тормышыңа нурын мул сибә! Язмыштан узмыш юк, бер-беребезне тулыландырып, иптәш булып яшәргә насыйп булган икән. Тату, матур гына яшәп ятабыз менә», – диде Рәйсә апа.
«Без 23 елдан артык яшибез. Тату яшәүнең сере – бер-беребезне аңлауда. Мин аны ул кадәр акыллы дип уйламаган идем, яши-яши аңлыйм. Ул көннән-көн акыллы фикерләре белән мине шаккатыра. Хатын-кызны мактарга яратмыйм, әмма аңа хөрмәт белән карыйм. Әле без өйләнешкәндә, Рәйсә татарча артык сөйләшми иде. Чөнки эштә гел русча сөйләшкән, Дербышкада да русча укыган. Хәзер һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Мин аны бүгенге көндә рәхәтләнеп яшәсен димен. Чөнки үскәндә дә бик күп нужа кичергән, аннан соң беренче ире белән дә күп газаплар күргән. Шуңа күрә ул бүгенге көндә бәхеткә лаек!»
Рифкать абый белән иҗтимагый эш турында да гәпләшеп алабыз. «Татар хәрәкәтенә мин сабантуйлар оештыра башлаганда килеп кердем. Җитәкче булып эшләгәч, һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр иде. Күп еллар сабантуйлар оештырырга, мәчеткә кулдан килгәнчә булышырга тырыштым. Хәзер инде ансамбльгә йөрибез. Без бит монда барыбыз да кайлардандыр килеп урнашкан кешеләр. Шуңа күрә очрашып, җырлашабыз, күрешәбез. Яшь чагында җырлый идем, аннан соң дөнья мәшәкатьләре белән вакыт булмады. Менә хәзер вакыт бар. Шуңа күрә дә мин оешмага яшьләрне тартуы авыр дип әйтәм. Чөнки тормыш көтәргә кирәк, балаларның балалар үстерәсе бар. Кеше лаеклы ялга чыккач кына бирегә рухи азык эзләп киләчәк. Ләкин барыбер үзебездән соң безнең эшне дәвам итүчеләрне калдыру – безнең бурыч».
Әйе, яшьлек алга – киләчәккә карап, хыял-өметләр белән яши, ә өлкәннәр хатирәләр сөйләп юана. Күңел төпсез диңгез түгел. Истәлекләр бүлешер өчен дә иптәш кирәк бит. Рифкать абый кавышкан ярына яратып карап тора: «Бик уңган, булдыклы хатын ул», – дип куя. «Ялгыз кеше кискән роза кебек. Бар да ул, юк та. Бу яшәү түгел. Син берәүгә дә, хәтта якыннарыңа да, кирәкмисең. Һәр яшьнең – үз мәнфәгате, үз кичерешләре, үз омтылышы. Сине сүзсез дә аңлый торган кеше булсын янәшәңдә. Ялгызлык – чирдән дә яман ул».
Рәфилә Рәсүлева.