Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Пермь татарлары тормышы
15.08.2013

Пермь татарлары тормышы

Пермь шәһәренә барасы килү теләге миндә күптәннән бар иде. Төрле сәбәпләр аркасында сәяхәтне кичектереп торырга туры килде. Пермь  шәһәре  мөх­тәсибәте рәисе урынбасары Заһит Казехановның: “Нытва шәһәрендә мәчет төзү өчен  ярдәм кирәк, килә алмассызмы икән?” – дип шалтыратуы көтелмәгән яңалык булды. Дин кардәшләребезнең хәлләрен белү теләге белән ерак юлга чыктык.

 

Ярдәм кирәк

Нытва шәһәре Ижаудан 258 чакрым, ә Пермьнең үзеннән 60 чакрым ераклыкта урнашкан. Беренче тукталышыбыз да әлеге шәһәрдә иде.  Нытвада яңа йорт­ларга караганда, искеләре күбрәк. Әллә бик иртә булганга күрә, урамда халык  аз кебек тоелды. Безне каршы алган Заһит хәзрәт Казеханов белән яңа мәчет төзелешен карарга юнәлдек.

Нытвада милләттәшләребез, дин кардәшләребез бик күпләп яшәсә дә, моңа кадәр биредә мәчет булмаган. Мөселманнарга ташландык, иске биналарда намаз укырга туры килгән. Нытвада мәчет  төзелешен башлау — биредә яшәүче дин кардәшләребезнең, Пермь төбәге мөхтәсибәтенең теләге була. Кирәкле кәгазьләрне җыю, төзелеш өчен җир алу – болар барысы да 2006 елда ук башлана. Бары тик 6 ел узгач кына беренче нигез ташы салына. Шәһәрдә мәчет булачагына милләттәшләребез дә сөенә.  Иман йорты төзелеше төгәлләнгәнче дип, намаз уку, вәгазьләр тыңлау өчен  якында гына бер катлы агач бурадан гыйбадәт йорты салып куюлары шатлык өстенә шатлык була.   Очрашуга килгән  Шәмсура Зимукова  мөселманнарның биредә ничек яшәүләре  турында сөйләп үтте. “Элек Хәмит хәзрәт Хәлилов безне дин нигезләренә өйрәтергә тырышты. Кадыров фамилияле эшмәкәр иске ресторан бинасын кулланып торырга кушкан иде. Аннары аны да яптылар. Соңгы елларда бер ташландык йортның аскы катында (подвалда) намаз укырга җыелырга туры килде. Аллаһы Тәгалә безне ишетте, нинди зур мәчет төзелеп килә. Вакытлыча кулланырга дип агачтан салынган  гыйбадәт йорты булуына да сөенеп бетә алмыйбыз”, — дип сөйләде ул.

Уртак тырышлык белән бер ел эчендә мәчетнең ике катын да күтәрәләр. Булачак иман йорты 300 кешене сыйдыра алыр дип көтелә. Без килгән көнне дә төзү эшләре бара иде. Кышка кадәр булачак мәчет бинасын түбә астына кертергә уйлыйлар. “Төзелешкә дин кардәшләребез дә, эшмәкәрләр дә, җирле хакимият тә нык ярдәм итә.  Биредә халык бердәм. Әлегә, матди кыенлыклар аркасында, түбәсенә җиткәч, эшләр тукталды. Шуңа  дин кардәшләребездән, читтә яшәүче якташларыбыздан  ярдәм сорыйбыз”, — диде Заһит хәзрәт.

Дөньяда игелекле, миһер­­банлы кешеләр күп, иман йорты салуда ярдәм итүчеләр табылыр дип ышанасы килә. Мәчет төзелеше белән танышкач, юлыбызны Пермь шәһәренә дәвам иттек.

 

Пермь мәчетенә — 110 ел

Пермьгә барып җиткәндә төш вакыты  иде инде. Биек-биек биналар, каядыр ашыккан машиналар, урам тулы халыкны күргәч, әлеге ыгы-зыгыдан качасы килә башлады. Тик шәһәрдә гомер итүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез тормышы белән танышу теләге күпкә көчлерәк булып чыкты.

Беренче тукталышыбыз шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә иде. Сентябрьдә  иман йортына  110 ел тула. Әлеге зур юбилейга Пермь төбәгендә нык­лап әзерләнә башлаганнар. Мәчетнең зур һәм бай тарихы бар.

Аның беренче нигез ташы 1901 елда салына. Тагын ике елдан мәчетне ачу тантанасы уза. 1930 елга кадәр иман йорты мөселманнар өчен дини тормышның үзәге булып тора.  Тик илебездә башланган репрессияләр чоры мәчетнең ябылуына китерә. Сугыш вакытында иман йорты бинасы кыйммәтле экспонатлар өчен архив, соңрак китапханә булып хезмәт итә. Мөселманнарга ул бары тик 1990 елда гына кире кайтарыла. Бүгенге көндә шәһәр уртасындагы ике катлы таш мәчет дин кардәшләребезнең сөенече дә, горурлыгы да. Халык мәчеткә намазга йөри, Гает көннәрен билгеләп үтәләр. Биредә өлкәннәр һәм балалар өчен дин сабаклары да кертелә. Якшәмбе мәктәпләре эшли. Пермь крае имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Бибарсов: “Мәчет ишекләре 24 сәгать буена ачык. Намаз укырга да киләләр. Никах, балага исем кушу ашлары, җе­наза уздырабыз. Балалар өчен ял итү мәйданы ясадык. Якынлашып килүче юбилей уңаеннан төрле дини конференцияләр дә әзерлибез”, — дип, мәчет эшчәнлеге белән таныштырды.

Мәчет каршында “Никах клубы” дип аталучы танышу почмагы, “Ихласлылык” исемле хатын-кызлар клубы эшләп килә. Шулай ук мөселман волонтерларыннан торган “Хезмәт” дигән отряд та бар икән. «Ятимнәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә тырашыбыз», —  ди Илһам хәзрәт.

Пермьдә яхшы сыйфатлы дини журнал, газеталар да бастырыла. Кыскасы, мөселманнар тормышы кайный биредә. Бер гасырдан артык тарихы булган мәчет киләчәктә дә буш тормасы­н, биредә азан тавышлары тынмасын дигән теләктә калдым.

 

Милли хәрәкәт

Милләтебезне, телебезне саклап калу өчен балаларыбызга кечкенәдән милли тәрбия бирү кирәк. Татарлар яшәгән һәр төбәктәге кебек Пермьдә дә әлеге тема актуаль санала. Иң элек, мин шәһәрнең “Чулпан” исемле милли бакча эшчәнлеге белән танышып кайттым.

Әлеге бакча 1995 елны ачыл­ган. Бүгенге көндә биредә 5 татар төркеме бар, 147 бала милли тәрбия ала. “Әлеге нәтиҗәләргә ирешү өчен бик күп тырышырга туры килде”, — ди бакча мөдире Фәүзия Сөнгат кызы. Бүгенге көндә бакчада тәрбиячеләрдән кала 16 белгеч эшли. Аларның барсы да татарлар икән. Милли тәрбия бирүнең асылы – балаларыбызны  халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырудан гыйбарәт, диләр, биредә. Бакчада, татар телендә төрле бәйрәм-кичәләр, бәйгеләр даими уздырыла. “Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Каз өмәсе”, “Печән чабу” кебек милли бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны күрсәтү балаларга да, ата-аналарга да ошый икән. Фәүзия ханым әйтүенчә, бакчада гына түгел, гаиләдә дә милли тәрбия бирү мөһим. “Шәһәребездә милли балалар бакчасы сакланды, димәк, ул халыкка кирәк, шуңа сөенәм”, — ди ул.

Фәүзия ханым үзе дә кайчандыр шәһәрдә милли-мәдәни мөхтәриятне төзи, 4 ел аның рәисе дә булып тора. Бүгенге көндә иң зур теләге – киләчәктә мәктәпләрдә милли сыйныфлар ачу. “Ул вакытта телебез, милләтебез сагында тору тагын да җайлырак булачак” , — ди ул.

Биредә яшәүче татарлар милли тәрбияне генә түгел, милли җырларны, моңны да онытмый. Миңа да Пермь сандугачы Вилия Госманова белән танышырга туры килде. Кечкенәдән җырлап үскән Вилия берничә ел “Кардәшләр” эстрада төркеме белән чыгышлар ясый икән.   2012 елда Екатеринбург шәһәрендә узган “Урал сандугачы” бәйгесендә лауреат исемен  яулаган. Үз җырлары белән ике диск чыгарган. Бер ел элек Пермьдә татар халык жыр һәм бию ансамбле булдырган.  Әлегә исеме дә булмаган ансамбльгә ул яшьләрне дә тарта алган. “Танышларымның ул-кызларын чакырып, аларны ничек тә кызыксындырып, ансамбль туплый алдым. Яшьләр үз гореф-гадәтләребезне онытмасыннар иде. Шуңа да мин вокал буенча гына дәресләр биреп калмыйм, милли тәрбия дә бирергә тырышам. Аллага шөкер, ансамбльгә йөрүчеләрнең барсы да бик сәләтле”, — диде Вилия ханым. Искиткеч матур милли костюм кигән, бөек ханбикә Сөембикәне хәтерләткән, гаҗәеп матур, моңлы тавышлы кызлар мөнәҗәтләр, дини, татар халык җырлары башкаралар. Аларны тыңлагач, ансамбльнең киләчәге бар дигән   уй туды.

Аралар суынмасын

Ерак юлдан арып-талып өйгә төн уртасында гына кайтып керсәк тә, яңа танышулардан калган хис-кичерешләрдән әле байтак кына арына алмадым. Удмуртиядә Пермь төбәге татарлары да яши. Араларында газетабызның даими укучылары, хәбәрчеләре дә бар. Аларга да якташларыннан күп сәламнәр алып кайттык. Пермь өлкәсенә кергән Чайковский шәһәрендә дә газетаны алдыручыларыбыз булуы үзе бер сөенеч. Әлеге очрашудан соң дуслык җепләре тагы да ныгып, озакка сакланыр дип телисе килә.

Эльвира Хуҗина