Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Пәриләргә әверелмәбезме?
3.03.2012

Пәриләргә әверелмәбезме?

Завод-фабрикалар ябылып, эш урыннары кыскару барган чорда үз хуҗалыгыбызны булдыру нияте белән, шәһәрне ташлап, ул вакытта алдынгы колхоз саналган Шадрино авылына килеп урнаштык без. Бу 1999 ел иде. Авыл җире булуга карамастан, барлык уңайлыклары булган шәһәр тибындагы 3 бүлмәле фатир сатып алдык. Мунчасы, каралты-курасы, терлек асрау өчен бөтен шартлары тудырылган хуҗалык иде бу, җиләк-җимеш һәм зур яшелчә бакчасы турында әйтеп торасы да юк.

Абзар тутырып терлек, кош-корт асрый башладык. Сыеры булган хуҗалыкка колхоз фураж һәм печән белән булышып торды. Арендага ничә гектар җир аласың килә – рәхим ит: чәч, утырт, файдалан. Шунлыктан балаларыбызны укытып чыгардык, аларны олы тормыш юлына озату безгә авырлык китермәде. Сәламәтлек барда, үз җиреңдә көч куеп, хезмәт җимешләренә ия булу — үзе бер бәхет бит ул, дип тырыштык без.

Еллар үтә торды. Колхозны «инвестор»лар басып алды, әле берсе, әле икенчесе килеп талады. Бәрәңге, кишер, кәбестә игелә торган җирләр, эшкәртелмичә, алабута һәм тигәнәк урманына әйләнде. Иген басулары ташланып, 12 ел эчендә алар урынында катнаш агачлы урман калкып чыкты. Элек карабодай игелә торган басуга хәзер каен пиннеге әзерләргә һәм гөмбә җыярга йөриләр. Терлек фермалары таралып, череп яталар. Эш булмау сәбәпле, яшьләр, бәхет эзләп, шәһәргә киттеләр, ә китмичә калганнары — пенсиядәге әти-әтиләре җилкәсендә. Урта мәктәбе, ясли-бакчасы, мәдәният йорты булган бу авылны да оптимизация дигән зәхмәт читләтеп үтмәс, ахры. Кешелекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, кирәк булса, төнлә торып та беренче ярдәм күрсәтүче югары белемле табиб кызларыбызга да эш урыннарын югалту куркынычы яный.

Россия картасында нокта гына булып күренсә дә, гомер иткән авылыбызның юкка чыгып баруы мине бик борчуга сала. Моннан 12 ел элек кенә бала-чага тавышыннан, гармун моңыннан шаулап-гөрләп торган, иген кырларының диңгездәй чайкалып, күңелгә ямь өстәп торуы бер матур төш кебек кенә тоела. Якын-тирәне агач басып, алга таба да шулай барса, урман пәриләре хәлендә калмабыз микән?

Гөлфирә Мәйдуллина, Шадрино авылы