Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ринат Закиров: “Уразайны барып күрәсе килә”
1.04.2021

Ринат Закиров: “Уразайны барып күрәсе килә”

Шушы көннәрдә безгә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә узган “Евразия киң­лекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе” V Бө­тенроссия татар төбәге тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашу бәхете насыйп булды.
Ике көн узган форум илебезнең төрле өлкәләреннән 200дән артык төбәк тарихчыларын туплады. Араларында һәвәскәр тарихчылар да, фән белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Җыенның максаты – төбәк тарихы белән кызыксынучыларны туплап, аларга туган як тарихын өйрәнүдә фәнни ысулларны куллану юлларын күрсәтү, архивлар, шәҗәрәләр белән эшләргә өйрәтү. Һәр форумда бу хакта практик семинарлар уздырыла.
Уфада безне бик җылы каршы алдылар, кунак иттеләр. Күңелдә — мәңге җуелмас хатирәләр һәм рәх­мәт хисләре… Ә икенче көнне Башкортстан Республикасы, Идел-Урал һәм Себер төбәкләренең татар галимнәре һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе, алар­ның презентацияләре, түгәрәк өс­тәл башланганчы безне дусларыбыз шәһәр буйлап экскурсиягә алып чыгып киттеләр. Моны Башкорт дәүләт университеты галиме, Мәҗит Гафуриның оныгының хатыны Люция Камаева оештырды. Ул — татар-башкорт классигы, Башкортстанның халык язучысы М.Гафури фондын оештырган, аның рәисе — безгә күп яңалыкларны ачты, Уфа белән таныштырды, музейларны күрсәтте.
М.Гафури Г.Тукайның якын дус­ты булган. Бу ике язучы бүген дә ул чор татар поэзиясенә нигез салган фикердәшләр дип исәпләнелә. Үләр алдыннан Г.Тукай Уфага юкка гына килмәгән, үзенең дус­ты М.Гафурига әйтәсе сүзләрен теге дөньяга алып китәсе килмичә, алар төннәр буе сөйләшкәннәр. Эскәмиядә утырып, бакчада табигатьне күзәткәннәр. Мәҗит Гафуриның хатыны Зөһрә ханым тырышып табын әзерләсә дә, Г. Тукай кунакханәдә булуны хуп күргән. Белгәнебезчә, ул хатын-кызлардан читтәрәк булырга яраткан. Ә М.Гафури, аның теләген үтәп, үзенең яраткан пальтосын тиз генә сатып, кадерле кунагын ул теләгәнчә кунак иткән. Бу – 1912 ел, Габдулла Тукайның үләренә санаулы ва­кыт­лар калган чак һәм ике бөек шәхеснең соңгы очрашуы…
Люция ханым нәкъ шушы мизгелне – эскәмиядә сөйләшеп утырган вакытларын – халык күңелендә калдыруны теләп, ике бөек шәхескә шушы урында һәйкәл кую турында хыялланып йөри. Бу хыялы да тормышка ашыр Люциянең, чөнки халык шагыйре М. Гафуриның исемен мәңгеләштерү буенча Уфада зур эшләр башкарылган: аның исемен йөртүче урам, музее, һәйкәл бар, театр эшли. Китаплары басылып, сатылып бетеп тора. Ничә кибеткә кереп эзләсәк тә, соңгы басылган китапны тапмадык, сатылып беткән булып чыкты. Уфаның китап укучылары да бик актив икән дигән уйлар гына калды үзебездә…
М.Гафури күп мәдрәсәләрдә белем алган. Әгерҗе районының Иж-Бубый мәдрәсәсендә дә өч ай­лап укыган. М.Мәһдиев язганча, аңа биредә бай балаларының күп булуы ошап бетмәгән. Ә Г.Тукай сөйгән кызы Зәйтүнә белән күрешү өчен Иж-Бубыйга килгән. Аларның тормыш юллары Иж-Бубыйда да кисешкән.
Уфада борынгы архитектура үр­нәкләре нык сакланган, шунысы белән бик кадерле бу шәһәр. Фәннәр академиясе каршында эш­ләп килүче этнология музее экспонатлары хәзер дә күз алдында тора.
Өч көн дәвам иткән форумның эшендә без актив катнаштык. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә нәшер ителгән «Татар Базары бистәсе тарихы» китабы турында сөйләдек, аны бүләк иттек. Аннан соң үзебез күтәрә алган хәтле алып килгән “Яңарыш” газетасын да анда катнашучыларга өләштек. Куллары­быздан тартып диярлек алып бетер­деләр. Димәк, “Яңарыш”ны Россия төбәкләрендә дә беләләр, яраталар икән. Ә йөз меңгә якын татар яшәгән Удмуртиядә, 21 меңнән артык татар саналган Әгерҗе төбәгендә аның тиражы дүрт меңләп кенә булуы турында уйланасы, аңлату, тара­ту өстендә күп эшлисе бар икән әле. Интернет челтәре аша газетаны уку белән кәгазьдә басылган басманы уку аермасы никадәр зур икәнен һәрберебез беләдер дип уйлыйм. Кадерен белеп җиткермәү бәласе түгелме икән бу тиражның азрак булуы? Бәлки, эшләп җиткер­мәвебездер…
Минем “Авыл халкы белән бергәләп язган тарих” дип исем­ләнгән докладым форумның икенче секциясендә тыңланды. Бу секциядә туган авылым Уразайга бабалары нигез салган Фәрит Уразаев та катнашты. Аның белән янәшәдә докладымны тыңлап утырган Ринат Зиннур улы Закиров Уразайны барып күрәсе килү, аның халкы белән очрашу теләге тууы турында әйтте. Халык артис­ты Фән Вәлиәхмәтов язучы дусты мәрхүм Ринат Батталовны сагынып искә алуын, аның авылына барып, хромкасында уйнап җырларга әзер икәнлеген белдерде. Чал тарихлы Уразай, аның халкы, әлбәттә, мондый күренекле шәхесләрне каршы алырга һәрвакыт әзер, сөенәчәк кенә. Сөйлисе сүзлә­ребез, күрсәтәсе нәрсәләребез, барланган тарихыбыз да бар. Әле эшебез һаман да дәвам итә.
Минем юлдашым Рәзилә Хә­ми­дуллина да сәяхәтебездән канә­гать калды. Ул секция эшендә үзе­нең тарихи темаларга язылган ши­гырьләрен укыды. Ә ял вакытларында үзе язган җырларны башкарды. Мин үземнең шундый сәләтле якташым булуы белән горурланып утырдым.
Уфада алган тәэсирләрне бу мәкаләмә генә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Уфалылар безнең якларга килергә, очрашулар уздырырга атлыгып торуларын әйтергә куштылар. “Яңарыш”ка башкорт телендә мәкаләләр язсак, басылырмы?” – дип тә сорадылар. Беренче битенә татар-башкорт газетасы дип язылуына сөенеп туймадылар. Татарлар һәм башкортлар – кошның ике канаты шул без, туган балалар. Ә бертуганнар – бер-берсенә иң якын, иң кадерле кешеләр бит.
Шушы фәнни яктан гаять ки­рәк­ле һәм тирән эчтәлекле V Бө­тенроссия төбәк тарихын өй­рә­нүчеләр форумын оештыру­чыларга, Бөтендөнья татар конгрессына, Гомумтатар төбәк тарихын өй­рәнүчеләр җәмгыятенә — аның рәисе Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка –
зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Форумнан канатланып, киләчәккә якты өметләр, зур планнар белән әйләнеп кайттык.

Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре.