Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Оҗмахка «билет»ың бармы?
13.08.2014

Оҗмахка «билет»ың бармы?

Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәткә (с.г.в.с.) салават һәм сәламнәребезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан сыйфаты — ул тәкъвалык. Тәкъва кешеләр генә Раббыларының рәхмәтенә ирешерләр, җәннәт әһелләреннән булырлар, Раббыларының рәхмәтенә, ике дөньяда да бөек дәрәҗәләргә ирешерләр.

Һичшиксез, һәрбер җан иясе бу дөньяны калдырып, мәңгелек йортка, Аллаһы Тәгалә янына күчәчәк. Раббыбыз юлында булганмы ул, үзе турында гына кайгыртканмы, мөселманмы, башка дин әһелеме — Аллаһы Тәгалә янында без барыбыз да тигез булачакбыз.

Галимнәребез безгә: “Аллаһы Тәгалә сезне бу дөньяда тиккә генә яралтмады. Безгә бирелгән кыска гына вакыт эчендә сез ахирәт ризыгын, ахирәт байлыгын җыеп калырга тиеш”, — диләр. Бу дөнья безнең үлемгә,ахирәткә әзерләнә торган урыныбыз, безгә бирелгән гомер — ахирәткә әзерләнә торган вакыт. Әлеге фикер сезнең уйларыгызда, кылган гамәлләрегездә, әйткән сүзләрегездә булырга тиеш.

Калебе катмаган   һәрбер мөселман, җеназа күргәч уйлана башлый: “Менә үземнең дустымны, туганымны, кардәшемне озаттым. Әле ул миннән яшьрәк тә бит!” Бу аның өчен гыйбрәт.  Тик җеназаны зиратка озатып, кайту юлына чыккач, әле тегесе шалтырата, әле бу мәсьәлә хәл ителмәгән — бүген уйланганнар, күргәннәр онытылып, арткы планга күчә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Бу дөньяның ләззәтләрен оныттыра торган үлем турында күбрәк уйлагыз”, — дип әйтеп калдыра.

Без дөнья мәшәкатьләренә чумып, күмелеп яшибез. Кемдер өй сала, кемдер үз эшен ача, икенчеләр сәяхәткә бара. Ә ахирәт өчен кайчан тырышырга соң? Кайчагында үзебезгә: “Менә монысын гына төгәллим дә, Аллаһы Тәгалә юлында тырышачакмын”, — ди. Тик Аллаһы Тәгалә безгә яңа юлларны ачып җибәрә. Дөнья артыннан куып, Раббыбыз гомер насыйп итсә, картлыкка килеп кергәнне дә сизми калабыз. Анда инде үлем дә килеп җитә.

Үлемне чынлап искә алу безне дөнья мәшәкатьләреннән айныта. Җирдә үзебезнең вакытлыча икәнне генә искә төшереп тора.  Бу дөнья поезд шикелле, безне алып бара торган “транспорт чарасы” гына икәнен онытмыйк. Ахирәткә эләккәч, без Аллаһы Тәгаләгә оҗмахка кертә торган “билет”ларыбызны күрсәтә алырбызмы, юкмы — монысы бу дөньяда кылган гамәлләребездән тора. Күпме вакыт узса да, үлгәч, кире кайту юк инде.

Без үлем турында уйлансак, Аллаһы Тәгалә безнең тәүбәләрне кабул итәр, калебләребезне чистартыр. Дөньяда тырышып яшәүдән сине беркем дә  тыймый. Тик калебләребездә канәгатьләнү хисе бу­ырга тиеш. Ахирәт өчен тырышырга кирәклеген дә онытмыйк, намаз укыганда да шул турыда уйлыйк.

Үлем турында уйламаган кешенең мәчеткә йөрергә вакыты юк. Ул ахирәт өчен эшләми, әзерләнми,үлемне әле ерак дип уйлый. Тик сәламәтлегем яхшы дип кенә уйлау — зур ялгыш. Әҗәл вакыты көтмәгәндә, уйламаганда килергә мөмкин. Үлемне искә төшереп, кечкенә генә бер бозыклыкның да кылынмый калуы файдалы. Нинди генә байлыкларың булмасын, билгеләнгән гомеребез  чикле. Барысы да Раббыбыз кулында.

Аллаһы Тәгалә безгә: “Һәрбер җан ия­се дә үлемне күрәчәк. Һәр кыл­ган га­мәлләребезнең нәтиҗәсе ахирәттә б улачак. Кемдә кем уттан котылды, менә ул җиңүче”, — дип әйтә. (“Әлү-Гыймран” сүрәсе, 185нче аять). Зиратларыбызны әле генә ачкан идек, анда инде күпме мәетләр җирләнгән?! Алар бу дөньяга кайта алмыйлар, зиратка барып гыйбрәт алыйк.

Үлем турында уйланган кешегә нишләргә? Тәүбәгә килергә, җәмәгать намазларына йөрергә, бу дөньяда ахирәт өчен изге, Аллаһы Тәгалә кушкан фарыз гамәлләрне ихлас күңел белән үтәп яшәргә кирәк.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,

Удмуртия мөфтие.