Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Редакциябезгә кунаклар килде
4.02.2021

Редакциябезгә кунаклар килде

Февраль аенда — «Яңарыш» газетасының беренче саны дөнья күрүгә 30 ел. Шушы уңайдан редакция хезмәткәрләрен Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе урынбасары, Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Светлана Пальчик, Удмуртия Республикасының Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Александр Валов котладылар. “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова аларны газетабызның үткән юлы, төрле елларда төрле бәйгеләрдә яулаган бүләкләре, гамәлгә ашырылган проектлар белән таныштырды. Кунаклар “Яңарыш” газетасының А4 форматында листовка рәвешендә чыккан беренче санын, 30 ел дәвамында җыелып барган төпләмәләрен зур кызыксыну белән карадылар. Светлана Сергеевнаның редакциягә килүе беренче тапкыр. Ул: “Редакциягә килеп керү белән җылылык бөркелә. Журналистларның көн үтсен өчен генә түгел, ә җаннарын биреп эшләүләре, коллективның бер гаилә кебек дус булуы күренә. Милли газеталарның булуы бик мөһим. Удмуртиядә Милли матбугат көне юкка гына булдырылмады. Быел 4 февральдә бу көнне беренче тапкыр билгеләп үтәчәкбез. Әлеге уңайдан узачак чараларда “Яңарыш” төп катнашучыларның берсе булыр дип уйлыйм. “Яңарыш”ның тиражы кимемәү аңа ихтыяҗ булу, Удмуртия татарларының аны яратуы турында сөйли. Шуңа күрә без аңа ярдәм итәбез. Газетага әле 30 гына ел, барысы да алда. Уңышлар телим”, — диде. Редакциягә каләмдәшләребездән, төрле югарылыктагы җитәкчеләрдән дә котлаулар килә башлады. Аларны бәйрәм санында бастырачакбыз.
Юбилей чаралары әле моның белән тәмамланмаячак. Апрель аенда газета укучыларыбыз, аның эчтәлеген баетуга, аны таратуга өлеш кертүче дусларыбыз белән зур залда бәйрәм уздырырбыз дип уйлыйбыз. Барыбызга да исән-сау булып очрашырга язсын.