Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Республикада — «Инвестор атналыгы»
24.05.2012

Республикада — «Инвестор атналыгы»

21 майда республикада «Инвестор атналыгы» башланды. Удмуртия Президенты Александр Волков уздырган Инвестицион эшчәнлек буенча киңәйтелгән утырышта хөкүмәт, югары уку йортлары, сәнәгать предприятиеләре, агросәнәгать комплексы оешмалары, салым хезмәте, банк өлкәсе, урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау структурасы вәкилләре катнаштылар.

Александр Волков журналистлар белән әңгәмә барышында икътисадка капитал салу буенча Удмуртия Идел буе федераль округы регионнары арасында икенче урында, кече предприятиеләр үсеше буенча дүртенче урында булуын билгеләп үтте. 2011 елда инвестицияләр күләме 60 млрд сумга җитеп, кризиска кадәрге күрсәткечләрдән 10 млрд сумга артыграк булган. Узган елда 65 мең урта һәм кече эшмәкәрлек субъектлары теркәлгән. Әлеге өлкәдә 315 мең кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. Бу Удмуртия икътисадындагы эш урыннарының 40 процентын тәшкил итә. «Удмуртиядә инвестицион проектлар нигезендә икътисадны үстерү өчен барлык шартлар да бар, дип исәплим. Инвестор үз эшен җәелдерү һәм гаиләсенә яшәү өчен шартлар уңайлы булган урынга теләп киләчәк. Бүген Удмуртиядә эшләү һәм яшәү өчен шартлар тудырылган. Республикада «Ижсталь», «Воткинск заводы», «Чепецк механика заводы» оешмаларын үзгәртеп кору һәм модернизацияләү буенча инновацион проектлар уңышлы гына тормышка ашырыла. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә республикада балыкчылык комплексы үсеше проектын тормышка ашыру өчен салынган капитал күләме 3,5 млрд сум, ә ит җитештерү һәм эшкәртү өлкәсенә — 10 млрд сум», — диде Александр Волков.

«Инвестор атналыгы» 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Программада семинарлар, остаханәләр эшләячәк.