Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Пенсия яше артмаячак
24.04.2014

Пенсия яше артмаячак

Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Дәүләт Думасында депутатлар каршында министрлар кабинетының узган елгы эше турында чыгыш ясады.

Кануннар чыгаручы һәм башкаручы хакимиятнең мондый очрашуы елга бер тапкыр Конституция таләпләре буенча уза. Премьер-министр сүзен еллык отчетыннан түгел, ә илебездә булган тарихи вакыйга — Кырымның Россиягә кушылуын искә алудан башлады. Ул кайбер чит илләр компанияләренең Россия белән хезмәттәшлек итүеннән баш тартулары илебез икътисадын какшатырга мөмкин булуы белән беррәттән, илебездә бизнесны үстерүгә нык этәргеч булуын да әйтеп: “Россия савым сыеры түгел, ә локомотив булачак”, — диде. Шундый катлаулы шартларда да хөкүмәтнең салымны арттырырга җыенмавын, социаль бурычларның үтәләчәге турында белдерде. Сәгатьтән артык сузылган отчетыннан соң Хөкүмәт Рәисен депутатлар сораулар белән күмделәр. Һәр фракциядән өч сорау яңгырады. Сорауларның күпчелеге Кырым белән бәйле иде. “Кырымны үстерәбез дип, Россиянең башка регионнарына игътибар кимемәсме?”- дип борчылуларга Дмитрий Медведев: “Кырым һәм Севастополь үсеше башка регионнар хисабына бармаячак. Моның өчен без башка чыганаклар табачакбыз”, — дип ышандырды. Бюджетның энергия чыганакларын чит илләргә сатуга бәйле булуы һәм бу бәйлелектән котылырга кирәклеге турында да әйтеп үтте ул. “Украинаның газ өчен 2 миллиард 200 миллион доллар бурычы бар. Җитәкчеләр көн саен алышынып тору сәбәпле, әлеге бурычларны кайтарырга җыенучы да юк. Әгәр түли башламасалар, Россия түләүләрне аванс рәвешендә ала башлаячак”, — дип, бәйнә-бәйнә аңлатты.
Сорауларның күпчелеге Россиянең эчке сәясәтенә кагылышлы иде. Хөкүмәт Рәисе пенсия сис­темасында реформаның дәвам итүен билгеләп үтте. Яңа формула буенча пенсиянең күләменә өч фактор тәэсир итәчәк: хезмәт хакы күләме, иминиятләштерелгән стаж вакыты һәм пенсиягә чыгуны сорап мөрәҗәгать итүченең ничә яшьтә булуы. Пенсиягә соңрак чыгу файдалырак та булачак. Бу үзеннән-үзе пенсия яшеннән соң эшләргә этәргеч бирәчәк”, — диде ул һәм киләчәктә лаеклы ялга китү яше үзгәртелү планлаш­тырылмавын әйтте.
Дмитрий Медведев министрлар кабинеты эшеннән канәгать булуын белдерде. Казанышлар арасындатуучылар санының артуын, эшсезлекнең кимүен санап китте, авыл хуҗалыгының үсеш юлында булуын билгеләде. Соңгысы белән кайбер депутатлар килешмәүләрен белдерделәр.