Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазан ае якынлаша
11.06.2015

Рамазан ае якынлаша

Әлхәмду лилләһи рабил-галәмин, быелгы Рамазан ае да якынлашып килә. Ул 18 июньдә башлана. Аллаһ Тәгалә барчабызга да бу уразаларны да исән-имин хәлдә тотарга һәм башка гыйбадәтләрне дә шушы изге айда арттырырга насыйп итсә иде. Белгәнебезчә, Рамазан аенда ураза тоту — Ислам диненең биш баганасының берсе. Күп кенә очракта тәртип буенча ул зәкяттән соң дүртенче булып килә. Ни өчен соң зәкәт өченче булып килә? Югыйсә, ул бит байлар өчен генә билгеләнгән. Ә уразаны чирләгән кешеләр белән мосафирлардан башка бөтен кеше дә тота. Моның бик зур хикмәте бар. Чөнки без зәкәтнең хөкемнәрен белеп алгач, ураза тоту да безнең җисемебездән түләнә торган зәкәт икәне аңлатыла. Ел буена диярлек безгә хәләл булган ризыкларны без теләгән вакытыбызда ашый алабыз, шуның зәкәте булып, безгә Рамазан аенда ураза тоту йөкләнгән дә инде.

Уразаның бөтен мөсел­ман­нарга фарыз кы­­лын­­га­нының тагын бер хикмәте бар. Бу дөньяның ничәмә ничә почмакларында ачлык җәфасын кичерүчеләр бар. Мөселман илләрендә дә, бигрәк тә хәзер сугышлар барган якларда да ач торучылар әз түгел. Бөек Ватан сугышы вакытында безнең әби-бабайларыбыз ачлыкны үз башларыннан кичерделәр. Ачлык — ул кешеләр өчен бик зур михнәт, сынау. Аны кичерүдән Аллаһ Тәгалә безне барчабызны да исән-имин кылса иде. Раббыбыз шул ачлыкны кичерүчеләрнең хәлен аңлар өчен һәм аларның хәлләренә керер өчен безгә ураза тотуны билгеләгән дә инде. Фитыр сәдакасының да хикмәте охшаш максат белән булдырылган, без ярлырак кешеләргә ризыклар өләшеп, аларны гает көнендә шул ризыклар белән сөендерәбез. Алар шул ризыкларны ашап, Раббыларына шөкер, хәмед әйтеп, фитыр сәдакасын бирүчеләргә рәхмәтләр укып, аларга изге теләкләр теләп калалар. Һәм нәтиҗәдә гает көнендә ризыксыз калучылар булмый, бөтенесе дә: бае да, урта хәллесе дә, ярлысы да ризыклар әзерләп сөенешеп, шатланып бәйрәм көнен уздыра. Бу гамәл зәкәт түләү белән беррәттән, ярлыларның байларга карата булган канәгатьсезлек, ачуларын киметүче сәбәпләрдән булып, Раббыбыздан мөселманнарга фарыз итеп билгеләнгән.
Ураза башка гыйбадәтләрдән нәрсә белән аерыла? Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер хәдисендә Аллаһ Тәгалә әйткәнне җиткерә: «Колларымның гыйбадәтләре бөтенесе дә үзләре өчен, иллә дә мәгәр уразадан башка, ул Миңа һәм Мин аның өчен теләгәнемчә җәзасын (ягъни: әҗер-савабын) бирәчәкмен». Билгеле булганча күпчелек изге гамәлләр өчен безгә 10 әҗер-савап языла. Сәдака бирү гамәле тиешлечә урынына җиткезеп кылынса, Раббыбыз Изге Китабында аның өчен безгә 700 әҗер-савап вәгъдә итә. Шулай ук башка айларда Коръәнне укыганда һәрбер хәрефкә 10 әҗер-савап килсә, Рамазан аенда исә ул 70 тапкыр арта, ягъни тагын шулай ук 700гә җитә. Ә бу хәдистә Аллаһ Тәгалә «Теләгәнемчә бирәчәкмен» дигән сүзләре шул 700-дән дә арттырып бирә алганын аңлата. Раббыбыз шулай уразаны бөтен гыйбадәтләрдән нәрсә өчен аерып алды? Җавабы бик җиңел булмаса да, бик гади генә. Без намазны да, хаҗны да кешегә күрсәтеп кыла алабыз, сәдака белән зәкәт биргәндә дә еш кына рия кагылмыйча калмый. Ләкин уразаны кешегә күрсәтеп кылып булмый. Ул бердәнбер рия кушылмый торган гыйбадәт. Чөнки тәүлек буена кешеләр безнең артыбыздан күзәтеп йөрмиләр, моны булдыра да алмас иделәр.
Чирләгәннәргә һәм сәфәрдә булучыларга ураза тотмаска рөхсәт ителә. Ләкин алар тота алмаган көннәрен башка вакытта бермә-бер тотып түләп бетерергә тиеш. Ә инде кешенең чире даими булса, ягъни һәрвакыт дару эчеп торырга кирәк булса, яисә ураза тоту аның сәламәтлегенә зарар китерсә (кан басымы күтәрелсә, шикәре төшсә, тәмам хәлсезләнеп ятактан тора алмаса, яисә һушын югалта торган булса һ.б.), ул уразаны бөтенләй тотмый, ләкин ул аның фидиясен түли. Ягъни ай буена көн саен бер мөселманны ашата (сәхәрен, ифтарын кылдыра).
Вәгаземнең азагында барчабызга да уразалар тотып, Коръән укып тәравих-тәһәҗҗүд намазларын кылып, зәкәт һәм фитыр сәдакаларын түләп һәм башка изге гамәлләр кылып, рамазан аеның фазыйләтләренә ирешергә насыйп итсә иде.

Исмәгыйль Шәйхетдинов,
Ижау Җәмигъ мәчете имамы.