Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Рамил Гайнуллин: «Тормышыбыз яхшырак булсын дип тырышабыз»
1.08.2019

Рамил Гайнуллин: «Тормышыбыз яхшырак булсын дип тырышабыз»

Агымдагы елның гыйнвар аенда Ижау шәһәренең Ленин районы башлыгы итеп Рамил Гайнуллин билгеләнде. Татар халкы күпләп яшәгән Ленин районына җитәкче итеп милләттәшебезнең билгеләнүе безнең өчен сөенечле вакыйга булды. Район җитәкчесен бүгенге көндә ниләр борчый, ул нинди уй-максатлар белән яна? Рамил Илдар улы белән әңгәмәбез шул хакта.

— Хәерле көн, Рамил әфәнде! Менә ярты ел инде сез Ленин районының башлыгы. Бу вакыт эчендә сез район, аның проблемалары, перспективалары, бергә эшләгән командагыз турында фикер тупларга да, кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә, җитди эшләр башкарырга да өлгергәнсездер. Әйдәгез, барысы турында да тәфсилләп сөйләшик. Район территориясенең күп кенә өлешен шәхси сектор били, район үзе дә шәһәрдә зур урын алып тора, димәк, хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлектер. Депутатлык вазифасын калдырып, 18 ел төрле бүлекләрдә җитәкчелек иткән Горький исемендәге тимер юлы идарәсеннән китеп, зур җаваплылылыкны үз өстегезгә алдыгыз. Бу адымны ясавыгызга үкенмисезме?

— Әлбәттә, мондый җаваплылыкны үз өстемә алганчы, барысын да бизмәнгә салып, бик күп уйландым. Ленин районы миңа ят, таныш булмаган район түгел. Белүегезчә, мин Тимер юл округы буенча Шәһәр думасы депутаты идем, шуңа күрә Ленин районы, анда булган проблемалар белән яхшы таныш. Әмма депутат буларак, мәсьәләләрнең чишелешен кемнәрдәндер таләп итү һәм үзең шушы проблемаларны хәл итү юлларын эзләү — икесе ике нәрсә.

— Район башлыгы вазифасында алты ай күпме, әллә азмы?

— Вакытны үлчәү авыр. Әгәр мәсьәлә шунда ук хәл ителә икән, алты ай эчендә күп нәрсәләр эшләргә була. Ләкин ел дәвамында хәл итеп булмый торган авыр мәсьәләләр дә бар, ә хәл итәргә кирәк — кешеләр көтә. Өстәвенә, эшебез бер-ике елга алдан планлаштырыла. Бу «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру», «Авария хәлендәге торак йортлардан күчерү» һ.б. кебек зур федераль проектларга кагыла.

— Бүгенге көндә хәл ителергә тиешле иң кискен мәсьәләләрне билгеләп үтә аласызмы?

— Безнең эштә барлык мәсьәләләр дә кискен һәм мөһим, хәтта көн саен хәл ителә торган гап-гади мәсьәләләр дә. Әмма шулай да төзекләндерү эшләренә аерым басым ясар идем. Бу — безнең районда аеруча кискен тора. Район территориясенең күп өлешен шәхси сектор били һәм аны төзекләндерү шактый катлаулырак. Шуңа да карамастан, эш бара.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасын гамәлгә ашыру кысаларында узган ел Ленин районы территориясендә 7 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, быел тагын алты ишегалды төзекләндерелә. Сүз күпфатирлы йортлар турында бара. Торак пунктларның тышкы кыяфәтенә карасак, уңай үзгәрешләр һәм яшәү шартларының яхшыра баруы күренә. Бу программаның бер уңай ягы бар — халык үз ишегалларында нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген үзе билгели.
Июнь аенда районыбызның 85нче мәктәбе янында урнашкан Ор.Драгунов урамындагы скверны төзекләндерү эшләре башланды. Узган ел проект буенча фикер алышу барышында халык бу ял итү зонасын төзекләндерүнең, сулыкны саклап калуның һәм балалар мәйданчыкларын арттыруның мөһимлеген ассызыклады. Сквер функциональ зоналарга бүленәчәк: керү, яр буе, ял итү һәм массакүләм чаралар уздыру, арт-объектларны урнаштыру, балалар өчен уен һәм физкультура-сәламәтләндерү зоналары. Төзекләндерү буенча эшләрнең бәясе 31,2 млн сум тәшкил итә.
Әмма скверда эшләр башлануга ук, бер төркем кешеләр каршы чыктылар. Имеш, без табигатькә зыян китерәбез. Агачларны кисәбез. Шуны әйтәсем килә: проектны әзерләгәндә, халыкның барлык тәкъдимнәре исәпкә алынды. Барлыгы 29 мең кеше сквер ясауны хуплап тавыш бирде. Әлеге проект конкурста җиңде һәм аны тормышка ашыру өчен бюджеттан акча каралды, контрактлар төзелде. Барлык эшләр дә проект нигезендә башкарыла. Мин ышанам: бу сквер безнең районда гына түгел, ә Ижауда да иң яхшыларның берсе булачак. Шул ук программа кысаларында киләсе елда Ленин районында тагын «Заречный» скверы барлыкка киләчәк.

— «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы бары тик күпфатирлы йортларның ишегалларына гына каралганмы? Үз йортларында яшәүчеләр дә төзекләндерелгән стадионнар, ял үзәкләре, юллар һәм тротуарларга ия булырга тели бит.

— Кызганычка каршы, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» күпфатирлы йортларга гына кагыла. Әмма йорт яны территориясен төзекләндерүнең башка юллары да бар. Хәзерге вакытта «Инициативное бюджетирование» программасы гамәлгә ашырыла. Ул урындагы мәсьәләләрне халык катнашында хәл итү өчен яхшы инструмент булып тора. Әлеге программада шулай ук халыкның матди ярдәме дә кирәк. Алар проект чыгымнарының 15%ын күтәрергә тиеш, чыгымнарның 15 %ы — шәһәр бюджетыннан. Ленин районында бу программа буенча ике проект игълан ителде – «Сәламәтлек сукмагы» һәм Заречный шоссе урамындагы 27нче йорт янында урнашкан скверны төзекләндерү. «Сәламәтлек сукмагы» проекты гамәлгә ашырыла инде. Әлеге проект 1 млн сум грант акчасы отты.
Быел Степная һәм Парашютная урамнары кисешкән урында ял итү урынын төзекләндерү проектын гамәлгә ашыру башланды (10нчы мәктәп ягыннан). Объект төзелеше Ижау шәһәре думасы депутатларына сайлаучылар наказларын гамәлгә ашыру кысаларында бара. 2022 елга эшләрне тәмамлау күздә тотыла. Анда сәхнә, шахмат өстәлләре, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылачак.
Юлларга һәм тротуарларга килгәндә, Ленин районында « Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты кысаларында быел 5,3 км озынлыктагы 5 автомобиль юлы участогы ремонтланачак. Җәяүлеләрнең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, бу объектларда тротуарлар да төзекләндереләчәк. Узган ел 7 км озынлыктагы 3 юл участогы ремонтланды.

— Редакциягә теге яки бу урамда юллар начар дип шалтыратучылар бар…

— Әйе, аларның борчылулары урынлы. Шәхси секторда яшәүчеләрнең дә әйбәт юллардан һәм тротуарлардан йөриселәре килә. Төп юллар ремонтланды инде, асфальт валчыклары яки вак таш түшәлгән участоклар да бар, әмма машина белән узып булмый торган юллар да күп. Бу юнәлештә башкарасы эш чиксез. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә “Ижау шәһәренең Ленин районында тротуарлар кирәкме?” дип, тавыш бирү өчен куелган белдерүләр күрәм дә, аптырыйм. Минемчә, бу дөрес сорау түгел. Нинди икеләнү булырга тиеш. Әлбәттә, кирәк! Әмма иртәгә үк барлык юлларны һәм тротуарларны төзекләндерәчәкбез, дип вәгъдә итә алмыйм. Бюджет мөмкинлекләренә реаль карарга кирәк. Быел Ленин районындагы шәхси сектордагы юлларга вак таш түшәү өчен 3 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу, әлбәттә, җитәрлек түгел. Шулай да, без иң начар юл участокларын сайлап алдык.

— 2019 елның гыйнварыннан рес­публикада каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм эшкәртү, бу хезмәт өчен түләү системасы үзгәрде. Шәхси сектор өчен, мөгаен, бу иң кыен мәсьәләләрнең берседер?

— Соңгы елларда чүп түгү өчен җаваплы оешмалар үз эшләрен җиренә җиткереп башкармадылар, юл буйларында еш кына чүп-чар таулары өелде, ә күпфатирлы йортларның ишегалларында чүп мульдалары вакытында бушатыл-мады. Кызганычка каршы, чүп-чарны якындагы урманга чыгаручылар да булды. Хәзер чүп чыгару өчен бердәм оператор җавап бирә, шуңа күрә чүпне вакытында чыгармаган очракта таләп итү җиңелрәк.
Бүген дә санкцияләнмәгән чүплекләр юкка чыкты дип әйтеп булмый. Әле шушы көннәрдә генә
О. Кошевой урамындагы 20нче производство бинасы янындагы чүплек турында хәбәр алдык. Ленин районы хакимияте тиешле булмаган урыннарда чүплекләрне бетерү хезмәтен үтәү өчен «Спецавтохозяйство» җәмгыяте белән килешү төзеде. Барсын да халыкка уңайлы булсын өчен эшлибез. Хәтта мульдалар урнаштыру өчен урынны да шәһәр халкы билгели. Бу сорау буенча да кыенлыклар күп, кешеләр үзләре чүп савытлары куюны сорыйлар, ә куя башлагач, беркемнең дә үз өе каршына урнаштырасы килми. Бер урынга куйсак, бер кеше канәгатьсезлек белдереп хат яза, икенче урынга куйсак — икенчесе.

— Димәк, әле чүп-чар чыгару проблемасын хәл итү буенча сораулар күп?

— Әлбәттә. Бик җиңел түгел. Бу сорауларны шәһәр хакимияте, регоператор һәм халык үзара килешеп кенә чишә ала. Бүген мульдалар санын арттыру мәсьәләсе хәл ителә, көнкүреш калдыкларын чыгаруның төгәл графиклары билгеләнде, ләкин вакыт-вакыт юл буйларында һәм күпфатирлы йортларның ишегалларында чүп-чар таулары барлыкка килә. Әйтик, Областная урамын гына алыйк. Беркөнне график буенча бу урамнан чүп-чар җыючы машина үтә, ә икенче көнне юл читендә янә чүп тутырылган капчыклар өеме барлыкка килә, иске җиһазлар ташлана. Машина килгәч, чүп-чарны чыгарырга ярамый идеме? «Чүплек барлыкка килде», — дип, үзләрен түгел, хакимиятне гаепләүчеләр дә бар. Әлбәттә, без андый чүп өемнәрен, график буенча икенче чүп ташучы машина килгәнне көтмичә, иртәрәк җыештырабыз. Әмма бу өстәмә чыгымнар бит. Мондый планлаштырылмаган чыгымнарны бергә җыйсак, юлларны төзекләндерергә, яки куркыныч янаучы карт агачларны кисәргә булыр иде! Муниципаль территориядә, һичшиксез, шәһәр хакимияте тәртип урнаштырырга тиеш, әмма халык та чисталыкны сакласын, беренче чиратта, чүпләмәсен иде!
Әлбәттә, бар кеше дә начар димим. Яшәгән төбәгебезне матурларга, төзекләндерергә омтылучылар да аз түгел арабызда. Мисал өчен, күптән түгел Шундыдагы Татар базары бистәсе халкын су белән тәэмин итүче чишмәне вандаллар җимереп, пычратып киткәннән соң (4- 5 июнь), бер төркем ир-атлар су чыганагының торбасын үз көчләре белән чистарттылар, ремонтладылар. Бу район тормышына җаваплы һәм риясыз карашның ачык мисалы булып тора! Аларга район хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Соңгы вакытта бик күп кешеләр безгә әйләнә-тирәне чистарту һәм төзекләндерү турында тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, Стадионная урамында яшәүчеләр үз тирәләрендәге зур булмаган участокны төзекләндерергә һәм балалар мәйданчыгы ясарга тәкъдим иттеләр. Алар бу эшнең матди чыгымнарының күпмедер өлешен дә күтәрергә әзер. Тагын бер урамда яшәүчеләр үз
йорт­лары янында җимерелеп беткән хуҗалыкны җыештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Аларга чүп-чар чыгару өчен транспорт ярдәме кирәк иде. Статистикага күз салсак, быел 16 апрельдән 18 майга кадәр Ленин районында 300дән артык өмә үткәрелде, аларда 6000гә якын район кешесе катнашты. Шәһәр халкы, предприятие, оешмалар, идарә итү компанияләре һәм район хакимияте тырышлыгы белән районның күп кенә урыннарында тәртип урнаштырылды.
Ижау шәһәре хакимиятенең Муниципаль милиция идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ижау шәһәре буенча идарәсенең 1нче полиция бүлеге, Ижау шәһәренең 3нче янгын-коткару бүлеге вәкилләре һәм урам комитеты рәисләре белән берлектә урамнар буенча рейдлар үткәрәбез. Соңгы арада шундый рейдлар Степная, Огнеупорная һәм Александровская урамнарында узды. Урамга төзелеш материаллары, утын яки башка әйберләр өйгән йорт хуҗаларына кисәтүләр ясалды, аңлату эшләре үткәрелде. Без кемнедер җаваплылыкка тарту бурычын куймыйбыз, әмма моннан башка да булмый. Безнең төп максат – халыкка урамнардагы чисталыкның район хакимиятеннән генә түгел, ә һәрберебездән торуын аңлату.

— Бүгенге көндә халык белән социаль челтәрләр аша аралашу модада. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Уңай карашта. Бу — вакыт таләбе. һәркем кайчан теләсә, шул вакытта борчыган сорау­лары яки тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә ала. Халык районда теге яки бу эшләрнең үтәлешен контрольдә тоту эшенә актив кушыла, җитешсезлекләр яки нинди дә булса хокук бозулар турында хәбәр итә. Мәсәлән, шушы көннәрдә 4нче шәһәр хастаханәсе территориясенә керү урынында парковка торышы начар булу турында мөрәҗәгать булды. Әмма бу территория 2нче санлы бала тудыру йортының махсус автомобильләре өчен хезмәт юлы булып тора һәм шәхси автомобильләрне кую өчен билгеләнмәгән. Шәхси автотранспорт­лар койма буенда тора, ә бу машина кую урыны түгел (җир астында салкын һәм кайнар су коммуникацияләре уза). Шулай булуга карамастан, халыкның теләкләрен исәпкә алып, хәзерге вакытта без әлеге участокны автостоянкага бүлеп бирү, алга таба төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. Мин яңа поликлиника янында машина кую урыны булырга тиеш, дип саныйм.

— Ленин районында яшәүчеләрне «Локомотив» стадионының киләчәге борчый.

— Бүгенге көндә Тимер юл вокзалы яны территориясендә «Локомотив» стадионы бердәнбер спорт объекты булып тора. Элек бу стадион халык арасында бик популяр иде — җәй көне балалар футбол уйнадылар, кышын тимераякта шудылар. Барлык җәмәгать бәйрәмнәрен стадионда билгеләп үттеләр. Кызганычка каршы, соңгы өч елда стадион территориясендә кабер тынлыгы. Әлеге объектны төзекләндерүгә «Строй-Инвест» компаниясе җаваплы… Әмма эшләнмәгән эш турында нәрсә сөйләргә мөмкин?
Әлеге компаниянең стадион үсешенә нинди дә булса инвестицияләр кертү өчен өч ел вакыты бар иде. Башлангыч этапта инвестор биредә бассейн төзергә, стадионны яңартырга планлаш­тырды, әмма объектив сәбәпләр аркасында ниятләрен тормышка ашыра алмады. Бүгенге көндә әлеге объект РФ Президенты хакимияте контролендә.

— Яшүсмерләр белән эшләүгә игътибар ителәме?

— Районда төрле юнәлешләр буенча зур эш алып барыла, бәйрәм һәм спорт чаралары, төрле турнирлар, конкурслар үткәрелә. Ленин районында көрәш өчен бер генә спорт залы да юк иде. Әле, шәһәр Думасы депутаты булганда, хезмәттәшем Николай Санников белән бергә “Көрәш мәктәбе”н булдыру мәсьәләсен хәл итә башладык, безнең фикерне ишеттеләр һәм хуп­ладылар. Ленин районында «Федераль пассажир компаниясе» җәмгыяте ярдәме белән яңа спорт залы барлыкка килде, хәзер 2нче санлы спорт мәктәбе бу бинаны бушлай файдалану мөмкинлегенә ия. Ул шәһәр хакимияте, Удмуртия Республикасы, дзюдо федерациясе тарафыннан ремонтланды, күнегүләр ясау өчен кирәкле җиһазлар сатып алынды. Бүген без моның юкка гына эшләнмәгәнлеген күрәбез — балаларга биредә ошый, ә иң мөһиме: ата-аналарга да уңайлы — бала күзәтү астында һәм спорт белән шөгыльләнә.
Тормышыбыз тагын да яхшырак булсын, яшьләр башка шәһәрләргә китмәсен, биредә яшәргә һәм эшләргә калсын дип тырышабыз.

— Рамил Илдарович, газета укучыларга нәрсә әйтер идегез?

— «Яңарыш»ны укысыннар, «Яңарыш»ка язылсыннар, газета аша безнең белән бәйләнештә торсыннар.

Элмира Нигъмәтҗан.