Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Пенсияне — Интернет аша
22.11.2017

Пенсияне — Интернет аша

Интернет зур үсеш алган заманда бик күп оешмалар үз хезмәтләрен электрон челтәрдә дә тәкъдим итәләр. Россиянең Пенсия фонды иминият пенсияләрен билгеләргә теләүчеләрдән электрон рәвештә гаризалар кабул итә. Моның өчен, гражданнар Россия Пенсия фонды сайтына кереп, Шәхси кабинетлары аша иминият пенсияләренең теләсә кайсы төрен билгеләүне сорап гариза яза ала. Димәк, Пенсия фондына шәхси мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Соңгы 3 айда республика 14600дән артык кеше электрон рәвештә Пенсия фонды сайтының Шәхси кабинетында һәм бердәм дәүләт хезмәтләренең gosuslugi.ru. порталы аша пенсия билгеләү буенча мөрәҗәгать иткән.
2017 ел дәвамында Россиядә яшәүче халыкның миллионнан артыгы әлеге хезмәттән Интернет аша файдаланган.
2016 елда Пенсия фонды сайты аша 2015 елга караганда 11 тапкырга артыг­рак мөрәҗәгать иткәннәр. Мөрәҗәгать итүче пенсия билгеләү өчен Шәхси кабинет аша кайбер мәгълүматларны күрсәтергә, пенсия төрен һәм аны алу ысулын сайларга тиеш. Шул ук вакытта телефон номерын яки электрон ­почта адресын күрсәтергә кирәк. Монысы Пенсия фонды белгечләренең сораулары булса, сезнең белән элемтәгә кереп, өстәмә мәгълүматларны алу өчен кирәк. Ел ахырына кадәр Шәхси кабинетта тагын 10 яңа сервис эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Пенсия фонды электрон сервислары Пенсия фонды https://es.pfrf.ru сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфоннар өчен да мобиль кушымтада да бар.