Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазан берләштерә
30.05.2018

Рамазан берләштерә

Рамазан ае дәвамында Глазов шәһәре мәчетендә көн саен ифтарлар уздырыла. Көне буе ашау-эчүдән тыелып торгач, кичтән авыз ачканда Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләренең кадерен тагын да белә башлыйсың.
Гадәттә бездә ифтарлар бердәм көч белән үткәрелә. Кемдер бер көнне ифтар уздыруны тулысынча үз өстенә ала. Аллаһка шөкер, мәчетебездә ифтар уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәр кичне дин кардәшләребез өчен вәгазьләр укыла. Бу мөселманнарга Рамазан аенда физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да ныгырга ярдәм итә. Мәчетебездә ифтарда катнашырга теләге булган һәркемне дә көтеп калабыз!

Дамир хәзрәт Әхмәтов, Глазов шәһәре.