Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Республикада ришвәтчелек кимеми
26.07.2017

Республикада ришвәтчелек кимеми


“2017 елда Удмуртиядә 150дән артык җитәкче ришвәтчелектә гаепләнеп җаваплылыкка тартылганнар. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында канун бозуның 500 очрагы теркәлгән, шуларның 19ы буенча җинаять эше кузгалтылган. Һәр очрак буенча чара күрелүгә карамастан, республикада ришвәтчелек буенча хәл яхшырмый. Кайбер районнарда юк кына нәрсә өчен җавапка тартып, эш күрсәтәләр.
Ришвәтчелеккә каршы канунны үтәүдә “күз буяу” белән шөгыльләнергә ярамый, чөнки ул җинаятьчеләрне барлау һәм аларны канун бозудан туктату эшенә аяк чалу булып тора”, — дип сөйләде республика прокуроры урынбасары Александр Перевощиков 25 июльдә узган идарә коллегиясендә. Ул Октябрь, Первомай, Ижау, Завьялово, Сарапул районнарының прокурорларының эшен уңай бәяләде. Грахово, Кез, Кияс, Кече Пурга, Селты, Сюмси, Юкамен районнарында ришвәтчелек буенча бер җинаять эше дә ачылмаган. Ә Ижау шәһәренең Октябрь, Первомай районнарында, Дебес, Можга районнарында ришвәт алуның берәр очрагы теркәлгән. Александр Перевощиков сөйләвенчә, 2017 елда прокуратура тарафыннан ачыкланган юридик затларга законны бозып өстәмә акчалар түләү очраклары саны канәгатьләнерлек түгел, дәүләт органнарында хезмәт куючыларның чыгымнары тулысынча тикшерелмәгән. Бу юнәлештә эшне алып баруны камилләштерәсе бар.
2017 елның икенче яртыеллыгында дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү, бюджет акчаларын сарыф итү, сатып алу вакытында ришвәтчелеккә каршы законның үтәлешен тикшерү эшләре дәвам итәчәк.
“Ришвәтчелекнең шаһиты булсагыз, ниш­ләр идегез?” дигән сорауга Удмуртиядә 2015 елда уздырылган сораштырулар вакытында җавап бирүчеләрнең 50,6% килеп туган хәлгә бәйле эш итәчәкмен, 21,7% — тәртип сак­лау органнарына мөрәҗәгать итәчәкмен, 14,4% җавап бирергә авырсынам, 10,8% беркемгә дә әйтмәячәкмен, 2,5% төрлечә җавап бирә.