Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Пенсия фонды: 2015 елга нәтиҗәләр, 2016 елга үзгәрешләр
28.01.2016

Пенсия фонды: 2015 елга нәтиҗәләр, 2016 елга үзгәрешләр

2015 ел
Удмуртия Республикасы тер-ри­ториясендә Пенсия фонды идарәсе тарафыннан 447 мең кешегә пенсия түләнелә. 2015 ел эчендә яңа 30 мең пенсия билгеләнеп, 72 миллиард сум күләмендә пенсия түләнелгән.
2016 елның 1 гыйнварына Удмуртия Республикасында уртача пенсия күләме 11800 сум, картлык буенча бирелә торган пенсиянең иминиятләштерелгән өлеше — 12400 сум, социаль пенсия — 8400 сум, балачактан инвалидлык пенсиясе — 13000 сум, Бөек Ватан сугышы ветераннарына — 37700 сум, Бөек Ватан сугышы инвалидларына — 34200 сум, толларга — 26000 сум тәшкил итә.

2016 ел
Һәр елны пенсияләрнең төгәл билгеләнгән вакытта индексацияләнүе һәм график буенча соңармыйча түләнүе — пенсия системасының төп казанышы. Гадәттәгечә, хезмәт пенсияләре елына ике тапкыр арттырыла. Апрельдә өлкәннәрнең пенсиясе 4 процентка артачак. Икенче индексациянең нинди күләмдә булуы әлегә билгеле түгел, чөнки ул илнең финанс мөмкинлекләренә караячак. 2016 елда социаль пенсиянең күләме — 8562 сум булачак.

Пенсия билгеләнү
Соңгы елларда Россия пенсия системасында зур үзгәрешләр булды. Узган елның 1 гыйнварыннан пенсия исәпләүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде. Белүебезчә, минималь стажга таләпләр үзгәрде. 2024 елга пенсия алу өчен минималь стаж 15 елдан да ким булмаска тиеш. Шулай ук 30 балл туплап өлгерергә кирәк. Таләп ителгән баллар күләме дә кискен рәвештә түгел, ә ел саен әкренләп кенә тупла­нырга тиеш.
2016 елда иминиятләштерел­гән пенсия алу өчен 7 ел стаж һәм 9 пенсия балы кирәк булачак. 2016 елда иң күбе — 7, 83 балл алырга мөмкин булачак.

Эштән туктасаң, пенсияң арта
2015 елның 30 сентябренә кадәр эшләмәгән пенсио­нерларның иминият (страховой) пенсияләре 1 февральдән артачак. Ни өчен чик итеп 30 сентябрь алынган соң? Эш бирүчеләр узган ел соңгы тапкыр (быелгы 1 февраль индексациясе алдыннан) нәкъ менә 30 сентябрьгә кадәр отчет биргән булганнар. Шуңа күрә 30 сентябрьгә кадәр эшләмәгән пенсионерларның гына пенсиясе арту каралган. Әгәр пенсионер 2015 елның 30 сентябреннән соң, ягъни 2015 елның 1октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр эшеннән киткән икән, ул бу турыда Пенсия фонды идарәсенә хәбәр итә ала. Моның өчен ул идарәгә гариза язарга һәм эштән азат ителү турындагы документын китерергә тиеш. Аның гаризасын караганнан соң, алдагы айдан пенсионер пенсиясенең иминият (страховой) өлеше арттырылачак.
2016 елның 31 мартына кадәр арада эштән китсәгез, пенсияне индексацияләү өчен гариза 2016 елның 31 маена кадәр кабул ителә. Ә инде агымдагы елның икенче кварталында эштән китсәгез, пенсиягезне арттыру өчен Пенсия фонды идарәсенә гариза язарга кирәкми. Чөнки икенче кварталдан башлап эш бирүче ай саен гадиләштерелгән отчет бирәчәк һәм пенсионерның эшләү-эшләмәве пенсия фонды базасында автомат рәвештә бил­геле булачак. Эштән туктаган пенсионерның пенсиясе дә шул айдан арттырылачак. Әгәр пенсионер эштән туктап, янәдән эшкә урнашса, аның индексацияләнгән пенсиясе киметелми.
Әгәр пенсионер Пенсия фондында шәхси эшмәкәр, нотариус, адвокат булып теркәлгән һәм 2015 елның 31 декабренә кадәр исәптә торган икән, ул эшләүче булып санала.
Әгәр сез пенсиядә эшләвегезне дәвам итеп, 2015 елның 30 сентябреннән соң гына эштән туктаган булсагыз, 1 февральдән индексацияләнгән иминият (страховой) пенсиясе алу өчен тиз арада пенсия фонды идарәсенә гариза языгыз.

Ана капиталы
2015 елда Удмуртия Республикасында 10,7 мең ана капиталы сертификаты бирелгән, 10,5 мең кеше 3,9 млрд. сум күләмендә әлеге сертификатлардан файдаланган. Әлеге законны тормышка ашыру башланганнан бирле Удмуртия Республикасында 88,3 мең сертификат бирелгән. Шул сертификат ияләренең 75% ы тулысынча яки өлешенчә әлеге сертификат белән файдаланганнар инде. Ул 22 млрд. сум тәшкил итә.
Ана капиталының күләме — 2015 елдагыча 453026 сум калачак. Әлеге программа 2018 елның 31 декабренә кадәр озынайтылды. Әти-әни бу акчаны, элеккечә, торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тота ала. Быелның тагын бер яңалыгы — әлеге сертификатны инвалид балалар ихтыяҗларына тотарга рөхсәт ителде. 2016 елда Пенсия фонды ана капиталы сертификаты ияләреннән бер тапкыр түләнә торган 20000 сум күләмендәге акча өчен гаризалар алуны дәвам итә.
Сорауларыгыз буенча үзегез теркәлгән территориаль пенсия фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә була.

Россия Федерациясе буенча белешмә өчен түләүсез телефон: 8-800-510-5555, сайт адресы: WWW.PFPF.PU