Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Парадельфия уеннарында Сирия илчесе катнашты
21.11.2018

Парадельфия уеннарында Сирия илчесе катнашты

Икенче халыкара Парадельфия уеннары кысаларында Халыклар дуслыгы йортында «Инвалидлыгы булган кешеләр һәм дөньякүләм мәдәни киңлек: халыкара хәрәкәтне үстерү. Социамәдәни тернәкләндерү формаларын камилләштерүдән алып халыкара уеннарга кадәр” дип исемләнгән конференциядә катнашкан Сирия Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле илчесе Риад Хаддад: «Безнең әле мондый чараларда катнашканыбыз юк иде. Быел Президент хакимияте кушуы буенча киләсе елда әлеге уеннарда катнашу өчен сезгә тәҗрибә тупларга килдек. Безнең дә команда булачак һәм без актив катнашачакбыз», — диде.
Удмуртия Республикасы Хөкү­мәте рәисе Ярослав Семенов шундый халыкара дәрәҗәдәге чараларны үткәрү һәм оештыру буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын белдерде. Ул конференциядә катнашучыларны сәламләп: «Талантлы кешеләр форумын кабул итү — республика өчен зур дәрәҗә. Без аны оештыруда зур көч куйган Россия Парадельфия комитеты җитәкчелегенә, шулай ук республикабызда яшәүче барлык кешеләргә һәм оешмаларга зур рәхмәтлебез.
Кадерле дуслар! Бу көннәрнең якты ачышларга бай булуына шигем юк. Мондый иҗади ярышлар, тәҗрибә алмашу чикләрне юкка чыгара, төрле милләт һәм дин вәкилләренә бер-берсен яхшырак белергә һәм аңларга ярдәм итә. Кайчагында безне аерып торган әйберләрне сызып атарга ярдәм итә. Без бүген нинди катлаулы дөньяда яшәвебезне искә алсак, мондый чараларның мөһимлеге никадәр зур булуын аңлыйбыз. Без көчләрне берләштереп кенә җавап бирә алырлык масштаблы эшләр күп. Чын күңелдән эшләребезнең уңышлы булуын телим!» — диде Ярослав Семенов.
Риад Хаддад оештыру комитетына Парадельфия уеннарында катнашырга чакырганнары өчен рәхмәт белдерде, мондый проектларның мөмкинлекләре чикләнгән кеше­ләргә тулы канлы тормыш белән яшәргә, үзләренең талантларын һәм сәләтләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итүен билгеләп үтте.
Россия милли Парадельфия комитеты президенты, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте вице-президенты, Россия Федерациясе Президенты каршындагы инвалидлар эшләре буенча комиссиянең эшче төркеме әгъзасы Лидия Абрамова үзенең сәламләү сүзендә Уеннар узган берничә көн дәвамында иҗади мәйданчыклардагы чыгышларның уникаль булуын ассызыклады.
«Мөгаен, мәдәният һәм сәнгать өл­кәсендә Халыкара инвалидлар иҗтимагый оешмалары булдыру турында уйларга кирәктер. Бу илләрнең, инвалидлык дәрә­җә­сенең, диннәрнең нинди булуына карамастан, безне үзара берләштерер иде», — дип йомгаклады ул.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Риад Хаддад Сириядә инвалидлар өчен башкарыла торган эшләр белән таныштырды. “Реабилитация өчен мәктәпләр һәм үзәкләр күп, һәм президент хакимияте аларның эшчәнлеген турыдан-туры күзәтеп тора. Без инвалид дип түгел, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип сөйләшәбез …. Һәм без Сириядә барлык мохтаҗлар да үзләрен тулы канлы кешеләр итеп тойсыннар өчен бөтен кешеләргә дә бер үк мөмкинлекләр тудырабыз. Алар җәмгыятьне үстерүдә һәм төзүдә катнашырга тиеш. Сириянең закон чыгару институтлары инвалидларга гади кешеләр кебек үк үз эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәт итүче законнар булдыру өстендә эшли, — дип билгеләп үтте илче. «Әгәр 2016 елны искә алсак, ул вакытта катнашучылар саны 650 иде. Ул елны уеннар Мәскәүдә узды. Ике елдан соң Удмуртиядә мондый чараны уздырып, Россиянең 52 төбәгеннән һәм дөньяның 21 иленнән мең ярымнан артык катнашучы кабул итәбез. Бу биредә яхшы мирас калдыруыбыз турында сөйли. Кунак-лар һәм катнашучылар яшәячәк биналарның уңайлыкларын арттыру өчен бөтен көчебезне куйдык. Әйе, без беләбез: делегатлар тарафыннан кунакханәләргә, җәмәгать транспортына, шәһәр инфраструктурасына карата кисәтүләр бар.
Без алдагы көннәрдә Россиянең башка төбәкләрендә яки башка илләрдә узачак уеннарда республикабыздан катнашучыларны ныклап әзерләргә тырышачак», — диде Ярослав Семенов.
Икенче халыкара Парадельфия уеннарын ябу тантанасы Ижауның өч мәйданчыгында узды. Иҗади ярышлар сәнгатьнең 8 төре: музыка, сынлы, аудиовизуаль, театр, хореография һәм цирк сәнгате, әдәбият һәм кул хәрәкәтләре ярдәмендә җыр башкару номинацияләре буенча 12 мәйданчыкта узды. Мәхәббәт, дуслык, Ватан, табигать, бәхет һәм хыял турында 300дән артык әсәр башкарылды. Музей һәм күргәзмә үзәкләрендә 500дән артык картина һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күрсәтелде. Уеннарны ябуга багышланган Гала-концертта берьюлы берничә номинациядә һәм жанрда тәкъдим ителгән һәм иң күп бүләкләр яулаган илләрне әйтеп үттеләр. Бу — Кытай Халык Рес-публикасы, Беларусь Республикасы һәм Россия Федерациясе.
Лидия Абрамова: «5 яшьтән 17 яшькәчә 60 инвалид бала кергән инклюзив балалар хоры булдырылды, җәмәгать транспорты «Сөйләшә торган шәһәр» системасы белән җиһазландырылды. Бу транспортта, шулай ук социаль өлкә объектларында ориентлашу өчен радиомәгълүмат системасын әзерләүчеләрдән бүләк булды. Болар барысы да Удмуртиядә калачак. Әмма иң мөһиме – Парадельфия уеннарында катнашучыларга яңа дуслар табарга, иҗат телендә аралашырга мөмкинлек булдырылды”, — диде уеннарны ябу тантанасында.
Парадельфия уеннарының соң­гы аккорды Ижау шәһәренең Үзәк мәйданында узган флешмоб һәм фейерверк булды.

Элмира Нигъмәтҗан.