Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Республика Башлыгын сайладык
17.09.2014

Республика Башлыгын сайладык

14 сентябрьдә Удмуртия Рес­публикасы Башлыгы сайлауларында Александр Соловьев 84,84% тавыш җыеп, җиңү яулады. УР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Виктор Кушко сөйләвенчә, республикада сайлау кампаниясе уңышлы узган. Бердәм тавыш бирү көнендә барлыгы сайлау кануннарын бозу турында 22 шикаять кабул ителгән. Шуларның нибары берсе буенча гына хокук бозылу очрагы расланган. Бу көнне полиция хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозу турында 2 протокол төзелгән.

Александр Соловьев өчен 84,84% тавыш бирелгән (441676 сайлаучы), Владимир Чепкасов — 7,65%, Андрей Маркин — 3,39%, Сергей Логинов 2,73% тавыш җыйган. Муниципаль совет депутатлары өчен өстәмә сайлауларда 14 мандатның 13ен “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары алган.
УР Башлыгы сайлауларында респуб­лика буенча барлыгы 43,09% халык катнашкан. Иң зур күрсәткеч — Кияс (77,06%), Алнаш (76,1%), Юкамен (71,24%) районнарында. Республика шәһәрләре арасында сайлауларда иң азы Ижау (31,66%) халкы катнашкан. Глазовта — 32,2%, Сарапулда — 33,48%, Воткинскида — 39,72%, Можгада — 40,86% халык граж­данлык бурычын үтәгән.
УР премьер-министры вазифаларын башкаручы Виктор Савельев Александр Соловьевны тәбрикләп: “Сайлаучыларның 84,84% тавышын җыю — җитди һәм ныклы җиңү. Киләчәктә дә безнең команданы яңа үрләр яуларга әйдәгез. Сезнең җитәкчелек астында Удмуртия Республикасында уңай үзгәрешләрнең күп булачагына ышанабыз”, — диде. Александр Соловьев үз чиратында: “Сайлау нәтиҗәсе — безнең команданың эшенә уңай бәя. Уртак хезмәтебезнең беренче этабы тәмамланды. Алда безне бик күп эшләр көтә. Регион җитәкчесе буларак, респуб­ликадагы барлык парламент һәм парламентныкы булмаган партияләрнең Удмуртия файдасына эшләүләре өчен көч куячакмын. Тиз арада яңа Хөкүмәт оеш­тырырга, оптимальләштерү уздырырга, 2015-2020 елларга социаль-икътисади үсеш стратегиясен тормышка ашыру планын эшләп бетереп расларга һәм Удмуртиянең 2015 елга бюджет проектын әзерләү эшен тизләтергә кирәк”, — дип ассызыклап үтте.