Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ринат Вәлиев: «Ковид әкият түгел»
4.11.2021

Ринат Вәлиев: «Ковид әкият түгел»

Бүген “кызыл зона”ларда йөзләгән табиблар эшли. Көнне төнгә ялгап, үз сәламәтлекләрен дә кызганмыйча, башкалар гомерен саклап калырга тырыша алар. Коронавирус кына чигенергә теләми әлегә. Ижауның 2нче шәһәр клиник хастаханәсендә “кызыл зона”да эшләүче яшь табиб Ринат Вәлиевнең мөрәҗәгатен сезгә дә җиткерәбез.
“Кысла, аккош һәм чуртан турындагы мәсәлне хәтерлисезме? Аның мәгънәсе нәрсәдә? Төрлебез төрле якка тарткаласак, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Әлеге авырудан тизрәк котылыйк дисәк, барыбызга да бердәм булып, бер юнәлештә атларга кирәк. Кеше өчен явыз дошманга әверелгән бу чир белән алдынгы рәтләрдә көрәш алып барганда, шуны аңлыйсың: саклану чараларына битараф булганда, авыру коточкыч тизлек белән тарала. Коронавирусны һәркем төрлечә кичерә: кемдер җиңелчә, аяк өстендә уздыра, кемдер реанимациядә махсус аппаратлар ярдәмендә генә сулыш ала ала. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бүген авыр хәлдә яталар. Һәм, ышаныгыз, бу әкият түгел! Кешеләрнең вакцина ясатуы табибларның эшен бераз булса да җиңеләйтер иде. Әйе, вакцина тулысынча вирустан сакламый. Ләкин бу очракта авыру җиңел үтә, үлем очраклары кими. Удмуртиянең Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты вәкиле буларак, мин җитәкчеләр, милли оешма вәкилләре белән еш аралашам. Бүген бөтен көч хастаханәләрне кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Болар барысы да кеше гомерен саклап калу өчен эшләнә. Шуңа күрә, барыбызга да бердәм булып, әлеге чиргә каршы бергәләп көрәшергә кирәк.
Мин кечкенәдән кешеләргә ярдәм итеп яшәү турында хыялландым. Һәм бөтен дөньяга килгән бу афәт белән көрәш барганда, читтә кала алмадым. Бүгенге көндә без, Ижауның 2нче шәһәр клиник хастаханәсе табиблары командасы, көн саен кешеләрнең гомерен, аларның сәламәтлекләрен саклап калу өчен эшлибез. Шуңа күрә, Интернетта таратылган ялган сүзләргә ышанмыйча, үзегезне һәм якыннарыгызны сак­лар өчен коронавируска каршы вакцина куйдырыгыз. Бүген һәркемнең мондый мөмкинлеге бар! Сәламәт булыгыз!”