Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Португалиядә — безнекеләр!
5.02.2014

Португалиядә — безнекеләр!

 

 Чит илләрнең югары белем бирү уку йортларында ел саен Эразмус Мундус Triple I программасы нигезендә берничә якташыбыз укып кайта. Шулар арасында милләттәшебез Айсылу Абдуллина да бар.

Эразмус Мундус Triple I (англ. Erasmus Mundus) — Европа союзы оештырган студентлар, аспирант­лар һәм докторантлар белән алмашу программасы. Аның максаты — Европада яшь белгечләрнең мобильлеген һәм югары белем бирү дәрәҗәсен арттыру.

Удмуртиядән дә ел саен шушы программа нигезендә берничә якташыбыз чит ил югары белем бирү учреждениеләрендә укый. Аларның укуы, медицина иминиятләштерүе, яшәүләре һәм юл чыгымнары тулысынча яки өлешчә шушы программа кысаларында финанслана.
Сезне шушы үзенчәлекле уку программасында катнашып, бүгенге көндә Португалиянең Фару шәһәрендә урнашкан Альгарве университетының Икътисад факультетында стажировка узучы милләттәшебез Айсылу Фәрит кызы Абдуллина белән таныштырасы килә. Ул Удмурт дәүләт университетының Икътисад һәм Идарә Институтында укыта һәм шул ук вакытта аспирантурада белем ала. Бүгенге көндә вакытлыча Португалиядә яши. Интернет челтәре аша аның белән әлеге программада катнашырга ничек кыюлык табуы, нинди баскычлар аша узуы турында аралаштык. Ул түбәндәгеләрне сөйләде:
«2011 елда Удмурт дәүләт уни­верситетының Икътисад һәм Идарә Институтының “Оешма менеджменты” факультетын тәмамладым. Шул ук елны бирегә “Икътисад һәм сәнәгать белән идарә итү” белгечлеге буенча аспирантурага укырга кердем.
Беренче уку елының урталарында фәнни җитәкчем, икътисад фәннәре докторы, профессор Александр Макаров аспирантлар өчен грантлар программасында катнашырга тәкъдим итте. Әлбәттә, бу мине кызыксындырды. УдДУ инде 2008 елдан бирле “Эразмус Мундус Действие 2” программасы кысаларында “Интеграция, взаимодействие и международные организации” дип аталган халыкара проекта катнашып килә. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен Европа Союзыннан 10 һәм Россиядән 10 югары уку йорты берләшеп, консорциум (уртак максатлар белән вакытлыча берләшкән оешмалар берлеге) төзегәннәр. Шушы консорциумга Финляндия, Португалия, Италия, Германия, Испания, Бельгия, Польша, Латвия, Чехия һәм Россия керә. Бу программада катнашу өчен зур тырышлык куярга кирәк, чөнки теләүчеләр саны күп, ә сайлап алу шартлары кырыс һәм урыннар саны аз. Программаның шартлары чит ил югары уку йортында ай саен стипендия алып, ким дигәндә ярты ел белем эстәү, фәнни эш язуга мәгълүмат җыю. Уку вакыты төрлечә билгеләнә. Докторантлар өчен 6-10 ай, аспирантларга 6-36 ай, магистр һәм бакалаврлар өчен 1-10 ай уку каралган. Мин дә үз көчемне сынап карарга булдым.
Алда санап үтелгән чит илләрнең берсендә югары уку йортында стажировка узар өчен мин ел буе инглиз телендә фәнни хезмәтемнең планын төзедем, резюме тутырып, бер кочак документлар җыйдым. Мин оешмалар белән идарә итүнең (кризис шартларында да) теория һәм прак­тикасын өйрәнәм. Бу юнәлештә Европа һәм Америка оешмаларының тәҗрибәсе белән кызыксынам. Шушы тема буенча диссертация язам. Максатыма ирешүнең иң авыр этабы чит ил профессорларын үз фәнни хезмәтең белән кызыксындыру иде. Моның өчен, иң беренче чиратта, минем тикшерү темасы белән аваздаш эш алып баручы профессор табарга кирәк булды. Икенчедән, аңа үземнең фәнни хезмәтемнең планын җибәреп, аның җавабын көтү шарт иде. Тырышлыкларым, Аллага шөкер бушка китмәгән, миңа Португалиянең Фару шәһәрендә урнашкан Альгарве университетының Икътисад факультеты профессорыннан чакыру килде. Шушы чакыру нигезендә Финляндиягә, Эразмус Мундус Действие 2” программасын тормышка ашыручыларга катнашырга теләвемне белдереп гариза яздым. Икенче курсны тәмамлар алдыннан миңа, ниһаять, уңай җавап килде. 2013 елның 15 сентябрендә мин әлеге проект нигезендә профессор белән берлектә фәнни хезмәтемне башкару һәм 6 ай белем алу өчен Португалиянең Фару шәһәренә юл тоттым.
Мин Фаруда инде 4 ай. Шушы прог­раммада катнашып, үз көчемне сынап караганыма мин сөенеп бетә алмыйм. Беренчедән, минем Европа галимнәре белән якыннан танышырга, андагы фәнни үсешләрне өйрәнергә мөмкинлегем ачылды. Икенчедән, үз уку йортымда эшли башлаган фәнни хезмәтем өчен бихисап мәгълүмат туплыйм. Өченчедән, чит телдә аралашудан белемем һәм сүз байлыгым арта һәм тәҗрибә туплыйм. Чөнки университетта төп аралашу инглиз телендә. Әлеге программа миңа университет каршында эшләгән португал телен өйрәнү курсларына бушлай йөрү мөмкинлеге бирде. Яңа ел алдыннан уңышлы гына имтихан бирдем. Мин бу уңышыма бик шат.
Шушы 4 ай эчендә Португалияне төрле яклап өйрәндем дисәм дә була. Беренче айда, сәяхәтче буларак, барысы белән дә танышып калырга ашыктым. Кызыклы, тарихи матур урыннар күплеге игътибарымны җәлеп итте. Халык бик игелекле һәм ярдәмчел. Тагын шунысына игътибар иттем: биредә һава торышында температура сикерешләре юк, монда һәрвакыт кояш елмая. Шулай булуга да карамастан, кунак­та рәхәт, өйдә яхшырак, дип әйтер идем. Күңел якыннарымның янда булуын тели. Туган ягым сагындыра!
Кайтырга 2 ай вакыт калып бара. Ижау­га кайткач, Алла боерса, мин фәнни хезмәтемне язу, шулай ук университетта укыту эшен һәм УдДУ маркетинг хезмәтендә җитәкче вазифаларын үтәвемне дәвам итәчәкмен”.

Айсылуны без чыннан да бик тырыш, актив, милләтпәрвәр кыз буларак беләбез. Ул 5 яшьтән Удмуртиядә узучы төрле милли чараларда актив катнашып килә. «Шаян» хореографик ансамбленәдә озак еллар шөгыльләнде. Аның шундый уңышларга ирешүенә, әлбәттә, сөенәбез, горурланабыз. Әле тагын бер горурланырлык сөенече бар Айсылуның: Португалиягә китәсе көнне, Удмуртия Республикасы Президенты стипендиясен алучылар рәтенә керүе турында хәбәр ала. Ул — Удмурт Дәүләт университеты аспирантлары арасында Президент стипендиясенә лаеклы бердәнбер аспирант. Афәрин, Айсылу!

Гүзәл Шакирова.