Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Патриотизм кайдан башлана?
31.01.2013

Патриотизм кайдан башлана?

Хәрби-патриотик тәрбия игътибар үзәгендә


УР Яшьләр эше буенча министр Владимир Соловьев чираттагы аппарат киңәшмәсендә 2010-2014нче елларга “Удмуртиядә гомер итүче Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” республика максатчан программасының тормышка ашырылышы турында сөйләгән иде. Ул үз чыгышында УР Президенты Александр Волковның яшьләргә патриотик тәрбия бирүне тарихи һәм рухи-әхлакый бердәмлек тәэмин итүдә әһәмиятле чылбыр итеп исәпләгәнлеген әйтте.

Патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге мәсьәләләр УР Президенты һәм Ведомствоара Хөкүмәт комиссиясе каршында эшләп килгән яшьләр эше буенча Киңәшмәнең киңәйтелгән утырышында да анализланган. Анда дәүләт хакимияте башкарма органнарына, УР җирле үзидарә органнарына 2013нче елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган парадка катнашуга хәрби-патриотик клублар, кадет классларын мөмкин булганча күбрәк җәлеп итәргә, дигән карар кабул ителгән. Шулай ук, гражданлык позициясе формалашуга юнәлтелгән лагерь сменаларына, техник иҗатны үстерүгә һәм көтелмәгән очракларда үз-үзеңне тотарга өйрәтүгә корылган ярыш, уен, кичәләргә, башлангыч хәрби әзерлек нигезләрен өйрәнүгә яшьләрне ныграк җәлеп итәргә кирәклеге дә ассызыкланган.

Агымдагы елның апрель аенда әһәмиятле вакыйга көтеләчәк: Ижау шәһәренең “Пирогово” аэроклубында Региональ хәрби-патриотик тәрбия һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү үзәге эшли башлаячак. Әлегә биредә үзгәртеп кору һәм капиталь төзекләндерү эшләре бара. Удмуртия Президенты Александр Волков сүзләреннән күренгәнчә, “Региональ хәрби-патриотик тәрбия һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү үзәге” Россиядә иң яхшысы булырга тиеш. Бары тик иң югары дәрәҗәдәге патриотизм гына безнең халкыбызга 1812нче елгы Ватан сугышында һәм икенче бөтендөнья сугышында җиңәргә булышкан. Моны онытмаска кирәк. Ә үзәкнең матди-техник базасын ныгыту өчен республика бюджетында 250 млн. сум акча каралган”.

19 ел рәттән УР Эчке эшләр министрлыгы, Хәрби комиссариат, ДОСААФ республика җитәкчеләре ярдәме белән Ижауның «Пирогово” аэроклубы базасында “Призывник” оборона-спорт лагере оештыра. Бу программа эшли башлаганнан бирле лагерьда балигъ булмаганнар эше буенча исәптә торучы 3000нән артык яшүсмер катнашкан. Статистика бу лагерьны узганнар арасында җинаятьчелеләрнең чагыштырмача аз булуы, күпләрнең исәптән алынуы турында күрсәтә. Димәк, мондый чараларның әһәмияте зур.

Батырларга алмаш үсә

Әйе, бүгенге көндә республикабызда патриотик тәрбиягә шактый зур әһәмият бирелә. Хәрби-патриотик лагерьларда, кадет классларында, хәрби-спорт секцияләрендә генә түгел, гомумбелем бирү мәктәпләрендә дә патриотик темага чараларның еш уздырылуы сөенечле күренеш.

Мондый чаралар турында сөйләгәндә, 18нче гыйнварда узган Удмуртия Офицерлар берлеге вәкилләре тарафыннан оештырылган Ижау шәһәренең 24нче гимназиясендә Җиңү байрагы символын тапшыру тантанасы турында язып үтмичә һич булмый. Әлеге олылауга мәктәпне тәмамлаган укучылары арасында Советлар Союзы герое булган уку йортлары гына лаеклы. Ә 24нче гимназиянең мондый горурланырлык шәхесләре бар. Алар турында сөйләгәндә, иң беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы герое Аркадий Черезов турында әйтергә кирәк. Ул үзенең кыска гына булган сугыш юлын 1943нче елда Сталинградта башлап җибәргән. Николай Гастелло батырлыгын кабатлап, фашистлар гаскәрләрен тар-мар итү өчен гомерен дә аямаган. Нәкъ бүгенге гыйнвар көннәрендә Сталинградка фашистлар һөҗүм иткәнгә 70 ел тулу билгеләп үтелә. Әлеге чара шушы юбилей уңаеннан оештырылды да.

18нче гыйнварда шулай ук 1941нче елда 24нче гимназияне тәмамлаган тагын бер шәхеснең юбилей көне икән. Ул бүгенге көндә 90 яшен тутыручы Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Георгий Сидоров. Әлеге тантаналы кичәдә үзенең кыска гына чыгышында өлкән шәхес сугыш юлы турында хатирәләрен яңартып үтте.

Тантананы УР Офицерлар берлеге рәисе урынбасары Фәнәви Мәүләви улы Нургалиев алып барды. Гимназия директорына Бөек Җиңү байрагы символын Офицерлар берлеге Үзәк Советы әгъзалары Валентин Святенко һәм Владимир Кончиц тапшырдылар.

Чакырылган кунаклар арасында УР Дәүләт Премиясе лауреаты, РФ Язучылар берлеге әгъзасы Николай Кузнецов та бар иде. Сугышларда катнашкан якташлар турында документаль китаплар язучы, күп кенә әсәрләр авторы үзенең эзләнү эшләре белән бәйле вакыйгаларны сөйләп үтте.

24нче гимназиядә балаларга патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирелүе укучыларның әлеге чарага ничек җитди каравыннан, үз-үзләрен тотышыннан, хәрби шәхесләргә карата ихтирам һәм кызыксыну тулы йөзләреннән үк күренеп тора иде. Әлеге тантананы оештыручылар югары дәрәҗәдә, патриотизм хисе балаларның җанына үтеп керерлек итеп әзерли алганнар. Укучылар әзерләгән әдәби-музыкаль композиция, сәнгатьле итеп укыган шигырьләр сугыш утын кичкән ветераннарның гына түгел, бу хакта китаплардан укып кына белгән кешенең дә күзләренә яшь тулырлык, тыныч тормышта яшәүнең мәгънәсе турында уйланырлык итеп тәкъдим ителде. Россия гимнының клибын карау, сугышта һәлак булганнар өчен игълан ителгән бер минут тынлык кичәгә тагын да җитдилек, мәгънә өстәде.

Әлеге чарада катнашканнан соң миңа 24нче гимназиядә укучы балалар өчен патриотизм төшенчәсе нәкъ менә шушындый очрашу-кичәләрдән башланадыр төсле тоелды. Мәктәп каршында эшләп килгән Аркадий Черезов исемен йөртүче зур музей эшчәнлегенә күз салу да җитә. Бай экспонатлар, эчтәлекле язмалар сугыш утын кичкән яугирләр һәм алар күргән кыенлыклар турында тирән күзалларга, яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Ә патриотизм – ул тарихка, данлыклы шәхесләргә, батырлыкка ихтирам хисе белән караудан гыйбарәт. Моны аңлаган кеше, минемчә, туган ягы, иле язмышына салкын карамаячак.

Элмира Нигъмәтҗан