Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазан – сабырлык ае
7.06.2018

Рамазан – сабырлык ае

Рамазан аеның һәр көне, һәр кичәсе мөселманнар өчен бик тә кадерле. Быел дин кардәшләребез 19 сәгатьтән артык ураза тота. Мәчетләребездә, йортларда ифтар ашлары гөрли. Аллаһка шөкер, шәһәребезнең 3 мәчете дә кичләрен туп-тулы. Бу халкыбызның динебезгә, иманга тартылуын исбатлый. Изге ай тәмамланырга санаулы көннәр калганда Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин белән очрашып, Рамазан аеның ничек узуы турында сөйләштек.
— Фаиз хәзрәт, Рамазан аеның соңгы атнасына кердек. Быел ниндидер үзгәрешләр бар идеме?
— Аллаһка шөкер, 90нчы елларда динебез күтәрелә башлады. Мәчетләргә йөрүчеләр, иман йортлары саны да артканнан-арта. Быел Җәмигъ мәчетендә Рамазан аен ничек каршыладык? Узган елларны ризыкны 300-350 кешегә әзерли идек. Күптән түгел төзекләндерү эшләрен башкаркач, урыныбыз иркенәйде. Быел көн саен 600 кешелек ризык әзерлибез. Ифтарлар халык өчен, халык акчасына әзерләнә. Бер көн авыз ачтыру – 45 мең сумга туры килә. Изге ай башланыр алдыннан ифтар уздыру өчен бөтен көннәр дә түләнеп беткән иде инде. Рамазанның соңгы 10 көнендә без сәхәр өчен дә ризык әзерлибез. Анысына да: “Мин түлим”, — дип, алдан әйтеп куючылар булды, Аллаһка шөкер. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең шундый хәдисе бар: “Ураза тоткан бер кешене генә ашатсаң да, һәрбер ашаткан кеше өчен бер көн нәфел уразасы тоткан савап булыр”, — диде. Башка мәчетләргә карасак та, сөенечле хәбәрләр генә ишетәбез. Мәсәлән, Сарапул шәһәренең Җәмигь мәчете имамы белән дә сөйләштек. “Узган елларда ифтарларны хәлле кешеләр генә уздырса, быел Рамазан ае башланыр алдыннан гади кешеләр арасыннан да: “Бу көнне ифтарны мин уздырам”, — дип әйтүчеләр булды. Ахыргы көнгә кадәр кем уздырачагы билгеле”, — диде ул. Халык уяна дип әйтәсем килә. Бүгенге көндә тормыш җиңел түгел, ләкин шушы ифтарларны уздыручылар арасында хәлле кешеләр генә түгел, ә лаеклы ялда утыручы әби-бабайлар да, яшьләр дә бар. Саваплы гамәл икәнен күреп, ел саен күбрәк кеше катнаша ифтарлар уздыруда.
— Мәчеттә уздырган ифтар ул ашау-эчүгә генә кайтып калмыйдыр?
— Күпләр мәчеткә гаиләләре белән килә. Әти-әниләре авыз ачкан вакытта кома­чауламасыннар өчен балаларга дәресләр уздырыла. Алар Коръән укыйлар, аерым вәгазьләр сөйләнелә. Ашап–эчкәннән соң дин кардәшләребез тәравих намазына кала.
— Күпләр Рамазанда ураза тотуны көндез ач торып, төне буе ашау дип күзаллый…
— Монда бераз гына хикмәт бар. Дөреслектә, ифтарда күп итеп ашарга димәгән. Һәрнәрсәнең дә чиге бар. Без менә ничек эшлибез. Азан әйтә башлагач, бер-ике хөрмә җимешен авызга кабабыз, су эчәбез. Намаздан соң җиңелчә генә аш. Беркем дә туйлардагы кебек табын әзерләми. Барысы да җитәрлек, ләкин җиңелчә була. Сәхәрдә дә шулай ук. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: “Ашказаныгызны өчкә бүлегез: ризыкка, суга һәм һавага”, — диде. Менә ураза вакытында да шушы хәдисне үтәргә кирәк. Кем аны үтәми, аның уразасына авырлык килә, ашказаны авырулары көчәергә мөмкин.

Ифтарларга ураза тотучылар гына киләме, әллә инде араларында ураза тотмаучылар да бармы?
— Без кем авыру сәбәпле ураза тота алмый, яки бала имезә икән, мәчетебезгә ифтарларга рәхим итегез дип әйтәбез. Авыз ачтыручыларга: “Туганнарыгызны, якын­на­рыгызны, ураза тотмасалар да, алып килегез”, — дибез. Аннан соң, бик карт булу сәбәпле ураза тотмаучыларны да мәчетләребездә ифтарда көтеп калабыз. Чөнки бу авыруларны, ураза тота алмау сәбәпләрен аларга Аллаһы Тәгалә бирде. Алар бит ифтарда гына түгел, ахшам намазында катнаша, тәравихка кала. Кемдер үз машинасына утыртып, ураза тотучы картларны, баласын алып килә. Мондый кешеләргә дә ишекләребез ачык.
— Тәравих намазына барысы да каламы?
— Ифтардан соң кемдер өенә кайтып китә, кемдер мәчеттә кала, кемдер башка мәчеткә китә. Шул ук вакытта өйләрендә авыз ачкан бер төркем кеше тәравихка мәчеткә килә. Шуңа күрә ахшамда һәм тәравих намазында булган кешеләрнең саны бер чама.
— Намаз укымаган кешеләрнең ураза тотуы дөрес буламы?
— Шәригатебездә, динебездә Аллаһы Тәгалә шундый җиңеллек бирде. Бер кеше әле намазын белми, ә ураза тотасы килә. Ураза тотарга бит гыйлем кирәкми. Сәхәрдә ашыйсың да ахшам намазына кадәр ураза тотасың. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, бу кешеләрнең дә уразасы дөрес була. Кайберәүләр: “Балам, якыным 3 көн генә ураза тотса ярыймы? ” – дип сорыйлар. Без әйтәбез: “Тотсын”. “Ярый” дип әйтмибез, ләкин Аллаһы Тәгалә бу көнне дә күрә, кабул итә. Сау-сәламәт кешегә көннәрне калдырмый тотарга тырышырга кирәк.
— Рамазан тәмамланырга санаулы көннәр кала. Тиздән Кадер кичәсе җитә. Изге айның соңгы 10 көне аеруча әһәмияткә ия диләр, бу турыда тулырак аңлатыгыз әле..
— Соңгы 10 көн түгел, ә соңгы 10 төн дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) үз хәдисендә: “Рамазан аеның соңгы 10 төнендә Аллаһы Тәгалә кадер кичәсен яшерер. Кем дә кем бу төндә гыйбадәттә булса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә мең ел гыйбадәттә булган кебек савап язар”, — диде. Рамазан аеның беренче 10 көнендә ураза тоту җиңел, икенче 10 көнендә арганлык сизелә, өченче 10 көнендә бик сабыр булганнар гына ифтарларга, тәравихларга, төнге намазларга йөреп, төннәрен Коръән укып, ураза тота ала. Иң сабыр, иң гыйбадәттә булганнарга соңгы 10 төндә Аллаһы Тәгалә әнә шундый зур саваплар насыйп итә. Соңгы 10 төннең берсендә, Рамазан аеның 26нчы киченнән 27 киченә Аллаһы Тәгалә Коръәнне иңдерде. Бу Кадер кичәсе дип аталган төн. Галимнәр: “10 төннең берсендә Кадер кичәсе яшерелгән булса да, күпчелек ул 27нче кичтә яшерелгән була”, — дип әйтәләр. Бу төнне җир шарындагы бөтен мәчетләр туп-тулы була. Буш урыннар калмый.
Рамазанның соңгы 10 төнендә тәравихтан соң өстәмә намаз укыйбыз. Мәчеттә укырга калганнар сәхәр ашау өчен өйләренә кайтып җитә алмый. Элек ризыкны үзләре белән алып килсәләр, моның уңайсыз икәнен аңлап, мәчеттә сәхәр әзерли башладык. Элек 15 кешегә әзерләсәк, хәзер бу сан 100гә җитте, Аллаһка шөкер. Төннәрен өстәмә намазлар уку бик саваплы гамәл.
— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина.