Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ринат Батталов шигырьләре
6.07.2012

Ринат Батталов шигырьләре

Ижауда — Сабантуй

Ижауда бүген Сабантуй,
Татарда зур тамаша.
Татар-башкорт бәйрәмендә
Бар милләтләр катнаша.

Мәйдан шаулый, мәйдан гөрли,
Бар халык күңел ача.
Үзем күргәннәрне сезгә
Язып үтәм кыскача.

 

Чүлмәк вату

Мәйдандагы бер чүлмәккә
Өмет белән күз атып,
Үз чиратын көтә халык
Шыпыр тирләргә батып.

Чүлмәк вату – шутке түгел,
Борынгы бер йолабыз.
Хәтта Казанга  килгәчтен,
Ваткан Ельцин бабабыз.

Ижау Сабан туенда да
Бар ватардай егетләр.
Бар яулык аркылы күрүче,
Борис Ельцин кебекләр.

Менә берсе күзен бәйләп
Тотты кулына күсәк.
Ике адым атлады да
Чайкалып куйды кисәк.

— Тукта, тукта! Туктатыгыз!
Исерек бит ул, — диләр.
— Кеше башына сукмасын,
Чүлмәк, диеп, бу юләр.

Беләгенә кызыл тасма
Бәйләгән кеше күреп,
Исерек адәмне мәйданнан
Куып чыгарды, сөреп.

Исереп мәйданга чыгу
Әллә соң юньле эшме?
Күзне бәйләп атлаганда
Югалткач юнәлешне.

Халык бу тәртипсезгә бик
Әһәмият итмәде.
Читкә китеп басты теге,
Әмма кайтып китмәде.

Менә берсе күзен бәйләп
Ике адым атлады.
Борылып сугып чүлмәкне
Чак-чак кына ватмады.

Чүлмәк ватарга чиратка
Язылу инде тәмам.
Бүләк тулы чүлмәк җирдә
Ватылмаган бит һаман.

— Булдыксызлар, йөрмәгез, — дип, —
Бушка вакыт уздырып.
Сәлимә чыкты мәйданга,
Барысын пыр туздырып.

— Уңга атлап, сулга китү
Ир кешегә әйбәтме?
Ак яулыктан күренә, — дип, —
Кара яулык бәйләтте.

Кырык адым атлады да
Сугып ватты чүлмәкне
Үзенеке итте Батыр
Чүлмәктәге күлмәкне.

Чүлмәк вату Сабантуйның
Бик тә мөһим өлеше.
Бүләк алып,  башкаларга —
Бәхет, шатлык өләшү.

Дуслар белән бергә-бергә,
Онытыла кайгы, уй.
Шулай Ижау татарлары
Бәйрәм итә Сабантуй.

 

Йомырка салган кашык белән йөгерү

Йомырка салган кашыкны
Каты кысып тешенә,
Бик тә кызыклы ярыш бу
Карап торган кешегә.

Кашыктагы йомырканы
Төшерергә ярамый.
Йомырка җиргә тәгәри
Теш кысуга карамый.

Менә тезелеп бастылар
Алты кеше бер рәткә.
Агачтан кырып ясалган<
Кашык кабып, әлбәттә.

Кызыл тасма таккан берәү
Кычкырды: «Марш!» — диеп.
Мәйдан гөрләп куйды шунда:
«Башланды ярыш», — диеп.

Йомыры бит йомыркасы,
Җиргә төшә кашыктан.
Җиңелүгә дучар була
Каударланган, ашыккан.

Алты кешенең өчесе
Егылдылар ашыгып.
Комиссия өстәленә
Куйды коры кашыгын.

Шатлыктан кул чаба халык,
Кайгылар калып тора.
Йомырканы һәр көн саен
Тавыклар салып тора.

Пычранды, ватылды, дип,
Кайгырмыйлар ялгыш та.
Әйдәгез, игътибар итик
Катык салган ялгашка.

 

Катыклы ялгаш­тан акча алу

Билдән чумып акча эзли
Егет-җилән, тай-тулак*.
Тел белән ничек аласың,
Катыкка тулы улак.

Берәү катыклы ялгаштан
Башын чыгарган хәлдә.
Бер сабый төртеп күрсәтә:
«Кыш бабаймы бу әллә?»

Маңгаеннан, чәч, битеннән
Ак катык тамып тора.
Үзе тешен елтыратып,
Ак акча кабып тора.

Хакмы, юкмы, Сабантуйга
Безгә килгән шатлыктан,
Путин да чумып биленнән
Акча алган катыктан.

Ник алмаска, акча бит ул!
Кем яратмый акчаны?..
Үзгәртеп кору еллары —
Илнең авыр чаклары.

Бу уен татар халкының
Муллыкка табынуы.
Матур, якты киләчәккә
Өметнең кабынуы.

Халкым белә сөт аклыгын,
Акча – илне тотканын.
Катыклы да, акчалы да
Булсын Бөек татарым!

*Тай-тулак – яшь-җилкенчәк.

 

Капчык белән сугыш

Ике егет атланган да
Аяклы агач атка,
Салам салган капчык белән
Селкәнәләр як-якка.

Шома бүрәнәдә калу
Һич тә уен эш түгел.
Гөрселдәп ауган егетне
Кызганып куя күңел.

Камыт аяклы бер егет
Бик оста гына менеп,
Бүрәнәне шыплап кысты —
Кыскычлы кысла кебек.

Елмаеп алды тегесе,
Мыскыллаган кебек тә.
Янә кысла кайда кышлый
Күрсәтә бу егеткә.

Камыт аяк ак капчыкны
Баш өстендә уйнатты,
Теге мыскылчык малайны
Йокысыннан уятты.

Бераз артка авышты да
Тондырды яңагына.
Салам дигәч тә, капчык бит
Тулмаган яңа гына.

Әзмәвердәй ир-егетләр
Аны шыплап тутырган.
Сабантуйда күпме кеше
Урын итеп утырган.

Камыт аяк, буй кечкенә,
Дип көлү юньле эшме?
Мәйданнан качты шапырык,
Югалтып юнәләшне.

Димәк, хикмәт буйда түгел,
Ходай биргән сәләттә.
Теләгең булса җиңәргә
Юк каршылык, сәбәп тә.

Атта йөреп өйрәнгән ул
Утырырга станда.
Хәзер беләчәкләр үзен
Ижау, Татарстанда.

Мәйдан шаулый, мәйдан гөрли,
Халык шулай ял итә.
Сабатуйның дан-шөһрәте
Бөтен дөньяга китә.

Милли бәйрәм – бер тамаша,
Башкорт-татар катнаша.
Чүлмәк вата, күңел ача,
Үзара көч сынаша.

Ижау шәһәре