Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Республиканың беренче Президенты вафат
25.05.2017

Республиканың беренче Президенты вафат

Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов, Александр Волков вафат булу сәбәпле, аның туганнарының, якыннарының, республика халкының тирән кайгысын уртаклашты.
«20 майда Удмуртия Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Александр Волков Германиядә дәвалану үткәндә вафат була. Тумышы белән Брянскидан булган Александр Волковның гомере Удмуртия белән нык бәйләнгән иде. Ул 1951 елның 25нче декабрендә туган. Аның хезмәт юлы 1970 елның март аенда Чепца механика заводында мастер-төзүче буларак башлана. Пермь политехник институтын тәмамлаганнан соң төзелеш идарәсен җитәкли.
Беренче сәяси адымнарын 1987 елда халык депутатларының Глазов шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе буларак ясый. Алга таба республиканың Министрлар Советы Рәисе урынбасары, төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе, ә 1995 елда республикада иң югары вазифага — Дәүләт Советы Рәисе булып сайлана.
1993-2000 елларда Россия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советында Удмуртия Республикасы вәкиле була. Бу чорда Мәскәү халыкара бизнес институтын тәмамлый, кандидатлык диссертациясе яклый, икътисад фәннәре док­торы исемен алуга ирешә. 1999 елда депутатлар аны икенче тапкыр Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлыйлар.
2000 елның 15 октябрендә бердәм тавыш бирү юлы белән Александр Волков Удмуртия Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Ул әлеге постта 2014 елга кадәр эшли. Шушы вакыт эчендә аның җитәкчелегендә респуб­лика икътисади тотрыклылыкка ирешә. Сәнәгать җитештерүчәнлеге алты тапкырга арта. Бүген Россиядә азык-төлек җитештерү буенча алгы рәтләрдә баручы куәтле агросәнәгать комплексы формалаша. Төзелеш эшләре актив алып барыла. 5,5 миллион квадрат метр торак, социаль өлкәдә — мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт тармакларында — 600 дән артык объект кулланылышка тапшырыла. Удмуртиянең горурлыгы булып торган цирк, зоопарк, Изге Михайловский соборы төзелә.
Президентлык вәкаләтләре тәмам­ланганнан соң, 2014 елның мартында, Александр Волков Россия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советында эшләвен дәвам итә. Шул ук елда аңа Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины дигән исем бирелә.
Александр Волковның күпсанлы бү­ләкләре һәм мактаулы исемнәре аның казанышларын тану булып тора. Ул Удмуртияне чын күңеленнән ярата иде. Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Оста оештыручы, Ватанның тугрылыклы улы Александр Волков турында якты истәлекләр мәңгегә безнең йөрәкләрдә сакланачак».

Тарихта якты эзе калды

Александр Волков Республиканың беренче Президенты иде. Ә беренчеләргә һәрвакытта да авырга туры килә. Бигрәк тә илдә иҗтимагый, сәяси, икътисади тотрыклылык юк чакта. Төрле чаклар булгандыр. Тик ничек кенә булмасын, Александр Волков Республика өчен бик күп файдалы эшләр башкаручы булып истә калыр.
Аның хәер-фатихасы белән Россиядә беренчеләрдән булып, күпмилләтле Удмуртиядә Халыклар дуслыгы йорты төзелде. Бүген әлеге йорт — Республиканың горурлыгы. Бирегә Россиянең төрле поч­макларыннан тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Аның ишекләре милли оешмалар өчен, шул исәптән татарлар өчен дә, һәрвакыт ачык. Без анда үзебезнең милли бәйрәмнәребезне, төрле фес­тиваль-конкурсларны, фәнни-гамәли кон­ференцияләрне уздырабыз. Александр Волков бервакытта да теге яки бу милләтне аермады, барысын да аталарча кайгыртты. Карл Маркс урамында урнашкан Үзәк мәчет төзелешендә дә аның өлеше чиксез зур булды. Милли матбугат һәм мәгълүмат чаралары да аның игътибар үзәгендә иде. “Яңарыш” газетасының 15 еллык юбилее уңаеннан аның котлавы “Яшьнәп яшәгән дәвер» дигән китапта басылып, тарихка кереп калды. Беренче карашка, болар артык искитәрлек нәрсәләр кебек түгел. Ә милли сәясәттәге тотрыклылыкның нигезендә нәкъ әнә шулар ята.
Удмуртия татарларының милли-мәдни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Иман” татар яшьләре берлеге, Удмуртия Диния нәзарәте исеменнән Александр Волковның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Республиканың беренче Президенты Александр Волков вафат булу сәбәпле, 24 май матәм көне дип игълан ителде. Александр Волков белән хушлашу 23 майда В.Г. Короленко исемендәге рус драма театры бинасында оештырылды, ә 24 майда Изге Михайловский соборыннан соңгы юлга озатылды. Ул Хохряки зиратында җирләнде.

Рәмзия Габбасова.