Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Питрауга бардым әле
1.08.2013

Питрауга бардым әле

 

“Арулармы сез, карендәшләр!” Мамадыш районы, Җөри авылында узган керәшеннәрнең атак­лы Питрау сабан туе әнә шундый сәламләү сүзләре белән башланып китте. Татар халкының  бу  этник төркеме турында аз-маз беләм кебек иде: студент елларында тулай торакта  керәшен кызы белән яшәргә һәм аның карендәшләре белән еш аралашырга туры килгән  иде. Әмма ул чагында  исемнәрен үзара Марҗук, Лизук, Җәгүр, Гөргери  дип йөрткән керәшен  егет-кызлары белән   татар яшьләре  арасында әллә ни аерма күрми идек. Дин турында авыз да ачмыйбыз: атеизм укыйбыз, тырыша-тырмаша бездән  денсезләр, интернационалистлар  тәрбиялиләр. Һәм татар мөстәкыйльлек яулап йөргәндә, милли асылыбызга кайтып, динебез, элекке гореф-гадәтләребез кире кайтканда, керәшен татарлары да шаулап-гөрләп үз йола-бәйрәмнәре белән мәйданга  килеп керде.

Быелгы ундүртенче Сабантуйны ачу тантанасын өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә башлап җибәргәч, гаҗәпләнеп куйган идем. Сәбәбе булган икән: атак­лы Питрауга Универсиада кунаклары да килгән. Болай  булгач керәшен сабан туеның даны  чит илләргә дә таралачак.  Бөтен Рәсәйне колачлаган бәйрәмгә  керәшеннәр үзләре яшәгән һәр төбәктән   үзешчән коллективларын җибәргән монда. Һәрбер төбәкнең  милли киемнәре нинди дә булса үзенчәлеге белән аерылып тора. Кунакчыл халык та икән  төрки карендәшләребез. Кунак итү өчен урынның да менә дигәнен сайлаганнар: авылы читендәге  тау итәгендәге аланда  ул көнне утыз — кырык меңгә якын  халык бар диделәр.

Матур итеп бизәлгән, яктыртылган, чакрымнарга сузылган мәйданда берьюлы унлап сәхнәдә чыгышлар  бара:  берсендә берсеннән-берсе матур  керәшен кызлары  “Керәшен чибәре” титулы өчен көрәшсә, икенчесендә төрле төбәкләрдән килгән керәшен коллективлары үз осталыкларын күрсәтә, Әбри Хәбри дә үзенең “Рәвешләр” төркеме белән яшьләрне үз хозурына  җыеп,  мәзәкләре белән көлдерә. Атаклы димче Аграфена Васильева “Димче почмагы”нда таныштыру-кавыштыру белән мәшгуль.  Зур сәхнә  алдында җыелган тамашачылар,  Казан артистларына кушылып, рәхәтләнеп бии-җырлыйлар. Якташыбыз Венер Сәлимов та бөтен мәйданга үзенең дәртле җырларын яңгыратты. Шулай да халыкның төп өлеше үзәк мәйданда барган ярышларны карагандыр. Җиңел-җитезләр уеннарда да  катнашты. Ә бүләкләр саллы иде. Көрәшчеләргә куелган өч җиңел машина гына ни тора!

Кыскасы, һәркемнең күңелен күрергә тырышкан керәшен карендәшләребез. Шундый матур сәяхәт оештырулары өчен “Әгерҗе хәбәрләре” редакциясе кызларына һәм автобус шоферы Илдус әфәндегә зур рәхмәт.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл