Республикада — яңа җитәкче
5 апрельдә Россия Федерациясе Президентының Идел Буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Удмуртия Республикасы Хөкүмәте әгъзаларына, Дәүләт Советы депутатларына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләренә Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловны тәкъдим итте.
Михаил Бабич: «Күпсанлы кисәтүләргә карамастан, Республиканың элекке Башлыгы тиешле нәтиҗәләр ясамады. Шуңа күрә Владимир Путин, “ышанычны югалту” сәбәпле, Удмуртия Республикасы Башлыгының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу турында указ чыгарды. Моннан тыш, бу республикада бердәнбер проблема түгел. Регионда сәяси хәлне дә канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый: җирле хакимият белән күпсанлы конфликтлар, 2015 елның мартыннан агымдагы елның март аена кадәр Александр Соловьевның рейтингы 20%ка кимү, дәүләтнең бурычы арту, Россия Финанслар министрлыгы белән килешүләрнең бозылуы, Ил Президентының “май” указларының 6 позициясе үтәлмәү… Вәзгыять гади түгел. Шуңа күрә 4 апрельдә РФ Президенты Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Александр Бречаловны билгеләде.
Александр Владимирович илдә танылган кеше. Соңгы берничә елда ул Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы әгъзасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы сәркатибе. Илебезнең барлык төбәкләренә хас социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси характердагы проблемаларны аңлый. Ул ил буенча күп йөрде һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә үзе катнашты. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре дә аның өчен таныш. Шулай ук Хөкүмәт һәм Россия Президенты хакимияте белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе дә зур. Болар, һичшиксез, регионның потенциалын үстерергә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте. Михаил Бабич алда Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән беррәттән Регион Башлыгын сайлау бурычы да торуын искәртеп, республикадагы вәзгыятьне объектив бәяләргә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга, берләшергә чакырды.
Үз чиратында, Александр Бречалов барлык проблемаларны да бары тик бергәләп эшләгәндә генә чишеп булачагын ассызыклады. Ул сүзне кыска тотып: “Удмуртия Республикасы — югары икътисади потенциалы, тарихы һәм мәдәнияте булган үзенчәлекле регион. Иң мөһим бурыч — Ил Президентының «май» Указларын үтәү. Алар барысы да гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән», — диде.
Удмуртия Башлыгы Александр Соловьевка 4 апрельдә гаепләү белдерелде. Мәскәү шәһәренең Басман суды аны ике айга кулга алу турында карар чыгарды. Ул 140 миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелә. «Удмуртия Башлыгына карата җинаять кодексының 290.6 маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.
Тикшерү версиясенә караганда, 2014-2016 елларда А.Соловьев Камбарка шәһәре тирәсендә Чулман (Кама) һәм Буй елгалары аша күпер төзү белән шөгыльләнүче оешма вәкилләреннән акчалата 139 миллион сум ришвәт алган. Моннан тыш, 2,7 миллион сум күләмендә коммерцияле оешманың өлешен алган.
P.S. Александр Бречалов
1973 елда Адыгейда туган 1994 елда Краснодарда С.М. Штеменко ис. югары хәрби училищены тәмамлый
1994-1996 елларда Чкалов гарнизонында җитәкче урынбасары 1996-1999 елларда «ТВ-6 Москва» ширкәте юристы
2013 елга кадәр банк өлкәсендә эшләгән
2014 елның июнендә Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе итеп билгеләнгән. Өйләнгән, ике баласы бар