Республиканың мактаулы гражданины
Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелеге көнен бәйрәм иттек. Бу уңайдан бик күп бәйрәм чаралары узды, республика үсешенә зур өлеш керткән төрле һөнәр ияләренә хөрмәт күрсәтелде: Дәүләт премияләре тапшырылды, иң лаеклылар республиканың Мактау тактасында урын алдылар. Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелеге көнен бәйрәм иттек. Бу уңайдан бик күп бәйрәм чаралары узды, республика үсешенә зур өлеш керткән төрле һөнәр ияләренә хөрмәт күрсәтелде: Дәүләт премияләре тапшырылды, иң лаеклылар республиканың Мактау тактасында урын алдылар. Бөтен дөньяга танылган ЗРК «Тор-М2Э» ракета комплексы җитештерүче Ижауның “Купол” электромеханика заводы генераль директоры Фәнил Газис улы Зыятдиновка, Совет һәм Россия чаңгычысы, ике тапкыр олимпия чемпионы һәм ике тапкыр дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры, спорт җыелма командаларын әзерләү үзәгенең тренеры Тамара Тихоновага Удмуртия социаль-икътисади үсешенә керткән зур хезмәтләре өчен “Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Республика Башлыгы Александр Бречалов котлау тантанасында: “Күпмилләтле Удмуртиянең иң зур байлыгы ул — кешеләр. Бүген бүләкләнүчеләр – республиканың лаеклы һөнәр ияләре. Алар — үз эшләренең осталары”, — диде. Милләттәшебез Фәнил Газис улының әлеге исемгә лаек булуы безнең өчен зур горурлык.