Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазан ае мөбарәк булсын!
18.06.2015

Рамазан ае мөбарәк булсын!

1Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Соловьев Удмуртия мөфтие, Удмуртия Диния Нәзарәте рәисе Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга Изге Рамазан ае башлану уңаеннан котлау юллады. Әлеге котлауда түбәндәге юллар бар: “Сезне һәм республикада гомер кичерүче барлык мөселманнарны шәхсән үземнең һәм республика җитәкчеләре исеменнән изге Рамазан ае башлану белән ихлас күңелдән котлыйм. Дини бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр —  буыннардан-буыннарга тапшырылып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән  рухи байлык ул.  Изге Ураза аеның тарихы тирәндә, ул җан һәм тән саулыгын сынап,  сабыр булырга һәм изгелек кылырга, кешеләр турында кайгыртырга кирәклеген искәртә. Рамазан — гаиләләр бергә җыелу, шул ук вакытта — озын-озак гыйбадәтләр һәм уйланулар вакыты. Ураза аеның һәр көнен хәерле, саваплы гамәлләр белән бәрәкәтле итеп үткәрүегезне, сәламәтлек, бәхет, имин тормыш телим”.