Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазан гаете котлы булсын!
22.06.2017

Рамазан гаете котлы булсын!

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинның котлавы
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Удмуртия Диния Нәзарәте һәм үземнең исемнән сезне якынлашып килүче Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Быелгы Рамазан июнь аеның иң озын көннәренә һәм иң кыска төннәренә туры килде. Мөселманнар 19 сәгать ураза тоттылар! Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанган мөселманнар Раббыбызның ярдәмен тойдылар: көннәр салкынча булды. Дин кардәшләребез уразаны бер авырлыксыз тоттылар.
Ураза тотучылар көн саен төрле сынаулар аша уздылар, үз иманнарының ныклыгын арттырдылар. Бөтен авырлыклар да артта калгач, без Ураза бәйрәмен шатланып каршы алабыз, Рамазан аен гыйбадәттә уздырганга сөенәбез.
Һәркемнең дә күңелендә Рамазан ае турында бары тик матур хатирәләр генә сакланыр: мәчеттә тәравих намазларында очрашулар, ифтар ашларына җыелулар, вәгазьләр тыңлау, Коръән уку, мохтаҗларга ярдәм итү. Бу айда дин кардәшләребез яхшы эшләрне күбрәк кылырга омтылды, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүне сорадылар. Болар барысы да Рамазан аенда бик мөһим, башка айлардан ул нәкъ шуның белән аерылып тора да инде.
Аллаһы Тәгалә барлык игелекле гамәлләребезне кабул итсен, шулар хисабына әҗер-савапларга ирешеп, ике дөнья бәхетен насыйп итсен!
Барлык мөселман кардәшләремә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, тынычлык телим! Ил-көннәребез тыныч булсын. Аллаһы Тәгалә төрле афәтләрдән Үзе сакласын!
Киләсе гаетләребезне дә шатланышып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп каршыларга насыйп булсын!