Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Республика башлыгы — Увада
22.05.2014

Республика башлыгы — Увада

“Увадрев-Холдинг” инвести­ция­ләр җәлеп итү буенча үрнәк булып тора”, — дип билгеләп үтте Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Соловьев Ува поселогында узган очрашуда.

Әлеге предприятие елына 300 мең куб метр плита җитештерүче проектны тормышка ашыруны төгәлләп килә. Аның гомуми бәясе 3,3 миллиард сум тәшкил итә. Әлеге сумманың яртысыннан күбрәк өлешен “Россия Сбербанк” ачык акционерлык җәмгыяте инвестицияли. “Увадрев-Холдинг”та яңа заманча алман җайланмалары урнаштырылган. Бүгенге көндә предприятие сыйфатлы агач-йомычка плита җитештерү буенча Россиядә иң яхшы компанияләр рәтендә һәм меламинлы пленка җитештерү буенча әйдәп баручылардан исәпләнә. Хәзерге вакытта биредә 200 мең кубометр ДСП җитештерелә. Яңа цехны cафка бастырган очракта (ел ахырына билгеләнгән) җитештерү күләмен 2,5 мәртәбә арттырырга мөмкин булачак. «Увадрев-Холдинг» ширкәтенең директорлар Советы рәисе Вячеслав Серовны, башка җитәкчеләр һәм белгечләрне тыңлаганнан, эшчеләр белән аралашып, төзелеп килүче һәм эшли торган цехларны күзәткәннән соң, Александр Соловьев: “Кыр уртасында бер ел эчендә күтәрелгән яңа заводның корпусларын күреп шатланмый мөмкин түгел. Предприятие Европа белгечләрен җәлеп итүдә дә уңай үрнәк күрсәтә. Бу — киләчәктә увалыларны тотрыклы хезмәт хаклары түләнә торган яңа эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дигән сүз. Билгеле, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым кертемнәре дә артачак”, — дип билгеләп үтте.
Увага эшлекле сәяхәте барышында, Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы поселоктагы 4нче мәктәптә дә булды. Заманча Спорт залы һәм ашханәсе булачак яңа мәктәп бинасы төзелешен тикшерде. Александр Соловьев подряд оешмалары вәкилләре белән аралашты, объектны финанс­лау мәсьәләләре белән танышты. Бүгенге көндә төзүчеләр бурычка эшлиләр, шуңа күрә билгеләнгән графиктан калышалар. Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы әлеге мәсьәләне уңай хәл итәргә, июнь аенда ук төзүчеләргә тиешле чаралар килеп җитәчәк, дип ышандырды. “Балалар яхшы шартларда укырга тиеш, шунлыктан бу корпусны яңа уку елына өлгертү мөһим. Социаль өлкәгә караган биналарны төзекләндерү мөһим бурыч булуына кармастан, мәктәпнең иске бинасын төзекләндерүне бераз көтәргә туры килер”, — дип билгеләп үтте ул. Александр Соловьев “Ува районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Владимир Головин белән очрашу барышында балалар бакчалары төзү, язгы кыр эшләре хакында да сөйләштеләр.