16.03.2012
Патронат гаиләләргә ярдәм
Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Президиумы утырышында ата-анасыз калган балаларны патронат (вакытлыча тәрбиягә алган) гаиләләргә 2012 елда ай саен 1243 сум күләмендә акча түләү турында, Финанслар министрлыгына әлеге сумманы узган ике ел өчен дә индексацияләү мөмкинлеген табарга дигән карар кабул ителде. Бүгенге көндә республикада патронат тәрбиядә 42 бала исәпләнә.
Министрлар кабинеты шулай ук тәрбиягә (опекага) бала алган гаиләләргә ай саен — 6 яшькә кадәрле бер балага — 5860 сум, 6 яшьтән өлкәнрәкләргә 6010 сум күләмендә акча түләү турында карарны кабул итте. Бүгенге көндә республикада барлыгы 4544 бала тәрбиягә алынган.
УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде