Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Рамил Бузиков: “Колхоз булса, авыл яши”
11.03.2021

Рамил Бузиков: “Колхоз булса, авыл яши”

Юкамен районындагы “Нива” колхозы — үзгәртеп кору елларында районда бердәнбер исән калган һәм бүгенге көндә аягында нык басып торучы колхоз. Әлеге колхоз Починки, Тегермән, Бугашур, Түбән һәм Югары Пажма, Пашур авылларын берләштерә. Колхоз рәисенең тавык та чүпләп бетермәслек эшләре булса да, безнең белән очрашуга килде Рамил Минмулла улы Бузиков. “Кунаклар, милләттәшләрем янына килмичә мөмкинме соң? Ризыктан өстен булырга ярамый”, — дип, табын артында әңгәмәгә кушылды.
Ул Починки авылында туып, мәктәпне тәмамлагач, Ижауга барып, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын, туган авылына кайтып, тракторчы булып башлап җибәрә. Тырыш, эшлекле егетне авылда күреп алалар һәм аны бригадирлыкка күчерәләр. 12 ел бригадир булып эшли. Укырга да теләге бик көчле була. Читтән торып, юристлыкка укып чыга. Үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә, 38 яшендә аны “Нива” исемендәге колхозга рәис итеп куялар. Рамил Минмулла улы әлеге хуҗалыкны 20 ел җитәкли. “Колхоз эшенең бару-бармавы җитәкчедән генә түгел, колхозчылардан да тора. Әлбәттә, төрле чак була. Ничек кенә авыр булмасын, тырышабыз. Бик еш яхшы күрсәткечләргә ирешәбез, алдынгы урыннарны яулыйбыз”, — ди рәис. Гомумән, җитәкченең бар уй-нияте –хуҗалыкны алдынгылар сафында тоту, игенчелектә, терлекчелектә яңа технологияләр куллану. Тырышлыгы бушка китми: колхоз бөртеклеләр, азык культураларыннан яхшы уңыш алып килә. Сортлар яңарту, җир уңдырышлыгын, терлекчелек тармагында исә терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү буенча да эш алып бара ул.

— Колхозлар инде калмады диярлек. Шуңа да карамастан, сез үзегезнекен саклап кала алгансыз. Моңа ничек ирешәсез?

— Минем эшли башлавыма 20 ел. Ул вакытта районда 18 колхоз иде, хәзер инде бер генә колхоз калды. Колхозларны тарату — дәүләтнең хатасы ул, минемчә. Авылда ферма булу ул — һәр кешенең дә эш урыны, хезмәт хакы бар дигән сүз. Акчасы булгач, ашы да була. Кеше үзе дә сөенеп эшкә йөри, шатланып авылда кала. Колхозларны бетерү сәясәтен аңлап җиткермим. Минемчә, булганны саклау үзебездән — җитәкчедән, авыл халкыннан тора. Минем кул астында колхоз­да 120 кеше эшли, күрше авылдан да килеп эшләүчеләр бар. Сыер савучылар үзебезнең авылныкылар, күрше авылдан да киләләр иде. Элек сыер савучылар кул белән 16 сыер сау­салар, хәзер эш автоматлаштырылган, шуңа бер сыер савучыга 25-50 сыер туры килә. Терлекләр санына килгәндә, барлыгы 2000 баш, 40 баш ат та бар. Авыл халкы: “Нигә кирәк ул атлар? Бер файдасы юк бит аларның. Җикмисез дә…” – диләр. Ул – татар халкының малы. Авыл кешесе өчен ат — алыштыргысыз җан иясе ул. Аның һичкайчан бәясе төшми.

— Бүгенге көндә хезмәт хаклары ничек?

— Авыл хезмәтчәннәре ничек эшли, шулай акчасын ала. Уртача хезмәт хакы – 23 мең сум. Күңелен биреп эшләгән кеше артыграк та ала. Басуда чәчү вакытында, иртәнге биштән кичке тугызга кадәр эшләгән чорда, хезмәт
хакы – 30-50 мең сум, көзен комбайнчылар 50 мең сум ала. Илдар Арасланов тикмәгә генә атказанган исеме алмады. Ул барлык төр техниканы да иярли — тракторны да, комбайнны да, бер эштән дә куркып тормый. Эшкә килергә теләге булганнар иң элек: “Күпме акча түлисез?” – дип сорыйлар. Акчаны үземнең кесәмнән алып түләмим бит, аны эшләп алырга кирәк. Эшенә күрә ашы дигәндәй, премиясен дә түлибез, стаж да санала. Тормышны шулай үз көчебез белән тотабыз.

Үзем исә мин авылны, җирне бик яратам. Шуңадырмы, телевизордан “Татарстан–Яңа Гасыр” каналыннан баручы “Туган җир” тапшыруын яратып карыйм. Аларга карап, начарларын булдырмаска, яхшыларыннан үрнәк алып эшләргә тырышам. Элек колхозда 12 комбайн булса да, җитешми идек. Хәзер заманасы башка бит. Техникалар яңа. Барлыгы 4 комбайн гына булса да, тиз эшлибез, әле башкаларга да булышырга өлгерәбез. Таралган колхозларның пай җирләрен алып, чәчүлек җир мәйданын арттырдык. Хәзерге вакытта 4500 гектар җиребез бар. Күрше авыл җирен алып, эшкәртү теләге белән яшибез. Сыер башын да, җир күләмен дә арттырасы килә.

Эшлиләр дә, ял да итә беләләр биредә. Үзләренең профсоюз оешмасы бар. Проф­союз хисабыннан бәйрәмнәргә бүләкләр бирелә, шифаханәләргә юлламаларны 50 процент ташлама белән алырга була. “Ярты хакын колхоз түләгәч, үз кесәңнән түләргә дә бик аз кала. Шулай булса да: “Хуҗалыкны ташлап китеп булмый”, — дип, ял итеп, сәла­мәтлекләрен ныгытырга атлыгып тормыйлар. Шәһәр халкы чиратта торыр иде”, — ди Рамил Минмуллович.
Авылның бүгенге яшәеше турында сүз кузгалткач, эчкечелек белән көрәш мәсьәләсен дә күтәрдек. «Эчү белән артыгын мавыкмыйлар бездә, алай булса, колхозны саклап кала алмас идек», — диде ул.

“Колхозчыларның тормышын, хезмәт шарт­ларын яхшырту буенча күп эшли, бик гадел җитәкче, кешелекле, эшләгән кешене күрә белә”, — диләр колхозчылар беравыз­дан. Алар җитәкчеләре белән горурланалар. Рамил Минмулла улының тырыш хезмәте Хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнгән. Ул күп санлы медальләр һәм Мактау грамоталары иясе. 2020 елда сыер саву операторлары коллективы ирешелгән уңышлары өчен Глазовтагы Мактау тактасына кертелгән. “2019 елда сөт саву буенча “Нива” хуҗалыгы алдынгы булды. Элекке елларда мондый нәтиҗәләргә ирешә алмадык.

Савымчыларыбыз 5400 тонна сөт сауды. Безнең өчен бу — бик яхшы күрсәткеч. Элек мин җыелышларда һәрвакыт: “3000 тонна сөт савып алырга, 3000 тонна ашлык җыярга кирәк”, — дип әйтә идем. Хәзер 6000 тонна сөт савып алырга кирәк. Бу республика куйган таләп, шуңа омтылабыз. Бары тик намус белән, булсын дип эшләргә кирәк. Машина белән сыер саву операторлары конкурсын уздырдык. Конкурста катнашучыларга колхоз исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Фермаларны төзекләндереп торабыз. Соңгы елларда терлекләр өчен дә, эшләүчеләр өчен дә шартлар күпкә яхшырды. Ашату системасы да камилләштерелде. Малны ашаткан чакта арба алга таба хәрәкәт итә иде. Ләкин сыер жираф түгел бит, аның муены ерактагы азыкка кадәр җитми. Хәзер без транспортёр сатып алдык, ул азыкны тигез итеп бүлә.
Безнең бурыч — ирешелгән күрсәткечләрне саклап калу һәм алга таба бару, артка чигенергә хакыбыз юк. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнергә кирәк. Шулай булганда гына авыллар яшәячәк”, — дип саный Рамил Бузиков. «Пенсиягә чыгу яше озынайтылмаса, хәзер инде лаеклы ялга киткән булыр идем. Сәламәтлек булса, алга таба да эшләрмен инде. Тормышка ашырасы уй-хыялларыбыз бар әле», — ди Рамил әфәнде. Исәнлек, сәламәтлек, яңа уңышлар телибез аңа һәм «Нива» колхозчыларына.

Гөлнара Вәлиева.