Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Параллель дөньяга сәяхәт
9.02.2017

Параллель дөньяга сәяхәт

15 февральдә Воткинск шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Гөлфия Исхакова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Милли басмабызда Гөлфия ханым­­ның үзенчәлекле шигырьләре, хикәя­ләре еш урын ала. “Тургай” ансамбле җитәкчесе, бик күп популяр җырлар авторы Гөлфия ханым белән соңгы вакытта аралар тагын да якыйды. Ул узган елның сентябреннән “Балкыш” әдәби түгәрәге эшен оештыруны үз өстенә алды. Әлеге түгәрәк Халыклар дуслыгы йортына ай саен бер тапкыр иҗат сөючеләрне җыя. Биредә алар бер-берсенең әсәрләре белән танышалар, үзләрен борчыган мәсьәләләргә җавап эзлиләр.
Гөлфия апа! Сезне юбилеегыз белән кот­лап, хезмәтегездә, иҗатыгызда уңыш­лар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Параллель дөньяга сәяхәт
(хикәя)

Бер шәһәрдә яшәсәләр дә, өч курсташның күптәннән күрешеп, туйганчы сөйләшеп утырганнары юк иде. Беркөнне Иван аларны үзләренең бакчаларына чакырды. Аларны, диюем, Сәлмән белән Шәүкәтне. Кайчандыр башкаланың шактый ихтирам яулаган югары уку йортын тәмамлап, шушы шәһәргә килеп төпләнгән белгечләр алар. Беренче елларда гел күрешеп, бәйрәмнәрне бергә уздырсалар да, вакыт узган саен аралары ерагая барып, пенсиягә чыккач кына кабат очрашу турында уйлый башладылар. Ниһаять, очрашу көне җитте.
Башта Иван машина белән Сәлмәнне, аннары Шәүкәтне кереп алды да, бакчага юл тоттылар.
Кунаклар килүгә өстәл әзер, мунча ягылган иде инде.
Өс дус очрашуларына шат, башта, хәл-әхвәл сорашып, яңалыкларын бүлештеләр. Өс­тәлдәге кырык биш градустан да югарырак “җен төкереге” тутырган шешәләр ачылды, салатлар ашалды. Башларына гына түгел, күзләренә дә томан төшә башлаганда, сүз ара сүз чыгып, сәясәткә дә кереп киттеләр. Иван Сириядәге сугыш, мөселманнар турында сөйли башлагач, Шәүкәткә бу ошамады: “Мин дә мөселман, диде ул, әйт, сиңа нинди начарлык эшләгәнем бар?” Иван Шәүкәткә аның Сириядәге хәлләргә кагылышы юклыгын күпме аңлатса да, кызып киткән Шәүкәт курсташының якасыннан ук эләктереп алды. Сәлмән, кулыннан килгәнчә, ике якны да тынычландырырга тырышты. Һәркем үзенчә дөреслекне яклый иде. Бераз­дан барысы да тынычланып, кабат өстәл артына утырдылар.
Шәүкәт тә сүзен икенчегә борып, соңгы вакытта үзен кызыксындырган параллель дөнья, андагы могҗизалар турында сөйли башлады. Сәлмән моңа бик ышанмаса да, салуы җиттеме… бирелеп тыңлады, сораулар да бирде әле. Шәүкәт тирә-якта алар күрмәгән тагын бер дөнья барлыгы турында озак итеп сөйләде. Элек коммунист булган Иван, Шәүкәтне тыңлап утырды да, ул сөйләп туктагач, кычкырып көлде. Шәүкәткә, билгеле, Иванның көлүе бер дә ошамады, аңардан көлә сыман тоелды. Ул кабат ярсып, курсташының якасына үрелде. Вакытында Сәлмән араларына кереп кысылмаса, ни белән бетәсе билгесез иде бу очрашуның. Шәүкәтнең исерүе җиткән иде инде. Иванның да күңеле кителде, такси чакыртып, Шәүкәтне өенә озаттылар. Бераз хәл алгач, мунча кереп чыгарга булдылар. Эссе мунча икесен дә бераз айнытты сыман. Аннан кайткач, эссе пар өчен, тагын күтәреп куйдылар һәм урамга чыгып, бераз, саф һава сулап керергә уйладылар. Урамда бик караңгы, берни күренми. Иван фонарен алып чыгарга дип, бакча өенә кереп киткәндә, Сәлмән ишек катында басып калды. Иван кире әйләнеп чыгуга Сәлмәннән җилләр искән. Иван кычкырып та карады, дәшеп тә, фонарен яктыртып, берничә тапкыр бакчасын аркылыга буйга узды, тик Сәлмән табылмады. Иван, ни эшләргә белмичә, милициягә шалтыратты. Алар озак көт­термичә килеп җиттеләр. Су­га төшмәгәнме, дип, су кисмәгенә таяк тыгып бутап карадылар, юлдан уңга-сулга барып килделәр дә, “Иртән табылмаса, тагын шалтыратырсың”, — дип, шәһәргә кайтып киттеләр. Ни уйларга да белмәгән Иванның күзенә йокы кермәде.
Таң атканда Сәлмән иртәнге суыкка калтырап уянып китте. Башта үзенең кая икәнен дә аңламый торды. Башына әллә нинди уйлар килде, хәтта үзен Шәүкәт сөйләгән параллель дөньяга алып китмәделәрме икән, дигән шик туды башында. Капшана торгач, үзенең теплицада икәнен аңлады.
Инде яктыра башлады. Бакча өйләре дә ачык булып күренә. Ул чит теплицадан чыгып, юл буйлап атлады. Таныш та, таныш та түгел иде бу җирләр. Бераз баргач, Иванның бакча йортын күреп алды ул.
Маңгае тырналган, бер күзе­нә кан сауган, икенче күз төбе кара янып чыккан Сәлмәнне күргәч, башта Иван куркып калды. Шулай да, аның табылуына шатланып, күңеленә җылы йөгерде, курсташын кочаклап ук алды. Ике дус өйгә кереп Сәлмәннең исән-имин табылуын “юдылар”. Сәлмән үзе дә Иванның фонарь алырга кереп киткән чагыннан башка берни хәтерләми иде. Кире әйләнеп кайтуны яхшы гына “югач”, Сәлмәнне параллель дөньядан килеп урлап китүләренә икесенең дә бер тамчы шиге калмады.

Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре.