Радик Закиров исеме мәңгеләштерелде
3 сентябрьдә Ижауның А.С.Пушкин исемендәге 22 нче лингвистик лицеенда Россия армиясенең А.В.Александров исемендәге ансамбль җырчысы Радик Равил улы Закировка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Радик Закировның исемен мәңгеләштерү тантанасында Удмуртия Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Олег Кузнецов, Ижау шәһәре хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Дмитрий Чистяков, иҗтимагый оешма вәкилләре, лицей укучылары, Радикның әти-әнисе, туганнары, дуслары җыелган иде.
Олег Кузнецов Бөек Ватан сугышында барлык фронтлар буйлап концерт бригадалары составында йөргән артистларның зур ролен билгеләп үтте. “Радик Закиров А.В.Александров исемендәге легендар ансамбль составында хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булды. Артистлар Сириягә Яңа ел концерты куеп, сугышчыларның күңелләрен күтәрергә барырга юнәлгән иделәр. Тик… Менә бүген Радик истәлегенә мемориаль такта куябыз. Аның урынын билгеләү турында без Радикның әнисе Дилүсә Нәбиулловна белән ярты ел уйладык һәм, ниһаять, 22нче лицейда тукталдык. Сәнгать мәктәбендә Радик укыган сыйныфка да истәлек тактасы куячакбыз”, — диде Дмитрий Чистяков.
Радик Закировны 1 минут тынлык белән искә алдылар, мемориаль такта янына чәчәкләр салдылар. Радик Закиров хөрмәтенә җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Дилүсә Нәбиулла кызы улының исемен мәңгеләштерергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Кайгы-хәсрәтләрне яңартып, искә төшерү авыр булса да, Дилүсә апа һәм Равил абый белән озак кына татарча аралаштык.
“Мәктәптә конкурс үтте инде. Тик әйдә, уз, тикшереп карыйк”, — диделәр. Радик Алла Пугачёваның «Паромщик» җырын җырлады һәм аны шунда ук кабул иттеләр. Ижауның 2нче музыка училищесында Радик ике ел укыды, аның белән беррәттән «Апельсиновый джем» ансамбленә дә йөрде”, — дип сөйләде әтисе Равил абый. “Кечкенә чакта ниндирәк малай иде?” – дигән соравыма Дилүсә ханым: “Радик беренче сыйныфка киткәч, мине укытучы чакыртып алды. Радик бирелгән биремне тиз генә эшләп бетерә дә, кычкырып җырлый башлый икән. Балалар бакчасыннан соң мәктәптә 45 минут җырламый ничек түзеп утырсын?! Менә шундый шук малай иде.
Мәктәптән соң Радик Удмурт дәүләт университетының чит телләр факультетына укырга керде. Ләкин музыка аңа ныграк якын булды. Ул университетны тәмамлагач, мин аны Гарәп Әмирлекләренә алып бардым. Анда эшкә урнашу мөмкинлеге бар иде. Ә улым теләмәде.
2003 елда Радик АКШка тәҗрибә алмашырга барды. Анда ул ике гаиләдә яшәде, хуҗаларны манты, пылау пешереп шаккатырган. Тик анда калырга теләмәде. «Әни, миңа монда ошамый», — диде. Ләкин күп еллар танышлары белән язышты. Ул кешеләр белән бик аралашучан иде. Мәскәүдә яшәсә дә, елына ике-өч тапкыр Ижауга туганнар, дуслары белән күрешергә кайта иде. Ләкин Мәскәүдә дә Радик университетта алган белгечлеге буенча түгел, ә ресторанда бармен булып эшләде. Аның хезмәтен югары бәяләделәр, иң яхшы хезмәткәрләр арасыннан сайланып, Франциягә барып кайтты. Әмма музыканы ташламады. Эш белән беррәттән Галина Вишневская исемен йөртүче музыка-театр сәнгате көллиятен тәмамлады. Ул А.В.Александров исемендәге ансамбльгә конкурс аша узганын да соңыннан гына кайтып әйтте. «Әни, миңа шунда барырга рөхсәт итәрсеңме?» — дип сорады. — Анда хезмәт хакы азрак”, — диде. Әлбәттә, каршы әйтә алмадым мин аңа? Теләге көчле иде шул улымның. Ә бәлки, каршы килергә кирәк булгандыр…
Ансамбль белән бергә Радик ярты дөньяны йөреп чыкты. Аны “полиглот” дип йөртәләр иде: ул русча, татарча, инглизчә, алманча, французча яхшы белә иде. Еш кына чит илдә тәрҗемәче ролен башкарырга да туры килә. Гаиләдә русча сөйләшсәк тә, әби-бабайлар белән татарча гына сөйләштек. Бервакыт Радик татарча җырлагач, шаккаткан идем. Бу җырны ул Казан консерваториясе өчен әзерләгән булган. Мин Мәскәүгә киткәч, алар әтисе белән консерваториягә укырга керергә барганнар, ләкин соңга калганнар.
Радик миңа яхшы якларын гына күрсәтте, бер генә дә борчымады, хәтта Сириягә очуын да әйтмәде.