Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Палагайда — Сабантуй
19.07.2017

Палагайда — Сабантуй

Беренче тапкыр Палагай авылында Юкамен районы күләмендә Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәмгә Екатеринбург, Питер, Пермь шәһәрләреннән дә кунаклар кайтканнар иде.

Иң элек Тегермән, Починки, Засеково, Кесшур, Кече Вениж, Палагай, Шәфи авылларында элекке гадәт буенча бүләк җыйдык. Удмуртлар да, руслар да, татарлар да хәерле еллар, уңышның күп булуын тели-тели бүләк бирделәр.
Сабантуйны район хакимияте башлыгы Борис Востриков, Депутатлар советы рәисе Булат Абашев, “Палагай” муниципаль берәмлеге башлыгы Зөлфия Невоструева, ООО “Куркан” директоры Никита Невоструев тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Бәйрәмдә кыр батырлары Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының, Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Юкамен районы Башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Глазов шәһәреннән Зөфәр хәзрәт Коръәннән сүрә укыды. Тантаналы өлешеннән соң халык рәхәтләнеп күңел ачты.

Мәрьям Арасланова, Юкамен районы Тегермән авылы.