Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазанга әзерлек шәгъбан аенда башлана
10.05.2017

Рамазанга әзерлек шәгъбан аенда башлана

Рамазан аена керергә санаулы гына көннәр калып бара. Һәр эшнең дә башы һәм ахыры бар. Бу гыйбадәт кылуда да шулай. Рамазан ае алдыннан безне изге айга әзерли торган шәгъбан ае килә. “Бу айда ураза тоту — сөннәт”, — диде Пәйгамбәребез (с.г.в.с). Пәйгамбәребез (с.г.в.с) : “Шәгъбан ае шундый ай — ул рәҗәб белән Рамазан арасында килә. Тик мөселманнар рәҗәб ае турында беләләр, аннан соң Рамазанга әзерләнәбез дип, шәгъбан ае турында оныталар”, — диде. Аннан соң без: “Тоткан уразаларыбыз кабул, эшләгән изгелекләребез камил булсын”, — дип ният кылып, Рамазан аена керәбез.

Рамазан аена әзерлекне алдан ук башларга кирәк. Галимнәр: “Сәхабәләр изге айга 6 ай кала әзерләнә башлаганнар. Аллаһыдан: “И, Раббым, бу Рамазан айларын күрер­гә насыйп итсәң иде. Гыйбадәт кылудан мәх­рүм кылмасаң, тәүбәләребезне ка­­бул
итсәң иде, дип сораганнар”, — дип, сә­хабәләрне безгә үрнәк итеп ки­терәләр.
Әзерлекнең беренче өлеше — без­гә тәүбәгә килергә, истигъфар кылыр­га кирәк. Ягъни, узган елларда кылган гамәлләргә карап, үзебезгә-үзебез анализ ясыйбыз. Кешеләрне рәнҗетмәдек­ме, нинди кимчелекләр булган, тотмый калган уразаларыбыз юк микән? Ниндидер хаталарыбыз бар икән, аларны төзәтергә ашыгыйк. Бу чын ихлас күңел белән Аллаһы Тәгаләнең изге аена калебләрне пакьләп килеп керү була.
Икенчесе — калебне әзерләү. Пәйгам­бәребез (с.г.в.с): “Бездә ике калеб юк. Ә бер калебтә яхшылык белән яманлык бергә туры килә алмый”, — диде. Ягъни, әгәр дә без Рамазанга керер алдыннан калебләребезне чистартмасак, анда Аллаһы Тәгалә риза булмаган әйберләргә урын бар икән, димәк, яхшылыкка анда урын юк дигән сүз. Бу бик куркыныч. Шуңа да изге айга уйларыбызны, ниятләребезне, тормышыбызны чистартып керергә кирәк.
Өченчесе — Рамазан аена шатлану. Озак күрмәгән туганыңа сөенгән шикелле: “Рамазан килеп җитә”, — дип куану шулай ук безнең калебтә булырга тиеш.
Дүртенчесе — узган Рамазанда тотылмаган уразаларыбыз булса, аны шәгъбан аенда тизрәк тотып бетерергә кирәк. Чөнки калган уразаларны каза кылыр өчен Аллаһ безгә бары тик бер генә ел бирә.
Бишенчесе — Рамазан аена әзерләнеп кергән вакытта без гыйлем алырга да тиешбез. “Гыйлемнәребезне яңартыйк, дини китаплар күбрәк укыйк, имамнарыбызга үзебезне борчыган сорауларны биреп һәм аларга җаваплар алып, тынычланып, изге айга килеп керик”, — дип, галимнәребез безгә аңлата.
Рамазан аенда вакытны күбрәк гыйбадәттә, зикер әйтүдә, догада уздыру өчен безгә башка дөнья эшләрен алдан бетереп куярга кирәк. Дөрес, төп эшне ташлап булмый, ләкин кулдан килгәнчә һәр көнебезне дә бераз бушатсак, ураза тотуы да, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу да җиңелрәк бирелер, иншәАллаһ.
Раббыбыз ирләрне гаиләдә баш итеп куйды. Шуңа күрә, Рамазанга үзе генә түгел, ә бөтен гаиләсен әзерләү ир-атлар өстен­дә. Хатынына, аңлый алу яшендә булган балаларына вәгазьләр сөйләү, дәресләр би­рү — һәр мөселманның вазифасы.
Рамазанга әзерләнү турында Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.) хәдисләрендә күп сөйләнелә. Рәсүлебез мөмкинлеге булган һәр кешегә шәгъбән аенда ураза тотуны сөннәт итә. Ләкин галимнәребез шәгъбанның уртасыннан “Сәламәтлеге булган кешеләр генә ураза тотсын”, — дип аңлаталар. Ә инде Рамазан аена керергә бер-ике көн генә калса, галимнәр ураза тотмаска киңәш итә. Чөнки бу шәригатькә туры килми. Бу вакытта инде без Рамазан аеның башланганын көтәбез һәм изге айга кергәч кенә ураза тота башлыйбыз.
Шулай ук шәгъбан аенда ураза тоту гына түгел, ә Рамазан аенда кылына торган: Коръән уку, ураза тоту­чыларга авыз ачтыру, сәдака бирү кебек барлык гыйбадәтләрне үтәп, савап җыярга мөмкинлек бар.
Авыруларны, картлыкны, хәлсезлекне һәм шифасын да Аллаһы Тәгалә бирә. Шуңа да ураза тотарга сәламәтлегең ягыннан ярамый икән, үз-үзеңә зыян сала-сала ураза тоту тыела. Шуңа күрә Рамазан ае алдыннан табиблар белән киңәшләшү кирәк. “Алар ничек әйтә, шуңа карап гамәлеңне кылырсың”, — дип, галимнәребез безгә аңлата. Бу шәригать ягыннан дөрес була.

Рамазан аена ныклы әзерлек белән керергә, бу изге айны күрергә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.