Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Оясында ни күрсә…
23.06.2022

Оясында ни күрсә…

Татарстан Республикасы оештырган «Нечкәбил» конкурсын карап барырга яратам, чөнки кызларның әни булгач та, һаман матур, гүзәл, нәфис булып калулары сокланырлык күренеш. Быел Ижау шәһәрендә узган «Миссис Удмуртии» конкурсы да мине битараф калдырмады. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән 40 әни көч сынашты. Шулар арасында милләтләре буенча татар булган өч әни бар иде. Мин бигрәк тә күрше кызы Айгөл Батталова өчен җан аттым. Бәйгедән соң Айгөл Әнәс кызы белән очрашып, «Конкурста катнашу сиңа нәрсәләр бирде? Балаларыңны милли рухта тәрбиялисеңме?» кебек сорауларымны бирдем.

Социаль челтәрдә «Миссис Удмуртии» конкурсына катнашырга чакырылган рекламаны күрүгә үк миндә конкурста катнашу теләге уянды. Күптәннән сәхнәдә матур йөрергә, кулыма микрофон алып, матур итеп сөйләшергә өйрәнәсем килә иде. Бу конкурсның тормышымда киртә булып торган күп кенә әйберләрдән азат итәчәген аңладым. Тагын зур теләгем: кызым белән сәхнәгә чыгып, татар биюен күрсәтү иде. Әлеге конкурс-ка әзерләнгәндә, безгә дәресләр оештырмадылар, үзебез укытучылар табып, мөс­тәкыйль рәвештә шөгыльләндек. Дефиле ясарга өйрәнү дәресләрен мин Ижауда үзенең модельләр мәктәбе булган дизайнер Олег Ажгихиннан алдым. Дефилене купшы күлмәкләрдән ясадык. Бу конкурста купальниклар белән дә чыгыш ясарга тиеш идек. Мин татар кызы булгач, сәхнәгә ялангач чыгуга каршы идем. Шуңа күрә купальник өстеннән юка туника кияргә мөмкинлек бирделәр. Әлеге конкурста бер спорт номеры әзерләргә кирәк булды. Ә дөрес итеп сөйләшергә Удмуртиянең ГТРК телеканалында алып баручы Татья­на Денисова өйрәтте. Татар биюен хореограф Сергей Толстухин куйды. Кызым акробатика белән шөгыльләнә. Без татар биюенә акробатика элементлары керттек, аннан шушы биюгә минем чыгышны өстәдек. Кызым белән икебезгә махсус татар күлмәкләре тектердек. Башта биюне Салават Фәтхетдиновның «Бер егет гармун сайлый» дигән җырына әзерләргә уйлаган идек, бу көйгә булдыра алмадык. Фирдүс Тямаев җырына тукталырга булдык. Жюри әгъзалары да безнең биюне бик югары бәяләделәр. Генераль директор шәхсән үзе шалтыратып, Мәскәүдә узачак финалда кызыбыз белән биергә чакырды. Кызыбыз Аделина әлеге биюне 12 июньдә, Россия көнендә, Ижау шәһәренең Үзәк мәйданында да башкарды. Шушы бию нәтиҗәсендә мин «Халык миссы» дигән номинациядә җиңеп чыктым. Тавыш җыйганда, беренчелекне алу өчен 5 тавыш кына җитмәде. 1271 кешенең безнең өчен тавыш бирүе бик күңелле булды.
Мин үзем татар гаиләсендә үскәч, татар биюләрен, җырларын яратам. Бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәм. Жюри алдына чыккач та: «Мин татар кызы булуым белән горурланам. Миңа татарларга хас барлык сыйфатлар да ошый», – дип әйттем. Чөнки мин саф татар гаиләсендә тәрбияләндем, 12 нче мәктәпнең татар сыйны­фында белем алдым. Ирем дә татар милләтеннән. Дөрес, ул татарча сөйләшми, шуңа күрә гаиләдә күбрәк рус телендә аралашырга туры килә. Әмма без балаларга милли тәрбия бирергә тырышабыз. Балаларны татарча сөйләшергә әби-бабай өйрәтә. Без балалар белән милли бәйрәмнәрне, бигрәк тә Сабантуйны яратабыз. Бу бәйрәмгә балалар белән бергәләп барабыз, уеннарда катнашабыз. Авыл Сабан туена туганнар да җыела. Алар барысы да татарча сөйләшәләр, матур итеп татар телендә җырлыйлар, бииләр. Әби-бабай телевизордан татар концертларын карарга яраталар. Без дә балалар белән алар янына утырып карыйбыз. Күрәсең, болар барысы да балаларда татар җырларына мәхәббәт тәрбияли. Машинада барганда, балалар: «Әни, әйдә Тямаевны кушабыз», – дип әйтәләр.
Безнең гаиләдә тагын бик матур гадәт бар: әни ял көннәрендә безне тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Берәр ризык пешерә башласа, һәрвакыт мине ярдәмгә чакыра иде. Хәзер үзем гаиләмне тәмле ризыклар пешереп сөендерәм. Миңа улым Булат, кызым Аделина да ярдәм итәләр. Аделина коймак пешерә белә. Әни мине тәрбияләгәндә, тәртипле, тыйнак булырга, хуҗалыкта эшләргә өйрәтте. Мин дә балаларны тәртипле булырга, өйдә булышырга өйрәтәм. Хәзер дә һәр шимбә әти-әни йортына ашкынып киләм. Монда һәрвакыт безне көтеп торалар. Монда рәхәт. Бу тормышта үземне табуымда, бәхетле яшәвемдә әти-әниемнең өлеше зур. Мин аларга барысы өчен дә рәхмәтле. Аларның һәрвакыт янәшәмдә булуын телим», – диде Айгөл.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Айгөл үзе дә әти-әнисе үрнәгендә матур гаилә корган. Әлеге конкурста катнашканда, ире Динарның зур терәк булуы турында да Айгөл сөенеп сөйләде. «Конкурста катнашу күп вакытны ала, әмма миңа ирем бик нык ярдәм итте. Балаларны бакчага илтүне, каршы алуны үз өстенә алды, чөнки мин эштән соң репетицияләргә йөрдем», – диде. 26 июньдә Ижау шәһәре Ипподромында узачак Сабантуйда Айгөл белән Аделина Батталовалар татар биюен башкарырга уйлыйлар. Димәк, газетаны укучыларга бу матур гаилә белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак.

Рилия Закирова.