Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Район хастаханәләре автомобильле булды
18.08.2022

Район хастаханәләре автомобильле булды

Республика район хастаханәләре автомобильләр белән тулысынча тәэмин ителде.

11 августта Удмуртиянең 21 район хастаханәсенең баш табибларына 62 «Lada Granta» яңа автомобиле ачкычларын тапшырдылар. Шулай итеп, бүгенгә медицина учреждениеләре автопаркы тулысынча яңартылган. Автомобильләр Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты нигезендә яңартылды. Бу – быел өченче тапкыр машиналарның яңартылуы. Моңа кадәр хастаханәләргә 43 «ГАЗ Соболь» автомобиле тапшырылган иде.
«Бүген бик шатлыклы һәм дулкынландыргыч вакыйга. Удмуртия Башлыгы ярдәме белән безнең хастаханәләр машиналы булды һәм алар бүген үк район хастаханәләренә кайтачак. Район хастаханәләре автопаркын яңартуны тулысынча тәмамлыйбыз, һәм «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында автотранспортка ихтыяҗ 100% ка үтәлде», – диде УР Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Эльвира Пинчук. «Ике ел эчендә Удмуртиягә иске «буханкаларга» алмашка 228 яңа автомобиль кайтарылды. Машиналар хастаханәләргә генә түгел, амбулаторияләргә дә, ФАПларга да таралачак. Ул машиналар чакырулар буенча табибларны йөртәчәкләр, дарулар һәм биологик материаллар ташыячаклар», – диде Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов.
Баш табиблар яңа машиналар бирелүгә бик шат. Хастаханәләрнең күпчелегендә яңа машиналар ун ел эчендә беренче тапкыр бирелде. Район хастаханәләренең күпчелегендә транспорт белән зур проблемалар булган. Мондый хәл 80 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә торган Завьялово район хастаханәсендә дә күзәтелгән. «Моннан ике ел элек үк автопарк машиналары 100%ка тузган иде. Иске УАЗиклар, «буханка»ларга даими рәвештә ремонт кирәк иде. Кайчагында авыруларга ярдәмгә җәяүләп тә барырга туры килде. Район бик зур һәм чәчелеп урнашкан, 80 меңнән артык кешегә ярдәм күрсәтәбез. Коронавирус пандемиясе вакытында машиналарның тузган булуы тагын да сиздерде. Һәм менә «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы ярдәмендә без автопаркны тулысынча яңарттык. Хәзер исә иң ерак торак пунктларга вакытында барып җитеп, хезмәт күрсәтергә өлгерәчәкбез. Автомобильләрне табиб амбулаторияләрендә һәм ФАПларда эшләүчеләр дә кулланачак. Машина йөртүчеләрнең дә йөзләре нурлы, чөнки аларга да яңа транспортта йөрүе күңелле. Алар транспортны кадерләп, саклап торалар», – ди Завьялово район хастаханәсе баш табибы Елена Наговицына.
Үзенең фикерләре белән Алнаш район хастаханәсе гаражы диспетчеры Сергей Попов та уртаклашты. «Без элек нинди генә машиналарда йөрмәдек: иске «УАЗ»лар һәм «Волга»лар. Ә хәзер Алнаш район хастаханәсе автопаркында – 12 яңа машина, 7 машина йөртүче. Бу – безнең өчен зур бәхет. Машиналарның бер өлешен ФАПларга тапшырачакбыз. Фельдшер үз хезмәт машинасы булуына сөенәчәк», – ди.
2022 елда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында республика хаста­ханәләренә 105 автомобиль кайтартылды.