Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Равил Саттаров: «Машинкада баса белүем булышты!»
9.03.2017

Равил Саттаров: «Машинкада баса белүем булышты!»

Безнең буын күренекле татар драматургы, актер Таҗи Гыйззәт әсәрләрен укып-өйрәнеп, имтиханнар тапшырып, шул әсәрләрдә тәрбияләнеп үсте. Шунысын да әйтергә кирәк, Таҗи Гыйззәт үз әсәрләре белән Әгерҗене генә түгел, бөтен Татар­станны данлады. Ул Әгерҗе районының Барҗы-Омга авылында туа. Нәкъ шул авылда туып-үскән, бүгенге көндә ООО “Прогресс НТ” оешмасы җитәкчесе, милләтем дип җан атып йөрүче эшмәкәр Равил Саттаровның күңел кылларын тартып, аның уйларын сезгә бәян итәбез.
Равил Нәзирә апа белән Мәсгут абыйның биш балалы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Кичкетаң авылында урта мәктәпне тәмамлый. “Әнием укытучы булып эшләде. Күрше-тирә авылларда укытты. Бәлки, әниемнең укытучы булуы мине, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга шәһәрендәге югары уку йортының чит телләр факультетына укырга керергә этәргәндер. Гаиләдә бер апам гына укытучы һөнәрен сайлады. Институтны тәмамлагач, Кырынды авылы мәктәбенә укытучы булып кайт­тым. Күңелле чаклар! Хәзер дә сагынып искә алам. Комсомол оешмасы гөрли, яшьләр күп. Биш ел сизелмичә дә үтеп китте. Ижау шәһәренә юл тоттым. Һөнәрем буенча эш тапмадым. Эшчеләр тулай торагына тәрбияче булып урнаштым. 1991 елда Советлар Союзы таралгач, тулай торакның беренче катын коммерсантлар арендага алдылар. “Син машинкада баса беләсеңме?” — дип, мөрәҗәгать итте берсе. Укытучының белмәгән эше юк бит инде! Буш вакытта аларда эшли башладым. Ул вакытта эш башлаган оешмаларның күбесе бик тиз таралды. Ләкин әлеге оешма аягында нык басып калды. Алардан күреп, мин дә шәхси эшемне ачтым. Шулай итеп, шаярып кына әйткәндә, машинкада бас­тыра белү мине эшмәкәрлеккә кертеп җибәрде. Икътисадчы һөнәре буенча тагын бер югары белем алдым. Сүз дә юк, эшкуар булу өчен уңганлык, түземлек, рухи әхлакый ныклык кирәк. Болар — еллар, тәҗрибә аша килә. Һәм инде һәрвакыт эшләргә, эшләргә, эшләргә!
Хәләл җефетем Ләйлә белән ике малай, бер кыз үстерәбез. Гаиләдә татарча сөйләшәбез. Балаларым 6нчы гимназиядә укыйлар. Кызганыч, хәзер балалар күбрәк русчага тартыла шул. Әниебез авылда яши. Туган авылга еш кайтабыз. Халкы күп булмаса да, узган ел яңа клуб салып куйдылар. Кая гына барсак та: “Без Таҗи Гыйззәт туган авылдан, дип горурланабыз”.
Равил әфәнденең укытучы һөнәренә ия булганы әллә каян күренеп тора. Күңелгә сеңдерерлек итеп, елмая-елмая тәмләп сөйли ул. Әнә шул матур сыйфатлары да аңа эшмәкәрлектә уңыш казанырга ярдәм иткәндер.

Рәфилә Рәсүлева.