Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазан айлары мөбарәк булсын!
25.06.2014

Рамазан айлары мөбарәк булсын!

Күкләр белән Җирне яралткан, барча кимчелекләрдән пакь булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактау­ларыбыз вә сәналәребез булса иде. Без Аңа ышанабыз, Аны мактыйбыз, Аңа гыйбадәт кылабыз, Аллаһыга тәвәккәл кылып, бөтен эшләребезне Аңа тапшырабыз. Кемне ул һидаятькә күндерсә, аны һичкем тайпылдыра алмас. Кемне исә Аллаһы Тәгалә туры юлдан тайпылдырса, аны һичкем һидаятькә күндерә алмас.

Дөреслектә Аллаһы Тәгалә безгә изге гамәлләр һәм әҗер-саваплар кат-кат арттырыла торган вакытны нигъмәт итеп бирде. Һәм шул вакытлардан иң хәерлесе — мөбарәк Рамазан ае. Без хәзер сезнең белән бөек айга керәбез. Аллаһы Тәгалә бу айга гына хас булган фазыйләтләрне, өстенлекләрне булдырды. Аллаһы Тәгалә сүзләре булган Коръәни-Кәрим ошбу изге айда иңдерелә башлады. Рамазан аенда шайтаннар чылбырлар белән богауланыр, оҗмах капкалары ачыла һәм тәмуг капкалары ябыла.
Бу изге айда — Кадер кичәсе. Ул мең айдан хәерлерәк. Кем аның изгелегеннән калса, барча яхшылыклардан мәхрүм кала һәм кем анда ихлас иман белән вә хак инану белән намазда басып чыкса, аның элек кылган гөнаһлары ярлыкана.
Аллаһы Тәгаләнең тәмуг утыннан котылучылары бар, бу Рамазан аеның һәр төнендә хасил була һәм ул төн ахырында ураза тотучыларның гөнаһларын ярлыкый. Авыз ачканчыга кадәр фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын ярлыкануны сорарлар, истигъфар (гөнаһларны кичерүне сорау) кылырлар. Ураза тотучының догасы кире кагылмый.
Кем Рамазан аенда ихлас иман һәм хак инану белән ураза тотса, төннәрен намазларда басып чыкса, элекке кылган гөнаһлары ярлыканачак.
Әйдәгез, көннәрне, төн­нәрне, хәтта сәгатьләрне һәм мизгелләрне файда белән үткәрик. Бу — Аллаһы Тәгаләнең безгә Рамазан­да булган бүләкләре. Без алардан ничек файдаланабыз соң? Төннәр йокламау, буш сүз сөйләү, вакытларны заяга уздыру беләнме? Юк, әлбәттә. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә безгә һәм безнең гамәлләргә һич мохтаҗ түгел. Ул Коръәни-Кәримдә шулай дип әйтә: «Әй кешеләр, сез ярлыларсыз, Миңа мохтаҗларсыз. Һәм Аллаһ чын мәгънәдә Бай, ягъни бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел вә Мактаулы».
Ләкин Аллаһы Тәгалә иге­­лекләрегез өчен гый­ба­дәт­ләрне билгеләде. Алар­ның иң бөеге — ураза. Раббыбыз аны безгә тәннәребезне тәрбияләр өчен, җисемебезне тү­зем­-
леккә һәм авыртуларга чы­дам­лыкка күнек­­­терер өчен, холыкларыбызны тө­зәтер өчен, җан­нары­быз­ны­ пакь­ләр өчен, тыелганнардан читләшүгә күнектерер өчен булдырган. Кайсыбыз яхшырак гамәлле икәнебезне белер өчен сынау һәм тәкъвалыкка илтә торган иң бөек чара итеп Аллаһы Тәгалә уразаны фарыз кылган. Изге Китабында Ул шулай дигән:«Әй иман китерүчеләр, сезгә элек­келәргә язылган кебек ураза тоту язылган, ягъни фарыз итеп билгеләнгән, мөгаен сез тәкъва булырсыз».
Әй кешеләр, Аллаһтан куркыгыз, тәкъва булыгыз, ураза фарызын ихласлык вә итагать белән үтәгез, бу фарызны үтәгәндә аны боза торган әйберләрдән саклагыз. Чөнки чын уразаны тоту ул фәкаташаудан, эчүдән һәм якынлыктан туктау гына түгел. Ләкин ул буш сүздән, бозык сөйләшүләрдән, буш бәхәсләшүләрдән, ялганнан, нахактан, мыс­кыллаудан, кушаматлар бирүдән, ялган антлардан, кешене әрләү-сүгүләрдән, гыйффәтле хатыннарны зинада гаепләүдән өзелү; колакларны көлдергеч буш сүздән, музыка тыңлаудан, гайбәттән һ.б. гөнаһлардан саклау; күзләрне хәләл булмаган нәрсәләргә караудан тыю. Хакыйкый ураза тоткан кеше Аллаһтан күзләре өчен куркып, хәрәм караш ташламас; теле өчен куркып, хәрәм сүз сөйләмәс; колаклары өчен куркып тыелганны тыңламас; куллары өчен куркып, урламас, кыйнамас, алдар өчен кулланмас, кешене кимсетмәс; аяклары өчен куркып хәрәмгә бармас; йөрәге өчен куркып, явызлашмас, ачу тотмас, хөсетлек кылмас, дошманлашмас. Җабир радыял-Лаһу ганһу әйткән: «Ураза тотсаң, колагың, күзең һәм телең ураза тотсыннар, син аларны ялганнан һәм хәрәмнәрдән сакла, күршеңне эзәр­лекләүдән ташла. Һәм булсын синдә тынычлык һәм төплелек, ураза тоткан көнеңне ураза тотмагандагы белән бертигез кылма».
Бу бөек айда изге гамәл кылуга җиңел карамагыз, чөнки көннәр санаулы, сәгатьләр чикләнгән. Рамазан аен бушка вакытны уздыру белән һәм гөнаһ кылу белән үткәрүчеләр арасында булма. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән һәм аның безгә әзерләнгән бүләкләреннән гафләт (бе­лемсезлек) йокысында булмагыз, аларны читкә какмагыз. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Һәм кем мине искә алудан ваз кичсә, аның өчен түбәнсетелгән тормыш булыр, кыямәт көнендә аны сукыр килеш кубарырбыз. Әйтер: «Нигә син мине сукыр килеш кубардың, мин бит күрә идем? Аллаһы Тәгалә җавабында: «Шулай ук сиңа безнең аятьләр килгән иде, ә син аларны оныттың, син дә бүген шулай ук онытыласың», — ди.
Аллаһтан куркыгыз, тәкъва булыгыз һәм исән чакта яхшы гамәлләрне арттырып әзерләгез. Зиратларда безнең белән узган елларда ураза тоткан күпме кешеләр ята? Хәзер алар җир астында, гамәлләренең әсирләре. Сез исә Аллаһы Тәгаләгә хәмедләрне (мактау) әйтегез, Ул сезгә бу бөек айга керүне насыйп итте. Рамазанга ихлас тәүбәгә килеп ул айда изге гамәлләрне күбрәк кылырга дигән изге ният белән әзерләнергә кирәк. Шуларның берсе — ураза. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: «Адәм баласының һәрбер гамәле аның өчен ун әҗер-саваптан алып 700гә кадәр. Аллаһ газзә вә дҗәллә әйтә: «Уразадан башка, чөнки Ул минем өчен һәм мин аның өчен әҗер-савапны чикләмичә бирәм».
Имам белән бергә укыла торган тәравих намазларын калдырмагыз. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: «Кем имам киткәнчегә кадәр аның белән бергә намазда торса, аңа төне буе намазда торган әҗер-савап языла». Элекке игелекле мөселманнар намаз озак укылганга күрә хәтта таякларга таянып торганнар, алар иртәнге намаздан соң гына таралганнар.
Изге гамәлләрнең та­­­­­­­­гын бер­се — сәдака. Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: «Иң яхшы сәдака — Рама­зан аендагы сәдака». Сә­дакага ризык белән сыйлау да керә. Хәдистә: «Ач­лыктан соң, ягъни ураза тотканнан соң мөэминнәрне ашаткан һәрбер мөэминне Аллаһы Тәгалә җәннәт җи­мешләреннән ашатыр һәм мөэ­миннәрне эчерткән мө­эминне Аллаһы Тәгалә җән­нәттәге ар-Рахикуль-мах­тум дигән чишмәдән эчер­тер».
Рамазан аенда Коръ­әннең бер укылган хәрефенә булган әҗер 70 тапкыр арттырыла, шуңа күрә Коръән-Кәримнән бер хәреф укысагыз, аңа 10 түгел, ә 700 савап була. Имам Шафигый Рамазан аенда Коръәнне 60 тапкыр укып чыга торган булган.
Рамазанда кылынган гом­рәнең (кечкенә хаҗ) әҗер-савабы Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) белән бергә хаҗ кыл­ган әҗер-савабына тора. Шулай ук истигъфар һәм догаларны арттырыгыз, бигрәк тә авыз ачар алдыннан һәм төннең ахыргы өченче өлешендә.
Шулай ук Рамазан аеның ахыргы 10 көнендә игътикяф кылу да изге гамәлләргә керә. Игътикяф кылганда мөселман бөтен дөньяны онытып, бөтен эшләрен калдырып үз-үзен мәчеттә яба, аңа анда гыйбадәт кылыр өчен бернәрсә дә комачауларга тиеш түгел.
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов,
Ижау җәмигъ мәчете имамы.