Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - П.И. Чайковскийга – һәйкәл
10.09.2020

П.И. Чайковскийга – һәйкәл

8 сентябрьдә бөек композитор Петр Ильич Чайковскийга һәйкәл ачылды.

Чуеннан эшләнгән һәйкәлнең авторы — рәссам, скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Овчинников.
Урнаштыру өчен урын сайлаганда Үзәк мәйдан, Җиңү скверы, буа яр буе тәкъдим ителгән иде. Чайковскийның нәсел дәвамчысы Де­нис Фон Меккның: “Шәһәргә поезд белән килгәндә үк һәйкәлне күрергә мөмкинлек булачак”, — дигән сүзләре тимер юл вокзалы янындагы мәйданчыкта тукталырга этәргеч ясады. Чайковский һәйкәле янында ачык һавада концертлар һәм музыкаль кичәләр үткәрү өчен мәйданчык булачак.

”Бу тематик чаралар үткәрә алырлык урын булырга тиеш. Һәйкәлне халык һәйкәле дип атарга мөмкин, чөнки акчаны шәһәр халкы, җәмәгать эшлеклеләре, музыкантлар, артистлар җыйды”Удмуртия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анастасия Муталенко.

Ә беренче зур концерт монда киләсе язда — композиторның туган көне уңаеннан булачак.