Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рим хәзрәт Рәҗәпов: “Чәчәкләр арасында яшим”
10.03.2022

Рим хәзрәт Рәҗәпов: “Чәчәкләр арасында яшим”

Рим хәзрәт Рәҗәпов Сарапул шәһәренең Үзәк мәчетендә имам вазифасын 13 елдан артык башкара. Халык аны күптән, яратып, Габделкәрим хәзрәт дип йөртә. Әлеге мәчеткә кайчан гына барсак та, ул һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Сарапулдагы дини тормышны күтәрүдә, саклауда аның керткән өлеше гаять зур. Газета укучыларыбызны аның белән якыннан таныштырырга булдык.

– Рим хәзрәт, сез балачактан дини тәрбия алып үстегезме?
– Мин Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә туып-үстем. Аллаһы Тәгаләнең берлеге, барлыгы, ислам дине турында кечкенәдән өйрәттеләр. Тик ул вакытта шәһәребездә дә, гаиләбез белән кайтып йөргән авылда да мәчет юк иде. Шуңа күрә ныклы гыйлем алып булмады. Әти-әнием, әби-бабай өйрәткән догаларны яхшы белә идем. 2000 елларга таба илебездә дин ныгыды. Мин дә ислам динен тирәнтен өйрәнергә керештем. Башта әбидән калган китапларны укыдым. 2003 елда Нефтекама шәһәре мәчетендә (ул вакытта шәһәрдә Аллаһ йорты төзелгән иде инде) оештырылган курсларда дини гыйлем ала башладым. Ике ел укыгач, имам Сабирҗан хәзрәт мине үзенең ярдәмчесе итеп чакырды. Ә 2008 елда мин Сарапул шәһәренең Үзәк мәчетенә имам булып килдем. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, 13 ел биредә яшим, эшлим, Аллаһ юлында кешеләргә хезмәт итәм. 2009 елда Россия Ислам университетына читтән торып укырга кердем. Аны уңышлы гына тәмамладым. Гомумән, һәрвакыт укырга, белем алырга омтылырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Гыйлем алудан туктамагыз. Ислам гыйлеме чиксез диңгез кебек, гомер буе өйрәнсәң, дә иге-чиге юк”, – дигән. Һәр мөселманга да бишектән башлап, ләхеткә кадәр укырга кирәк. Бу гыйлемнәрнең барысы да бик файдалы, бик кирәкле.

– Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.
– Хатыным Ләйсән белән без 2009 елда гаилә кордык. Ул да дин эшләрендә бик нык ярдәм итә, Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын. 3 кызыбыз бар: Сөембикә, Айбикә, Айкыз. Мин аларны чәчәкләргә тиңлим. Аллаһка шөкер, чәчәкләр арасында яшим. Барыбызның да балалары иманлы, тәүфыйклы булсын, иншәАллаһ.

– Сарапулның Үзәк мәчетендә нинди эшләр алып барыла?
– Мәчетебезнең ишекләре көн саен ачык, Аллаһка шөкер. Намазлар укыла, гаетләр уздырыла. Иман йортында бөтен уңайлыклар да тудырылган. Актив ярдәмчеләребез мә­четтә дежур торалар. Алар килгән кеше­ләрне кабул итәләр, дога кылалар, киңәш сораучыларны җавапсыз калдырмыйлар. Катлаулырак сораулар булса, үзем кабул итәм. Мәчеткә күпчелек сәдака бирергә, әрвахлар өчен дога кылырга киләләр. Никах, исем кушу тәртибе турында да сораучылар шактый. Шулай ук дини һәм дөнья эшләрендә киңәшләр сорыйлар. Барысын да җентекләп аңлатырга, өйрәтергә тырышабыз. Теләге булганнар мәчетебездә дини гыйлем ала. Һәр мөселман гыйбадәт кылу нигезләрен белергә тиеш: тәһарәт алу, намаз уку, корбан чалу, ураза тоту. Быел биш төркем олылар һәм бер төркем балалар өчен ислам дине нигезләрен һәм гарәп графикасын өйрәнү буенча дәресләр оештырылды. Шәкертләребез бик теләп укыйлар, Аллаһка шөкер. Мәчеттә дини курс­ларны тәмамлаган унга якын ке­ше­нең Казан, Уфа мәдрәсәләрендә укып, белемнәрен камилләштерүләре шатландыра. Хәзер алар шәһәребез мәчетләрендә оеш­тырылган курсларда дини гыйлем бирүдә ярдәм итәләр.
– Хәйрия, җәмгыять эшләре дә актив алып барыламы?
– Әйе, Аллаһы Тәгалә ярдәм итүчене сөя. Һәр якшәмбе көнне ялгыз өлкәннәргә, күп балалы гаиләләргә ипи, сөт таратабыз. Рамазан аенда мохтаҗларны сөендерергә тырышабыз. Шәһәрнең ике мәчетендә дә, зиратта да ел саен өмәләр уздырабыз. Өлкәннәр дә, яшьләр, балалар да бу эшләргә үз өлеш­ләрен кертәләр. Өлкәннәр яшьләрне күреп: “Киләчәгебез бар әле”, – дип сөенәләр. Яшь­ләр, балалар исә өлкәннәрдән үрнәк алалар, аларның төпле киңәшләрен тыңлыйлар. Мондый өмәләр буыннар бәйләнешен ныгыта. Балаларга мәүлид аенда бәйрәмнәр, каникуллар вакытында күңелле һәм файдалы яллар, җәй көне лагерь оештырабыз. Аларның рухи байлыгын арттырырга тырышабыз. Бу эшләрнең барысы да бер генә кеше башкара торган түгел. Бөтенесе дә мәхәллә ярдәме, уртак көч белән эшләнә. Мөселманнарга шәһәребез хакимияте дә яхшы мөнәсәбәттә. Җитәкчеләребез мәчетләргә экскурсияләргә, бәйрәмнәргә киләләр. Гомумән, шәһәребездә бик тату яшибез. Башка милләтләр белән дә дуслык җепләре нык. Шул татулыкны сакларга язсын.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!